Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Әдәбият

Әдәби суд: «Меланхоликлар эше»

Татарстан Әдәби Суды хозурына кабаттан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле эш килеп иреште: бер төркем яшь иҗатчыларның... күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре тикшерелде. Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова, Гүзәлә, Миләүшә Гафурова, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗевләр бар. 

Татарстан Әдәби Суды хозурына кабаттан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле эш килеп иреште: бер төркем яшь иҗатчыларның... күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре тикшерелде. Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова, Гүзәлә, Миләүшә Гафурова, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗевләр бар. 
«Меланхоликлар эше» – «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы икенче күләмле эше булды. 
PS. Дөрес, әлеге мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда хакыйкать булуын да онытмыйк! 


Гаепләнүчеләр эшләре белән биредә танышырга мөмкин:

Гүзәлә

***
Күкләргә ярәшкән 
болытлар өерен 
ул буйый җиләкле кайнатма төсенә. 
канынмы сыеклый,
әллә бу 
аңыма чорналган төш кенә? 
 
Кечкенә чагымны яңартып 
сусыл ут табанны кытыклый. 
Җан сорый чынбарлык упкыны –
керфекләр дымланган, 
сак атлыйм. 
 
Юатып туфракны 
тез чүгәм: 
«Көт мине, 
син диеп кар сибәм чәчемә. 
Кулыңа егылыр көч тапсам –
җилгә бит сүз түгел, 
мин үзем чәчеләм».
 
Сүз диеп лаф орам, 
асылда, 
сыеклыйм хакыйкать карасын. 
Үкенми китәсем 
каныма буясам 
(һичьюгы!) 
бер кичкә бер болыт баласын. 
 
Бу тормыш тоташтан 
төш, ахры. 
Һәм беркөн, сүгенеп кайтканда, 
ул мине, очратыр, 
уятыр 
һәм сөяр күтәреп кулына.

Миләүшә Гафурова

***
Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә
һәм мин сынап карыйм аңа югарыдан.
Шул биеклек бер теләкне тергезә дә
бар ихтыяр өр-яңадан тугарыла.

Өнди теләк, ышандыра, тик көчләми
һәм аңа ышанган саен, бер борчулы
үксез төшем искә төшә. 
Ул төштә мин
биек тәрәзәдән генә йөрдем чыгып.
Ишек тә юк иде, биккә ябылу да.
Җиһан көтә иде көзнең дымсу аен.
Авыртмый да иде җиргә кагылудан
гәүдә. 
Иркенрәк иде адым саен.
Җиһан мичкә яга иде идеалга
табынырга базган сатлык бер мәркәзен.
Рәхәт, тыныч димим. 
Иркен иде анда. 
Кайтыр идем кебек...
Мин хәзер дә әзер
адым саен газап миче буласына:
ялкыннары салкын барыбер, корымы – чал...

Мин ул юлны инде яттан беләм сыман,
бер тапкыр да әле үтеп карамыйча.

...
Тәрәзәне ачам. Шәүләм уйчан. 
Ихтыярның җигүләре сына.
Бөтен дөнья миңа сыя.
Һәм мин кочам
бу җиһанны нәп-нәкъ уртасыннан. 

Рифат Сәлах

Еламагыз!.. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Сез бит лаек түгел еларга. 
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм 
Сезнең белән үткән елларга. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Зая үтмәгәндер һәр көнем. 
Җан өләшкән бөек Раббыбызга 
Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Кирәк булыр изге догагыз. 
Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп, 
Коръәннән дә өстен булмагыз. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Җаным исән әле бүген дә. 
Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп, 
Әзер тору авыр үлемгә. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Елау юкка хәзер, яшь әрәм. 
Дөнья авырлыгын ташлап китеп, 
Мәңге картаймаска яшәрәм. 

Мин үлгәч тә, зинһар, еламагыз!..

Фәнил Гыйләҗев

Җеназа 

Манаралар калкып дәшеп тора... 
Яңгыратып күкләр пәрдәсен, 
Мәзин азан әйтә... 
Шул мизгелдә 
Тын калмыйча ничек түзәрсең? 
Азан белән намаз арасымы – 
Яшәү белән үлем арасы? 
Мәрхүмнәрне искә алган чакта
Нәкъ шулай ук тынып каласың... 

Мизгел генә бары, 
Берни түгел. 
Бөтен гомер бары бер мизгел! 
Күкне ярып азан ишетелә: 
Соклана да, сыктый да күңел... 

Соклана да күңел, тетрәнә дә: 
Гавам соңарттырды намазга... 
Дөнья куып дөнья куйды берәү, 
Намазлары мәңге казада... 

Соңгы намаз. 
Соңгы тәкъбир. 
Тынлык... 
Яшь тыгыла килеп бугазга. 
Алда ләхет ята. 
Ул – намазсыз. 
Һәм укыла аңа 
җеназа. 

Рүзәл Мөхәммәтшин

Мин дә үләрмен әле... 

Рауза карчык Аллаһтан минем гөнаһларның кичерелүен ялварды. Авыл зиратындагы барча әрвахларның рух шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына-барчасына теге дөньяда оҗмахтан урын сорады. Аннары аңа күчте:
– Ярабби! Рамил улы Раил Фәиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен. Тынычлыкта калдырсын! Әлхәмдүлиллә.
– Нинди көн җитте бит, Ройка, ә, – дидем мин, үзем ишетерлек кенә. – Безне Аллаһка исем-отчестволап таныштыралар...

Үлеменнән соң берничә көн үтүгә Ройка тәүге мәртәбә төшемә керде. Төше дә әллә ни түгел иде, җитмәсә, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм – кыскасы, ул төндә күргәннәр миңа берничек тәэсир итмәде. 
Шулай да...

Мәктәп еллары, имеш... 
Без – Ройка, Рафил, мин – ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Мин анда гомер булган кеше түгел, югыйсә. Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул... Мәйдан шаулый, яна! Баштан ары сикермәкче булабыз. И бии Рафил! Хәер, Рафил, дим әле... Һичкайчан бии белмәгән үзем дә шатыр-шотыр җилдерәм генә! Аяклар җиргә тими. Ә Ройка моңсу менә. Йә тавыш-тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берәрсенә барып утыра. 
Мин түзмәдем – якасыннан тотып, җилтерәттем аны: 
– Уян, әйдә! Нигә моңсуланасың, шәп бит! Әйдә, кушыл, – дидем. 
– Юк, – дип баш тартты ул. Дәшми генә чыгып та китте. Шау-шу аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем. Музыка көчәйде (билләһи, Шекспир трагедиясе, диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә). Ройканың юкка чыгуын һичкем сизмәде. 
Рафил белән без дә биеп калдык. 
Ройка китте, ә без биеп калдык.
Без һаман биибез әле...

Ул ике дөнья чиген кичкәндә мин Казанда идем. 
Милли музейда лекцияләр тыңлаган чакка туры килде.
Бина эчендә кызу иде. Чәч арасында бөрчек-бөрчек тир шытып, әледән-әле маңгайдан, ияктән ага торды... 
Кесәдә бырылдаган телефон мине сискәндереп җибәрде. Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алдым. Укыдым: «Раил үлгән». Мин, дөрес күрмәдем, ахры, дип, күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу?
Калтырый-калтырый, СМС җибәргән номерны – сеңелемне – кире җыйдым:
– Ни яздың син?
– Абый, Раил үлгән.
Мин тораташтай каттым. Сүгенеп куйдым. 
– Ничек? Кайда?
– Казансуда баткан...
– Ой-йо.
Шул сүзләрдә элемтә өзелде. 
Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел – бу көн, бәлки, аннан да күбрәге – тәмам иде. Дәфтәр-ручканы пакетка аткарып урамга чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Кремль урамыннан университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым – аяклар чуала башлады. Бераздан туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, аның буенча шуып төшеп, чирәмгә чүгәләдем. Янәшәмнән генә миңа һәм, гомумән, бөтен дөньяга битараф булган 

Реклама

адәмнәр уза торды. Кайберләре шикләнеп карады, кайберләре көлде. Аларга ни ул – таныш түгел егетнең баш иеп утыруы? Мин күзләремне күккә төбәдем: зәңгәр-зәңгәр болытлар да каядыр ашыга иде. Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, мин авызымны ачтым, һаваны йоттым – гүя бу һава минем сусавымны басарга мөмкин иде...
Ройка үлгән. Ройка үлгән... Ройка – үлгән!
Сеңелем әйткән сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады:
– Ройка – үлгән!
Ничек инде алай, ничек инде... 
Ничек инде?! 
Әле генә Сабан туенда бергә йөргән идек бит... 

Ройка безнең өйдә утыра, имеш.
Мин аның үле икәнен беләм. Ләкин ул, ничектер, кире кайткан. Иң кызыгы: үзе бернинди хис тә, тәм-ис тә тоярга сәләтсез. Без икәү кече якта. Табын тулы сый-нигъмәт, чәй эчәбез... 
– Ипи тәме дә юкмы авызыңда? – дип сорыйм.
– Юк, – ди ул миңа, моңсу елмаеп.
– Исен дә сизмисеңме? 
Аны ымсындырыр өчен иснәп күрсәтәм.
– Юк, – ди ул. 
Без урамга чыгып китәбез. Чиләкләп-чиләкләп яңгыр ява. Мин, исәрләнгән сыман, кулларымны як-якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам. Эре-эре тамчылар минем чәчләремне, йөземне чылата, иңбашларым буйлап аяк очларыма агып төшә. Миңа шулкадәр рәхәт, рәхәт, нигәдер! 
– Яңгырны да сизмисеңме? – дим. 
Ройка баш кага. Үзе гаять, гаять моңсу инде!..

Мин уянып киттем. Караватка утырдым да уйга калдым. Нәрсә бу? Төшем күптән түгел караган кинофильмны хәтерләтә иде. Николас Кейдж персонажы (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) – кешенең гомерен алучы фәрештә. Кем артыннан килсә, шуның гына күзенә күренә. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый – һәммә хисләрдән мәхрүм. Әмма мәңгелек.
Ройка шушы фәрештә булып яныма килгәнмени?
Мин бу төшне беркемгә дә сөйләмәдем. Курыктым. Үзем сабыр гына гомеремә нәтиҗәләр ясап карадым...
Иртә әле! Ай-һай иртә! 
Берни эшләргә өлгермәдем, ләбаса! 
Китәсе килми икән әле!
Хәер, беркайчан да китәсе килмидер ул. Туган авылыңа кайтып озаграк торгач та әти-әниеңнән, чишмә-тугайларыңнан, тау-елгаларыңнан аерыла алмый интегәсең: китәсе килми! Ә монда егерме ел (ни дисәң дә, каникулга кайтудан күбрәк бит!) яшәгәннән соң кинәт кенә ишек шакысыннар да: автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, дисеннәр, имеш... 
Ләкин дөньяда озаграк торган саен китәсе килмәү теләге дә көчәя бара, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел – китәргә кирәк булган вакытны якынайта. 
Яшәргә ияләнеп беткәндә генә – китәргә кирәк!

Сабан туенда бик моңсу йөрде ул... 
Ройканы әйтәм.
Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй, моңсу йөрде, димим. Алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде?  
Сабан туе мәйданы – клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне – көрәшә, көч сынаша, көрәшмәгәне – тал-тирәк күләгәсендә аракы эчә... Хәер, алай дисәң, тегесе дә, бусы да көчен сыный инде.
Мин ни эшләргә белми аптырап йөрим. Таныш-белешләр күп, ә кирәк кеше – юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып (егет белән кыз) узып китә, йә балалары белән туңдырма алырга чират тора. Кыскасы, Башлачевның бер җырындагы кебек: «сплошной духовный неуют»... 
Уемны укыгандай, тузан туздырып, шәмәхә-зәңгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады. Эчтә – Федя белән Рустик иде. Федя вәкарь генә машина ишеген япты да мине кочып алды:
– Нихәл, брат?
– Ярый.
– Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез... 
Рустик күбрәк урысча сөйләшә. Шуңа күрә, барыбер аңламам, дипме, әңгәмәгә кушылмый. Гәрчә, машина аныкы һәм йөртүче – ул булса да. 
– Әйдә, – дидем мин. – Кемнәр төшә соң?
– Син, мин, Рөстәм. 
Рөстәм – шул ук Рустик инде.
Ул арада әллә кайдан Салават килеп чыкты, аның да Шөн һавасын сулыйсы килә икән. Минем яңа гына бу тирәдә Ройкага юлыгуым искә төште. Сөйгәнен дә иярткән иде әле. Әһә... Әнә ул.
– Киттек, – диде Ройка, битараф кына. 
– Ызгыштыгызмы әллә?
– Юк, нормально.
Шулай да, ызгышканнар бугай. Юкса, болай тиз ризалашыр идеме? 
Киттек.

Юл озын түгел. Шөн дигәнебез – күрше авыл гына. Дөрес, бу якта асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп барасы. Бер рәхәтнең бер михнәте – түзәсең инде. 
Ройка пистолет чыгарды.

– Син нәрсә?! – дидем мин, каушап.
– Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләделәр...
Пистолеты – пневматика гына, югыйсә. 
– Кемнәр типкәләде? – димен.
– А хрен их знает!
Мин Ройкага күз ташладым: битендә бер-ике чи яра бар иде шул... 
– Пычак беләнме? – дип шуларга ымладым.
– Кастет.
Бераздан рульгә Федя утырды. Әле «права» алып өлгермәгәнгә, уңай форсатны кулдан ычкындырасы килмәде аның: басу таптап кына салынган юлда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. 
Ә көн ачык иде, чыннан да.

Озакламый Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл тоттык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм аны үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесенә үзебез төртеләбез. Сыра алдык, кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. 
Бер-ике стаканны корыткач, башыма миңгерәү уй килде: ә нигә төштек соң әле без монда?
– Ничек энде, мында күңеллерәк ич, – диде Федя, минем, чыннан да, миңгерәү соравыма исе китеп. – Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк. 
– Ярар, – дип килештем. 
Гәрчә, әлбәттә, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә яисә әтәч куарга, яисә, һич югы, капчык тотып чабышырга теләге юк иде. Кызлары да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда мин үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән. 
Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Егетләрнең юанрагы кул сузды:
– Ришат.
– Рүзәл. 
– Ришат.
– Раил...
– Ришат.
– Фидәрис. – Федя һәрвакыт чын исемен әйтеп таныша иде. 
– Ришат.
– Рустам.
– Фирдүс.
– Рүзәл.
Шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Егетләрнең Толлыга төшү теләгеннән януы ачыкланды. Алар фикеренчә, безнең авылда бүләкләр дә затлырак, кызлар да шәбрәк иде. Машинада артык урын булмавын белгәч кенә өметсез кул селтәп, ары уздылар. Ул арада Салават фотоаппарат чыгарды. Шалт-шолт күзләрне чагылдырып алды. Баягы егетләр безне күндереп өлгергән иде: шашлыкны ашап, сыраны эчеп бетергәч, кире үзебезгә кайтып киттек. 

Авылга төшеп җитек кенә, сөйгәне Ройканы култык астына кыстырды.
– Бушагач кил, – дидем мин. Бәйрәм, тәгаен, дәвам итәчәк иде. Һәм кызына борылдым. – Җибәрерсең бит? 
Аның урынына Ройка елмайды:
– Юк, җитәр.
Алар киттеме, мин киттемме – хәтерләмим.
Ләкин исән-имин килеш соңгы очрашуыбыз булды бу...

Хәзер мин бергә төшкән фотоларга – Ройканың соңгы фотоларына! – карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка моңсу иде...

Бераздан мине сюрреалистик, мозаикадан гыйбарәт төшләр били башлады. 
Йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа...
Йә баш түбәмнән өер-өер үләксә козгыннары кычкырып уза...
Йә өстемә ярканатлар ябырыла...
Мин аларда Ройканы сизә идем. Ачулы кебек иде ул миңа. 
Моны аңлату кыен, әмма ул, күзгә чагылмаса да, бу төшләрдә, һичшиксез, бар иде... Белмим, бүре өрүеме, этнең каш астыннан усал карап тын алуымы, кошлар тавышымы, тирә-юнь мохитме – Ройканыкы, дөресрәге – Ройка үзе иде. 

Мин төн уртасында куркып, шабыр тирдә туңып уяна башладым. Урамда – җәй, югыйсә. Юрганым сыгып алырлык була иде. Йөрәк котырып тибә – ватык су краны сыман, канны туп-туры ми үзәгенә бәрә иде. 
Мин отыры йокларга курка башладым.
Мин отыры төннән курка башладым.
Ялгызлыктан курка башладым.
Мин, игезен харап итеп, үз шәүләсеннән куркып яшәгән Кабилгә әйләндем. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) котымны очырды... 
Әмма, Кабилдән аермалы, гаебемнең нидә булуын аңлый алмадым.

Ройка безнең авылда тумады. Себердән кайтып төпләнде алар. 
Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары, тугыздан соң, китте ул. Ташчылык буенча укырга керде.

Ләкин төзү-салу эшенә яраксыз булып чыкты: биектә кан басымы уйный икән. Мәктәпкә кире кайтты. Яңадан янәшә утыра башладык. Унберне тәмамлаганчы. 
Мин, югары очка юл тотканда, шуларны хәтердән кичердем.

Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде. 
Капка төбендә халык мәш килә. Читтән караганда, туй гөрли, диярсең. Әмма чыр-чу урынына һәммәсе буыла-буыла, үкси-үкси елый иде. 
Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый:
– Сащуствую...
– Нык булыгыз инде. 
– Бик кызганыч. 
Мондый сүзләр колагыма, нишләптер, бер дә юату булып ишетелмәде. Әллә ничек, язгы туфракка кубып төшкән боз сөңгеләредәй, минем дә йомшарган йөрәгемә төшеп кадалды алар, тирән җәрәхәт ясап яралады. 
Бу кешеләргә мин ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле тоелды. 
Башны иеп, өйгә уздым. 
Ройка, ап-ак кәфенлеккә төренеп, зал уртасында ята иде. Йөзендә ачу да, борчу да юк. Кастет эзләре генә шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый. Көзгеләрне каплап куйганнар. Ройка үзен үле килеш танып сискәнмәсен өчен махсус шулай иткәннәр иде гүя. Уйларга да куркыныч: үзеңне кәфенлектә күр әле! 
Уң кулымны мәет өстенә күтәрдем, аның баш ягыннан аякларына таба өч тапкыр йөртеп кабатладым:
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Аның белән бәхилләшергә теләүчеләр күп иде. Һичкемне тоткарламас өчен урамга чыктым. Анда сыйныфташлар җыелган: Ләйсән, Рафил, Дамирә... Күпме гомер күзгә күренмәгән Зөлфия дә биредә. Мәктәпне тәмамлап ничә ел узганнан соң, ниһаять, Ройка аркасында яңадан очраштык.
Көн кызу иде.
Без, кеше-карадан качып, машина артына – күләгәгә чүгәләдек. 
– Ни булган соң?
– Чумган да чыкмаган, диләр...
– Ялгызы коенганмы?
– Бер көтү халык!.. 
– Аңарчы ярты сәгать буе сөйгәне белән сөйләшкән.
– Мескен.
– Салган баштанмы? 
– Канында алкоголь тапмаганнар бугай...
– Киемнәре белән баткан бит ул! Иң аңлаешсызы – шул. 
– Ой-йо.
– Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар.
– Ничек инде?
– Шулай. 
– Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган очракта да, дурак што ли ул киемнәре белән кереп китәргә?..
– Әрәм иткәннәр инде, алайса. 
– Бли-и-и-н...
– Уеннан уймак?
– Йә, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер.
– Алла сакласын!
Берникадәр вакыттан соң без, әңгәмәне тәмамлап, ачык капкаларга бактык: Ройканы алып чыгалар иде.

Зиратка кергәч тә мәетне чирәмгә куйдылар. Тәһарәтле булганнарны мулла үз янына чакырды. Артына ун-унбиш кеше җыелгач нидер укып алды. Шуннан соң алардан:
– Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? – дип сорады.
– Әйбәт кеше иде, – дип җавап бирделәр аңа.
Мәҗбүри булмаса да, мин дә, эчемнән генә: 
– Әйбәт кеше иде, – дип кабатладым.

Әйбәт кеше идеңме соң син, Ройка? 
Хак әйттемме? 
Әйе, хак, мөгаен. 
Гаепнең вак-төяге исә һәр адәм баласында җитәрлек. 
– Әйбәт кеше иде!

Бераздан Ройканы кабергә төшерделәр. Минем сулыш ешайды. Йөрәк, чыгып китәрдәй тибеп, канны кызурак куарга тотынды. Хәл китте, баш әйләнде. 
Ройка ап-ак кәфенлектән кып-кызыл туфрак эчендә ята иде... 
Аны бу хәлдә күреп бөтенләй бетәштем.
Ярабби!
Минем күз алдымда ләхетне томаларга керештеләр. Иң элек аякларын капладылар, аннары – гәүдәсен, башын... Ройка бушлыкта, караңгылыкта һәм... куркыныч ялгызлыкта (караңгыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) калды. Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул-буны аңламый торганда, кабер өстенә туфрак ишелә башлады, элгәре бер уч-бер уч кына ташлаган авылдашлар отыры көрәккә үрелде... Һәм Ройка бөтенләй юкка чыкты. 

Ни кичерә икән ул хәзер?

Ничек микән ул – үле килеш анда, беркемнең буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында ялгызың яту?

Һәр иртә саен кояш туачак. Таң атачак – кич җитәчәк. Ә син – юк. Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар, шәһәрләр, дөнья! 
Ә син – юк...
Һәр көн саен кешеләр каядыр ашыгачак, кемнәрдер талашачак, сөешәчәк, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк... 
Җиһан, һәр көз саен алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш саен аклыкка, сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап-аклыкка күмеләчәк. 
Һәр яз саен бөреләр шытып, анадан тума каен кызлары, читенсенеп кенә, киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак. 
Ә син – юк...
Дөнья шулкадәр матур һәм бәхеткә тиенер өчен сиңа бик аз, бик аз нәрсә – бары тик... булу, исән булу, яшәү җитәр иде!
Әмма син – юк. 
Барысы бар, барысы үз урынында! 
Ә син – юк. 
Һәм, бәлки, иң куркынычы: син генә юк!..

Сәдака өләшеп чыктылар. Мулла тагын бер кат дога кылганнан соң без, зираттагылар, төркем-төркем авылга таба кузгалдык. Кемдер тәмәке кабызды. Җирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде. Шулкадәр табигый, шулкадәр саф һәм гөнаһсыз тәмәке төтене... 
Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде... 
Өлгердеме икән?

Кыш азаклары, имеш. Бәлки, яз башы.
Киң басу. Тоташ аклык. Җиңелчә буран себерә. Без җәяүләп каядыр барабыз. Юл юк. Әмма йомшак кар өстеннән шулкадәр җиңел, рәхәт үтелә. Аяк асты убылмый да, батмыйбыз да.
Бераздан Ройка кырыйга салулый башлады. Мин икеләнә калдым. Уңны-сулны барлар өчен адымымны сирәгәйттем. 
– Син дөрес якка бармыйсың! – дип әйтәсем килде.
Әмма үзем:
– Шулай да, ни өчен төшләремә керәсең син? – дидем.
Ул да баскан җирендә тукталды. Җилкәсе аша гына карап, җавап бирде:
– Чөнки... син... 
Җөмлә азагын җил йотты. Ишетеп өлгермәдем. Ә ул әйтте, югыйсә. Әйтте дә уңга, кояш баешына китте. 
Мин сулга, кояш чыгышына борылдым. 

Сискәнеп күземне ачтым. Торып утырдым. 
Йөрәк янә урыныннан купкан иде: дөп-дөп, дөп-дөп... 

Без дуслар идек. 
Бергә трай типтек, бергә төрле эшкә йөрдек. 
Мотоцикллар ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар... Кыскасы, кырку егет булырга ярата иде.
Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана...
Сөеклесен дә, әлбәттә, ярата иде. Бик нык – мотоцикллар, пистолетлар яраткан кебек. Кырку булырга яраткан кебек.
– Туй чамаланса, шаһит эзләп тормам инде? – дип салды берсендә.
Мин шатланып ризалаштым:
– Әлбәттә. 
Язмаган, нишләтәсең.

Шөн Сабан туенда без бергәләп мәрхүм яшьләрне, яшьтәшләрне искә алып утырдык. Кайсы асылынды. Кайсы һәлакәткә тарыды. 
Мин шулвакыт: 
– Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга! – дип уфтандым. 
Ройка, тирән сулыш алып:
– И Аллаһ, – дип, сүземне җөпли торды.
И Аллаһ!..
Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да! 
Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде!..

Ул арада Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде. Битен сыпырды. Борылып иңемә кагылды.
Әни җибәргәнгә генә килдем мин. Дога сорыйдыр, бар, юкка төшеңә кермәс, дип күндерде. Аның фикеренчә, берничә тәңкәлек сәдака Ройканың хәлен (һәм, шулай ук, минекен дә) шактый җиңеләйтергә тиеш иде. 
Догачыга рәхмәт әйтеп урамга чыктым. Кич бүген дә аяз иде – һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буең җитсә, Рауза карчыкның таягы белән бер-икесен бәреп төшерергә дә мөмкин әле. Түбән очка атладым. Менә бер йортны уздым, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем. Ройканың бүлмәсендә ут яна иде...
Ул көнне шулкадәр изрәп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин. 
Бернинди төш кермәде.

Гөлүсә Хөсәенова

Җанымны күбәләкләргә бирерсез

Бүген күк әфлисун төсендә. Әйтерсең, җирдәге төнге утлар, кояш булырга теләп, күкләргә сеңгән. Йолдызлар да, ай да күренми. Төнге күк аларны йоткан. Бүлмә тулы бушлык. Хастаханәнең ялгыз бүлмәсендә берәү генә. Бу ялгыз зур тәрәзә аша аның күзләре күк белән серләшә. Күк йөзе аның бердәнбер сердәше, дусты хәзер. 
Бүлмәдә авыр дару исе, инде канга бу кара төн баткан, чыга алмый интегә. Хәрәкәтсезлек. Шыксыз диварлар да аны үртәгәндәй тын. Аларның кешеләрдән кала үз теле, үз серләре. Дивар телләрен өйрәнеп беткән бу адәмең күктән башка аңлар кешесе дә юк. Кирәкми дә. Ул бит селкенә дә, сөйләшә дә алмый. 
Дөнья миңа каршымы, мин дөньягамы? Җир мине үзен таптап йөрүне кимсенү дип белдеме? Мин йөри алмыйм. Мин йөгерә алмыйм. Чыклы үләннәренең салкының, карның суыгын, яңгырның юешен, ташларның катылыгын тоя алудан мәхрүм. Мин сезнең белән тагын очрашырмынмы? Мин сезгә кирәкме әле? Сез миңа бик кирәк. Чишмәм, мин синнән саркып аккан суны, учларыма тутырып, тешләр белән бәрдереп, салкын дулкыннарга чумасым килә. Елгам, синең яныңнан тагын атларның билләрен атланып, вакыт түшәлеп яткан болыннар, кырлар буенча үтәсем килә. Җил. Син мине үз кочагыңа кабул итәргә әзерме? Уйна минем чәчләрем белән, күренмәс зәңгәр кулларың белән сыйпа минем кулларны, назла минем йөрәкне. Җирем, мин синең буенча тагын бер тапкыр гына булса да атлап үтимче. Үтенеп сорыйм. Ташлама. Калдырма мине ялгызым. Синең кара туфрагыңны алып, шунда чумасым килә, кырларыңда йөзәсем килә минем. Бер мөмкинлек кенә бирче миңа. Мәхрүм итмә мине үзеңнән. 
Бүлмәдә тын. Диварларга кагылып үткән тынлыкның гына пышылдавы ишетелә. Ул шуыша, чорный, буа. Бу бүлмәдә икәү генә. Ул һәм тынлык. 
Син мине үзеңә кабул итәргә әзерге? Күрәм, әзерсең. Бәлки син мине инде үзеңнең колың дип уйлыйсыңдыр? Ә, юк, мин әле тере. Йөри, сөйләшә, хәрәкәтләнә алмасам да, уйлый алам. Уйлар, бетмәс-төкәнмәс уйлар минем ирегем һәм төрмәм дә. Әйе, тормыш мине сынап карарга уйлаган бугай. Ят, кара, уйла. Нәрсә уйларга, нәрсә уйларга тиеш мин? Ялгыз, караңгы, салкын  дөнья дөньямны йотмасмы, ватылган күңелемне, тагын да кечкенәрәк кисәкләргә ватып, киптермәсме? Киптерелгән җаннарны кая асрыйлар икән? Берәм-берәм җепләргә өлеп кояшка ашаталар микән? Хм, бәлки минем җаннарга миһербанлырак булып, күбәләкләргә өләшерләр? Бер көнлек гомерләре бераз озынаер иде. Мин дә чәчәкләрнең тәмен тоеп, дөньяны нәни күзләр белән зу-у-ур итеп күрер идем. Канатларым булыр иде минем. 
Мин йөри алмыйм. Мин хәрәкәтләнә алмыйм. Мин сөйләшә алмыйм. Тик мин оча беләм. Әйе. Минем канатларым бар. 
Тәрәзә җанын тишкәләп бүлмәгә ай нурлары кереп бара. Серле, хәйләкәр ай кызы. Хәзер бүлмәгә бер күз йөртеп чыгар да, тик кенә ятучы эстенә зур яулыгын салыр. Аннары уйларына керергә теләр. “Сиңа бүген яңа төшләр алып килдем. Әйдә, сыен минем учларга. Мин сине син белмәгән, күрмәгән галәмнәргә алып барам. Син булдырасың. Бир кулыңны. Бир инде. Күзләреңнән күрәм: минем белән китәргә телисең”. 
Диварлар серләшә, тынлык шуына. Бүлмәдә хәзер өчәү. Ай, ул һәм чиксез тынлык чәе. Шул чәйне эчеп туйган бу күңел. Шикәрсез, тәмсез, төссез чәй. Чәйнегең кая соң синең? Бүлмәдә хәзер берәү генә. Тынлык. Ул тула бара, бүлмәне тутыра, иңли, кайната, сусата һәм яңадан эчерә. Чәйнеге бар. Әнә хәрәкәтсез гәүдәдән төссез, шикәрсез, салкын чәй ага. Ул йоклый. Аның уйлары җаны белән бергә куллар тотышып ай кызы артыннан киттеләр. 
Коч мине салкын җылылыгың белән, ай кызы. Тутыр минем күңелне. Тукта әле. Мин бит чынлап та күңел генә. Минем хәзер тәнем кая? Мин җан булып ай салган юлдан гизәм икән бит. Йолдызларга очасы иде. Тик күктәге йолдызларга карап җирдәгеләр онытам бугай. Минем йолдызларым бер җепкә төзелеп мине өй каршында ук көтеп торалар. Минем юлыма да синең күз яшьләрең чык булып сибелгәндер, әнкәй. Синең бишек җырларыңнан минем канатларым үрелгәндер. Синең сүзләр белән минем җанымның йортык урыннарына бик күп ямау салынган. Бу җанны ничек итеп күбәләкләргә бирер идем мин? Синең кулларың кагылган урыннарда хәзер кояш күзәнәкләре. Мин кояш баласы, димәк. Ә нишләп сон мин моны соңрак, сәламәт вакытта анламадым? Мин бит табигатьне яратып, аның атларына атланып, үз табигатемдә сәяхәт иткән кеше. Тик синең табигатең, әни, минекеннән меңәр тапкыр матур һәм соклангыч. Хәзер, ай кызына ияреп, мин кая барам? Бу минем күңелемне үзенең үләннәре белән бергә үстергән болыннар, күз яшьләремне үз яшьләре белән кушкан елгалар, кочагында күңелемне бишектәге шикелле тибрәткән кырларым. Сезнең җирләрегез буенча тагын чабып үтәсем килә. 
Шәһәрнең салкын урамнарын күп таптаган аякларым җылы салкынлыкка тиде. Бармакларым туфракка күмелде. Суык булса да, рәхәт суык. Минем туган җиремнең рәхәтлеге. Тәнемне сыйпап җил җылымны кыр өстенә таратты. Минем җанымның бер өлеше хәзер кыр өстендә очып йөри. Ә мин башаклар арасында. Сары, тулган. Алтын башаклар аякларыма үрелә. Алар минем белән бергә атлый. Адымнарыма кушылып җир дә сулый бугай. Ә җир сулышына кушылып атларга җиңел миңа. “Кырым минем!” диясем килә. Кочасым килә мин сине. Күңелем, йөрәгемнең чиксез куллары белән кочасым килә. Йөгереп үтәргә миңа тагын бер рөхсәт бирерсеңме? Тәнеңдә кояш нурларының җылысын саклаган башакны яратам. Синең исең мине кытыклый. Мәңгелегем синең мәңгелек белән тоташа. Чикле дөньям синең чиксезлегеңне җиңәргә омтыла. Җүләр мин. Башаклар өстендә торган йолдыз кызлары миңа рөхсәт бирмәс. Үз мәңгелеңдә кал, үз чиклелегеңнең чикләрен җиң. Кырның төнгә буялган һавасы минем күкрәкне тишкәли. Ә миңа рәхәт. Хастаханәнең якты бүлмәсенең кара төсләрен, исләрен юып чыгар. Йөрәгемне пәрәвездән арындыр. Арындыр. Чистарт. Төнге йолдызлар таң йолдызын каршы алырга әзер. Мизгеллек очрашу. Пәрдә ачылырга бик аз вакыт калып бара. Болыннарга чык төшә. Кояш белән очрашырга теләгән йолдызлар бит болар. Менә бит кырларым, болыннарым, урманнарым яктырып китте. Җирдә меңләгән кояшлы йолдызлар. Шулар арасында мин – бердәнбер сүнәргә яткан йолдыз. Сүнәргә теләмим мин. Мин торачагыма ышанам. Ник? Төндә сүнгән йолдызлар иртән яңадан кайтты бит. Мин дә яңадан аякка басачакмын. Мин моңа ышанам. Чөнки миндә әнием биргән кояшлы җан, табигать салган чәчәкле күңел. Миндә – галәмнең үзе. 
Бүлмәгә шәфкать туташы керде. Тынлык шыпырт кына почмакка пысты. Әфлисун төсе көндәлекнең соры төсе белән алмашынырга әзерләнеп бара. Бүлмәгә кояшка керергә тәрәзәнең киемнәре комачаулый. Нурлар аны тишкәли, тик диварларга җан кертә алмый инде. Аларда бихисап җаннарның соңгы сулышларының сурәте, соңгы сүзләр кайтавазы, соңга караш буявы. Галәмгә күпме әйтелмәгән сүзләр, яратылып бетмәгән җаннар, кыйналып туйган йөрәкләр бу кечкенә дөньяның термәсендә калган. Шәфкать туташы үз эшендә. Бу авыруларны күреп күпме әрнегән йөрәге хәзер каткан. Бу хатын диварлар шикелле. Диварлар. 
Бүлмәдә өчәү. Шәфкать туташы, авыру һәм бушлык. Шәфкать туташы урынында яткан авыруга карады һәм бары йөри алмый торган авыруны күрде. Диварлар бары бер корбанны таныды. Бушлык беркемне дә тоймады. Чөнки бүлмәдә беркем дә, бернәрсә дә юк. Бушлык. Бары чиксез, аңлашылмас, тулы бушлык.
Мин бит әле тере, мин бит әле уйлый, күрә, сулый алам. Минем канатларым бар хәзер. Мин үзем теләгән җирдә теләсә кайчан пәйда була алам. Дүрт дивар кочагында мин елмая алмыйм, ә монда елмаям да, көләм дә. Ә тормышта яңа көнгә, яңа төнгә җитәрлек елмайдыммы? Һәр мизгелгә рәхмәтле идемме мин? Хәзер барысын да аңлыйм. Күп кешене кыерсыттым, кыерсытылуым да җитәрлек. Гафу үтенәм. Хәзер гафу үтенәм. Соңга калдыммы? Соң түгел, әле яшибез икән, бер дә соң түгел. Мин түзем булдым. Миңа карата да түзем булуыгызны сорыйм. Үтенәм. Мин бит рәсем ясарга ярата идем. Нигә ташладым ул шөгылемне? Ә, миңа зур түләүле эш тәкъдим иттеләр. Тик ул мине бәхетле иттеме? Юк. Мин бары үз дөньямны сусаттым, корыттым. Акча бәхет бирмәде. Шуның аркасында монда эләктем дә мин. Хәзер пумаланы аласы һәм ак болытларда биетәсе иде. Бушлыктан галәм ясыйсың. Тынлыктан көйләр үрәсең. Төссезлектән төсләрне сурасың. Синең күңелдән дөнья үз төсе, исе, тәме белән ага. Тәмләп ага. Йөрәгеңне үз күңеленә төрергә дип ага. Төсләре беләр сине буйый, исләре белән сине тибрәтә, тәме белән сине татып карый. Карасаң, үз сурәтеңне, күңелеңне болытларның йөзенә ясап 

куйгансың. Кызык. Хәзер мин болытлар аша карап торам, яңгыр булып җиргә явам. Мин күкрим, мин яшьним. Мин – яшим.  
Яңгыр булып мин күбәләкләр канатына явам. Хәзер мин дә күбәләк була алам. Зур җанның кечкенә кисәге. Менә кайда ирек, менә кайда тормышны аңларга омтылу. Үзеңнең тормыш җебең бары ике көнлек икәнлеген генә белү булган вакытны файдалы үткәрергә этәрә икән. Шуңа күрә күбәләкләр чәчәкле дөньяда яшиләр ахрысы. Тормышның матурлыгын татып, татлы сулар эчеп көн итәләр. Күбәләкләр үләр өчен туалар дигәнне ишеткәнем бар. Юк, алар дөньяны ямьләндерү өчен туган. Алар – җанның үлемсезлеге. Кошлар сайрый, хайваннар да үзенчә сөйләшә, ә менә күбәләкләр тавыштан мәхрүм. Бәлки шулай җиңелрәктер дә. Артык сүзләр нигә кирәк. Йөрәк белән дөньяны күрергә, тоярга омтылу, сүзсез ярату. Бар нәрсә дә дөрес, бар нәрсә дә үз урынында. Алар кебек яши, ярата белсәк иде. 
Күбәләкләр бии...  Һәр мизгелне кадерләп, һәр чәчәк таҗына басып, алар белән исәнләшеп бии. Назлы, нәзәкатьле, самими. Тик көчле. Үзеңнең берничә көн генә бу кояш белән булуыңны белеп яшәү өчен нинди көч кирәк аларга. Миңа да шундый көч кирәк. Минем җанымны күбәләкләргә бирерсез. Эчкерсез сипкелле бер күбәләккә. Бер тәндә бергә яшик. Нечкә җанның нечкә кыллары. Саф йөрәкнең саф хыяллары. Яшәргә омтылыш. Яшәү теләге. Ярату көйләре. Ямьлелек рәхәте. Бергә үрелик аның белән. Минем сүзләр, күбәләк хыяллары. Минем көчсезлек һәм күбәләк көче. Минем көчем һәм күбәләкнең нечкәлек катыш йомшак күңеллелеге. Мин – оча торган чәчәк.
Кояш бүлмәләрне җылытырга омтыла. Салкынга туенган кечкенә галәмне белми әле ул. Ничә еллар буе җылынмаган бүлмәне бүген генә җылытуы икеле. Шуны аңлап бугай, кояш нурлары тәрәзә янына таба шуыша башладылар. Көн буе бушлык белән көрәштеләр бит. Тик тышкы нурлар гына җылытмас дөньяны. Бушлык карашын да, тынлык сулышын да, диварлар серләрен дә. 
Бүлмә тула башлады. Ниндидер үзгәреш бар. Тынлык шикләнә, бушлык курка, диварлар тына. 
Бүлмә көй белән тулды. Чәчәкләр көе. Оча торган күбәләкләр көе. Ябык тәрәзәләрне җил ачты. Тынлык та, бушлык та чыгып качтылар. Диварлар да качыр иде, үз-үзеңнән качып булмый шул. Аларга күңелләрен бикләргә генә кала. 
Тәрәзә пыялаларын эретеп бер күбәләк килеп мендәр янына кунды. Канатларында әллә яңгыр, әллә чык, әллә яшь тамчылары. Төссезлектән барлык төсләр савылып бетте. Алар бүлмәне күбәләк канаты төсенә буядылар. Караватта ятучының иреннәрен күбәләкнең төсләре көйдерде. 
Бүлмә туп-тулы. Монда ничә, күпме дигән сорау урынлы түгел. Кайнар, тәмле, төсле чәй кайнап чыгарга тора. Тынлык та рәхәт, җылы. 
Күбәләкләр бии, чәчәкләр әйләнә бүлмәдә. Галәм бүген үз чиксезлеген бүлмә чиклелегенә сыйдырган. Йолдыз кызлары да чиксез булырга рөхсәт иткәндәй күбәләк канатына кунган. Ә ул яткан. Хәрәкәтләр сизелми. Бары сулышы гына күбәләкләрне биергә мәҗбүр итә.
Мин әле яшим, биим, уйлыйм, сулыш алам, яратам. Мин әле кайтам синең янга, кояшлы әнием, очрашабыз әле без болыннарым, кырларым, елгаларым. Мин хәзер аңлыйм. Күбәләкне. Бушлык һәм тынлыкны. Мин оча беләм. Һәм очам. 
Күбәләкләр бии, чәйнек кайнап бүлмәне тәмам тутыра башлады. Шәфкать туташы кереп көндәлек эшләрен башкарды да һәркөндәгечә хиссез, игътибарсыз чыгып та китте. Ул сизмәде. Ятакта ул бары тормышның явыз карары буенча хәрәкәтләнә алмаучы мескенне күрде. Тәрәзәдән соры көндәлек аңа акайды. Шул ук диварлар, пыяла, ятак. Бәхет көткән бу ханым бәхетен табуда өметен өзә башлаган күрәсең. Битараф. Көндәлеге аның күңелен кимереп, калдыгын ялгамыйча ташлап калдырган. Бәрәкәт таба алмый ул. Җаны сәяхәт итә белми. 
Ә бүлмә ятактагы мескен күңеле белән тулган. Ә бүлмәдә күбәләкләр бии. Ул бии. Ул яши. Йөзләрен самими, беренче бәхетле елмаю бизи аның. 
Бүген күк тә зәңгәр төстә...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев