Логотип Идель
Әдәбият

БОЛАЙ ГЫНА ТҮГЕЛ...

Болай гына түгел. Болай гына Очраштырмый очрак...

Болай гына түгел...
Болай гына
Җил дә йөрми
Җирнең яшен сөртеп.
Болай гына таңнар атамыни?! –
Ата алар көн арбасын этеп...

Болай гына түгел.
Болай гына
Нурның көче җитмәс караңгыга.
Яз булса ни инде,
Көз булса ни?! –
Чолгап алса әгәр кара дөнья.

Болай гына түгел.
Болай гына
Иңми җиргә җаннар, ашмый күккә.
Тереклекнең серен ачалмаудан
Саклый күрмик әле
Рәнҗеш-үпкә.

Болай гына түгел.
Болай гына
Очраштырмый очрак... Аңла шуны.
Сабакташым!.
Күкләр җавап көтә –
Күзне күзгә текәп аңлашуны...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев