Логотип Идель
Әдәбият

Ак юл (Хикәя)

Озын-озын юлларда радио үзенең кирәклеген һаман раслап тора. Көтелмәгән җыр, кызыксындырмый торган тапшыру, хәтта реклама – озын юлның бик кирәкле өлешләре.

Алмаз Салават улы Хәсәнов 1993 елда Чаллы шәһәрендә туган. Казанда телекоммуникация һәм мәгълүмати технолгияләр юнәлешендә югары белем алган. Кечкенәдән үк кыска шигырьләр һәм хикәялар яза ул. Кайбер әсәрләре «Көмеш кыңгырау» газетасында да басылган. «Мәктәптә әдәбият укытучыларым шәп иде, – ди ул язарга хирыслыгы турында сүз чыккач. – Иншаларны яратып язган. Хәзер дә кыска текстлар язып, социаль челтәрләргә урнаштыра барам». 
 

«Ак юл» хикәясен ул  Чаллы шәһәрендә кече жанрда чәчмә әсәрләре язу буенча «Кыскасы» әдәби лаборатория кысаларында иҗат иткән.


Алмаз Хәсәновның 2021 елның март санында «Идел» журналында басылган хикәясе: 
http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-khikya 

 

1
Озын-озын юлларда радио үзенең кирәклеген һаман раслап тора. Көтелмәгән җыр, кызыксындырмый торган тапшыру, хәтта реклама – озын юлның бик кирәкле өлешләре.

Менә Рөстәм дә уйнап торган радиосына игътибар итмичә, юлның дүртенче көнен ерып бара. Әмма радиосы бераз тынып калса, шунда ук Себер юлларының җансызлыгы сизелә башлый. Ап-ак дала уртасында бетмәс юл, икешәр сәгатьләп бер торак җир дә күренми, бары тик суык җил һәм мотор гүләгән тавышлар гына. 

Машина эче җылы. Кабинасында, таза песи сыман киң утыргычка җәелеп, Чаллы егете – Рөстәм утыра. Уенда аның ниләр генә юк: йә прицеп астыннан күтәрелгән кар болытлары оча, йә мәктәптә укыган елларындагы хатирәләр «буранлый» башлый. Менә яңарак кына табылган дулкындагы тапшыру аның бөтен уен биләп алды.  

– Дуслар, ә без аралашуны дәвам итәбез. Кем булырга теләгән идегез дә ни сәбәпле булмый калдыгыз? Менә шундый кызыклы тарихыгыз бар икән, бу хакта сөйләргә әзер икәнсез – безгә шылтыратыгыз... 

Кисәк кенә ниятләп, Рөстәм телефонга үрелде: шылтыратырга, истәлекләр сөйләргә исәбе. Трубканың аргы башыннан: «Йә, Рөстәм, сез кем булып эшлисез?» – дигән сорау яңгырады. 

Кем булып дип... Менә өченче ел инде ул үзенең йөк машинасында ил буйлап йөри. Ниләр генә күрмәде, нинди генә кешеләрне очратмады. Илнең юл буйларындагы кафеларда нинди ризыклар барлыгын санап та чыга ала, алай гына да түгел, кайда ни ашатулары турында китап бастырырлык мәгълүматы бар егетнең.

– Аңлавымча, сез ерак юлларда йөрергә хыялланган идегез? – дип сорап куйды алып баручы. 
– Алай ук түгел.... 

Менә хәзер Рөстәм тарихы Иркутск FМ радиосы тыңлаучыларына да мәгълүм булачак. Иң беренче шуны әйтергә кирәк, Рөстәмнең ризыкка  мөнәсәбәте беркайчан да гади түгел иде. Бәләкәй чактан үк, ул капкан һәр ашамлыгын тел очында тотып, озаклап чәйнәп, тәменең иң серле якларын танырга тырышты. Ризык аңа сый гына түгел, ләззәт чыганагы да. «Рөстәм – һәр нәрсәдә табар тәм» дигән әйтем дә бар иде гаиләдә. Һәм менә бер көнне апасы аңа Мәскәүдән француз кексын алып кайтты. Шул көнне Рөстәм чын кексның нәрсә икәнен белде. Әйтерсең лә, ул кекс дөньяның иң татлы тәмнәрен җыеп, камыр эченә яшергән. Чаллыда мондый татлы тәгам белән чагыштырырлык берни дә юк кебек тоелды егеткә. Бер атнадан ул үз тормышын баллы ләззәт белән профессиональ дәрәҗәдә бәйләргә карар кылды. Иң баштан – кексның патентлаган рецептын сатып алып, Чаллыда җитештерү ачарга. Ә патент алу өчен Мәскәүдә махсус курслар үтәргә кирәк – ике йөз мең сум бәясе... 

– Туктагыз, кекслар патент дисезме? – Радио алып баручы, аны бүлдереп, сорау бирде. 
– Әйе, гамәлдә франшиза инде – менә исеме искә төште. Ул чакта андый сүзләрне белми идем бит әле... 

Франшиза бәясе, шуңа өстәп, Мәскәүдә яшәү, аннары җитештерү өчен кредит, барысына да акча кирәк. Рөстәм аны җыя да башлаган иде. Һәм!.. Менә Рөстәмегез чиксез ап-ак дала уртасында КамАЗда телефон тотып утыра, кекстан истәлек буларак, машинасының йомшак сары төсе генә калды.  

Көлешеп алдылар. 
– Шулай да сез бәхетлеме? 
– Бәхетле! Башкача мөмкин дә түгел, – дип җаваплады Рөстәм. 
– Менә кеше камыр әвәләүне машина рулен боргалауга алмаштырган. Һәм ул – бәхетле! Рәхмәт сезгә, Рөстәм! 
Радиодан җыр уйната башладылар. Ә юлның очы-кырые күренми... 

2
Мотор гөжли, кабинада тып-тын: радио сүнгән.  

Тиктомалдан Рөстәмнең эче поша башлады. Бер караганда, барысы да урында, тик нәрсәдер онытылган сыман. Дизель кичә генә өстәлде, мотор мае – җитәрлек. Нәрсә соң инде бу? Тәгәрмәчләр тикшерелдеме? Әйе, бар да тәртиптә. Ә-ә! Чиста су беткән иде. Шул. Иртә белән соңгы чынаяк эчелде, юлда сусыз ярамый. Димәк, кибет эзләргә кирәк. Тиз кирәк. 

Кыстыбый төсле аксыл-саргылт машина ап-ак Себернең салкын һавасын ерып бара. Кар бөртекләре тәгәрмәч астыннан күтәрелә. Себердә бу – озын юлның тузаны. Тирә-якта карга баткан агачлар, агачлар, агачлар... Матур. Инде өч ел буе йөри Рөстәм бу ямьлелектә, һаман телефонга төшерә һәм социаль челтәргә куя. Менә хәзер дә эш пошу даруы буларак, әлеге  матурлык белән бүлешәсе килеп китте: «Бу, дуслар, А-148 трассасы, Иркутск өлкәсенең искиткеч урманнары! Су бетте бит менә, әмма интернет тота, димәк, шәһәр ерак түгел...»  

Видео челтәргә җибәрелгән арада, сыйныфташлар, дуслары хәлен барлап ала ул. Менә күрше кызы Алсу массаж ясаучы булды. Өендә махсус өстәл куеп, реклама төшергән. Молодец, күптәннән хыялланган иде. Мәктәп дусты Инсаф Төркиядә фриланста эшли. Шуннан фото куйган. Булдыра! Ул арада Рөстәм видеосына да лайклар килә башлады.  

«Әйе, Алсу, монда матур!»
«Әйе, ера-а-ак...» 
«Шулай шул, дуслар». 


3
Агачлар бетте, алда – шоп-шома ап-ак бушлык. Интернет та югалды бугай. Шунда ук яңа көч белән күңел тынгысызлыгы кайтты. Нәрсә соң инде бу?   Юк, кабинада түгел, җанда нидер җитми. Күз алдында булган күренеш битарафлык, монсулык тудыра. Берни дә үзгәрми, бу юл компьютер уенындагы сыман мәңге бетмәслек, үзгәрмәслек. 

Рөстәмнең күзе кулларына төште. Бу куллар кайчандыр Мәскәүдә камыр басарга тиеш иде бит. Әмма эфирга чыккандагы кебек көләсе килмәде инде.  
Мәскәү, франшиза, кекслар – барысы да җанында хис буларак калыккан иде.  Рөстәмнең кондитер булырга дигән карары, үзенең бәләкәй кибетен ачарга дигән хыялы тирәннән йөзеп чыкты. Ап-ак дала сихеренә бирелепме, йә бүтән сәбәптәнме, беркайчан да икеләнүгә бирелмәгән Рөстәм кинәт уянып киткәндәй булды. «Нишләп мин хыялымны оныттым икән? Чып-чынлап оныттым бит. Иске КамАЗ алып бераз акча эшлим дидем, дөрес. Инде өч ел үтте, акча җыелды. Әмма кайтырга бер уем да юк. Радиога шылтыратып, үземнең хыялымнан, сәләтемнән көлеп утырдым... Кем соң мин? Шофермы, әллә булмый калган кондитермы? Нәрсә соң инде бу?!»

Авыр булып китте. Озын юлларның авыр хезмәте Рөстәмгә нихәтле ошаса да, җанына ирек хисе бирсә дә, руль боргалап яшь гомерен уздырасы килми! Кекслар пешерү хыялы аның миендә балачак әкияте булып кына калган түгелме? Калмаса, шылтыратмас иде радиога, шулаймы? Шулай. Менә бит, вакытында ашалмаган алма сыман, хыял да тәмен югалта ала икән... Югалган максат артыннан, кара болыт сыман, бәхетсезлек хисе күренә башлады.
Нишләргә? Элеккеге халәткә ничек кайтырга? Юк, бу тар юлда КамАЗ кире борыла алмаган сыман, Рөстәм дә уйларын кире бора алмый. Чыккан шикләрне менә монда җиңәргә кирәк.

Шикләр, икеләнүләр – узып киткән машиналар сыман, әллә кайдан чыгып, сине артта калдыра, ак тузан күтәреп, киләчәкне каплый. Төялгән машинасына охшатып, Рөстәм үзенең авырлыгын тоя, күпме педальга басса да, җавапка якынлашу сизелми. Нишләргә?

Ә күзалдында – һаман бушлык, бер йорт, бер агач күренсә – ниндидер кичереш булыр иде сыман. Димәк, хыялдан әкият кенә калган. Вакыт, игътибар суын сипсәң, яңадан үсеп чыгар микән ул хыял? Өч ел элек булган дәрт бөтенләй үлмәгәндер?

– Юк, Рөстәм, булмас, булмас...

Дөрес әйтәләр аксакал шоферлар: озын юлда яшәгән кеше үзгәрешсез калмас. Трассадан соң шәһәр юллары тар тоела: кайда да тыгым, күңелне кыса торган иксез-чиксез таш йорт диварлары... Уңда да, сулда да дөньяны күрми торган кешеләр, машиналар, тавыш... Рөстәм, ял көннәре булуга карамастан, тизрәк юлга чыгып китүне кулай күрә. Ерак юлда – киңлек. Ул – үз-үзенә бәләкәй хуҗа: тели икән – туктый, тели икән – сәфәрен дәвам итә. Шоферлар дөньясын Рөстәм кабул итте бугай. «Акча җыям да ташлыйм бу эшне дия-дия, шофер булып беткәнмен ич мин. Юк, хыялымнан көлмәгәнмем мин эфирга шылтыратып, үземнән көлгәнмен...» 

Димәк, юл Рөстәмне җиңгән, үз кешесе иткән, шулаймы? Кондитермы, чәч алучымы, рәссам, я булмаса, язучымы син – шушы һөнәргә алынып кара: юл суырып алыр да сине дә үзенеке итәр. «Менә мине дә йотты юл. Күрми дә, сизми дә калдым». 

Таза, киң җилкәле Рөстәм руль артында тәмам кечерәеп калгандай булды. Бу юл мәңге бетмәс, ахрысы. 

4
Менә шулай тынлыкта бер сәгатьлек юл үтте. Ап-ак далада инде анда-санда агачлар күренә башлады. Юл кырыннан тезелешеп басканнар да: «Оныт, оныт, оныт», – дип хәбәр биреп калалар төсле. Һәр агач авыр уйларның бер кисәген өзеп, үзе белән алып кала сыман тоелды. Арыган күңел үзен дәвалар өчен иң дөрес юлны таба, аны тыңларга гына кирәк. Рөстәмнең һәр буынында, һәр сулышында хәлсезлек, көчсезлек сизелә. Әмма нәрсәдер аның эчендә өметне саклый әле, юлны дәвам итәргә өнди. Машина алга тарта бит, димәк каядыр килеп җитәчәкбез. 

Бармаклары ирексездән радиоалгычка үрелде. КамАЗ кабинасы таныш  мотивлы җыр белән тулды. Бу якларда Кытай дулкыннарын тотарга була, менә шул борынгы кытай җырларының берсе уйный булса кирәк. Хикмәттер, татар көен искәртә иде ул! Рашат Төхвәтуллин җыры диярсең, хәтта сүзләре дә искә төште: «Өметләрең өзелгәндә аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба...»

Шул арада бәхетнең чынбарлыгы аеруча ачык күренде Рөстәмгә. Аның җаны тормышның һава торышын күреп, анда чын бәхет вәгъдәсен укып алган сыман. Ни эшләсәң дә, кайда барсаң да син, Рөстәм, бәхетеңне күрә алырсың, юл таба алырсың. 

– Әнкәй әйткәнчә: «Рөстәм, һәр нәрсәдә табар тәм!» – Шундый уйлар белән Иркутск шәһәренә керде дә ул.

***
Хөрмәтле К.! Бу хикәяне укысаң, әлбәттә, үзеңне таныгансыңдыр. Безнең йөк машинасы йөртү хокукы алганга, ничә еллар үткән. Мин менә, үзем теләгәнчә, инженер булдым. Ә син Мәскәүгә китеп, инглиш-маффин рецептын ала алгансыңдыр. Әллә һаман да ерак юлларда йөрисеңме? Ничек булса да, мин сиңа бәхет телим.  

Алмаз Хәсәнов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев