Логотип Идель
Әдәбият

Гарпун белән Гиша

Габдулла абзый – авылның танылган гарпунчысы. Буш вакыты булдымы, Әшрәфне ала да елгага элдерә. Әллә алмас та иде, ике кулы да терсәгеннән киселгән. Анысы турында бераз соңрак. Сүзне шул хәлләргә кадәрге көннәрдән башлыйк.

Габдулла абзый – авылның танылган гарпунчысы. Буш вакыты булдымы, Әшрәфне ала да елгага элдерә. Әллә алмас та иде, ике кулы да терсәгеннән киселгән. Анысы турында бераз соңрак. Сүзне шул хәлләргә кадәрге көннәрдән башлыйк.

Габдулла абзыйның кечерәк кенә каегы бар. Әтисеннән үк калган булса да, карап, сумалалап, тузган җирен ямап торгач, аңа да бер дигән хезмәт итә. Каегың булса, кышны утынсыз чыкмыйсың – язын салдан аерылып аккан бүрәнәләрне үзеңә тарттырасың. Язда урыс авылларына, ераклардан әйләнмичә, турыдан гына елга кичеп чыгасың. Каеклы кеше Изел аръягына җиләккә, мүккә, гөлҗимешкә йөри ала. Дәһшәтле кырык бернең көзенә дә Мәгъсүмә җиңгәй белән ул чорма тулы кипкән гөмбә, мәтрүшкә, шомырт белән керә. Кайсы – даруга, кайсы – күңелең эзләнгәндә тәм татырга, дип мактанырга ярата Габдулла абзый. Тәмне кем кем, ул татый белә инде…

Габдулла абзыйның лашманчы атасы да, бабасы да патша заманнарында да Изелдә  гарпун белән балык тоткан. Шуңа күрә алпавытлары бик үз иткән аларны, гаиләләренең дә тамагы тук булган. Бабаларыннан калган әллә ничә тимер очлы агач гарпун иске келәтләренең матчасында асылынып тора. Аларның инде кирәге дә юк, истәлек дип кенә ташламыйлар. Бала вакытында үги улы Әшрәф кече елгага уылдык чәчәргә балык кергәндә алай да шул иске гарпуннар белән зур-зур балыкларны эләктергәли иде әле. Яз көне аның кирәге дә юк-югын: олылар елга кисәк чигенгәндә өстендә су саеккан чирәмлектән кире китә алмыйча чәбәләнгән балыкларны сәнәк белән генә кадап ала.

Шулай бервакыт, әле сугыш алдыннан Габдулла абзыйны кәнсәләргә чакыралар. Колхозга атлар кайткан да исәпкә алырга кирәк, имеш. Габдулла абзыйның читават булып эшләгән чагы. Кичкерәк як була бу. Тиз генә киенеп ала да төшеп китә. Ерактан үк күреп ала: идарә янындагы зур баганаларга ике ат бәйләнгән. Йөрәге шунда ук дөп-дөп килә башлый. Килеп җитүгә, бар җирләрен ныклап тикшерә. Ярыйсы гына атлар булып чыга. Берсе арыграк, бер урында биеп торулары белән, юртаграк нәрсәгә тарта, икенчесе шактый гына гәүдәле, хәрәкәтләре салмакка охшап тора. Габдулла абзый шул чак, ял көне гарпунга тоткан балык кебек симез икән бу, бер дә эш эшләгәнгә охшамаган, дип куя. Кәнсәләргә керсәләр, ат белән кайткан документларда шунысының исеме әллә ялгышлык белән, әллә кирәк саналмаганга, язылмаган. Габдулла абый анысын Гарпун, икенчесен Очкын дип атарга уйлый. Председательгә:

– Алла боерса, буш вакытымда гарпун кебек уктай атыла торган ат ясыйм мин аннан! – дип мактанып та ташлый.
– Гишасы шул килеш калсын инде, – ди председатель. – Циркка өйрәтелгән атлар алар. Шул эшкә ярамаганга списәйт ителгәннәр дә безгә кайтты менә. Тегесен үзеңә кара. Ничек теләсәң, шулай ата. Булдыра алсаң, өйрәт.

 Гарпунны авыр эшкә күнектерү ни гомерлек атчыларның, ни Габдулла абзыйның кулыннан килми. Ялкау, эшләмичә симереп беткән була ул. Җитмәсә, һичкемне сыртына утыртмый. Тырышып-тырышып карый да Габдулла абзый кул селти. Алай да кайсыдыр атны тәртәгә кертә. 

Районга барырга кирәк булганда, Габдулла абзый тупырдык Гишаны җигәргә гадәтләнә. Бу ат беркайчан да адашмый, бер күргән кешене гомергә дә онытмый. Габдулла абзыйны да әллә кайлардан танып, кешнәп сәламләп уза.

Габдулла абзый гомер гомергә өч әйберне яратты. Берсе – балык тоту булса, икенчесе – ат, өченчесе – хатын-кыз. Яшьтән үк шуларга җанын бирергә риза иде ул. Ир-ат бәхетенең җебе хатын-кыз кулында дигәннәре хактыр. Гарпунны өйрәткәндә Габдулла абзый, сусадым дигән булып, Болын буе Мөнәвәрәгә су эчәргә кергәли. Тора-бара тамак ялгарга, ял итеп чыгарга да гадәтләнә. Сугыш башланган җәй була бу. Бер керүендә шунда төнгә кала абзыкай. Читаватның акчасы шәп, мондый заманда ике бала белән тагын кемгә чыгармын, дип, хатын аның бу эшенә карышмый. Икенче көнне кәнсәләргә килгәч, Габдулла абзый, Мөнәвәрәне гарпун белән балык тоткандай гына эләктердем, дип мактанган, диләр. Беренче хатынының өеннән дә ул борынгы гарпуннардан башканы алмый. Аларны иң күренекле урынга, матча башына элә.

Гарпун Мөнәвәрәгә дә, колхоз байлыгына да туры төшкән икән. Әлеге дә баягы хатынны кызыктырып йөргәндә, кассадан шактый гына акча бушаган булып чыга. Тикшерү килгәч, җитмәүчелек ачыклана.

Хатыннары алдында мескен булып күренәсе килми Габдулла абзыйның. Икенче яктан, алар черәшүчән, ничек тә яшәрләр, мин менә халык, председатель күзенә ничек карармын, дип уйлый. Кибеткә кереп, бер литр аракы ала да, Гишаны җигеп, төн катында урман ягына җилдерә. Шуның ерак бер җиренә барып, атын юл кырындарак агачка бәйләп, үзе кар өстендә катып үлмәкче була. Урманга җитәргә дә өлгерми ул. Юка киемнәреннән исерек баштан юлда ук өши. Хуҗасының ни җырлаганы, ни елаганы ишетелми башлагач, Гиша аны лесник йортына илтә. Аларга Габдулла абзый белән барып йөргәләгән була. Бара да капка келәсен шалтыратырга тотына. Чыксалар, арбасында ярымүле танышлары ята, имеш.

Аңына килгәч, Габдулла абзый Гишаны да, тегеләрне дә:

– Ник коткардыгыз, үләргә киткән идем бит, – дип, елый-елый орышкан, имеш. 

Урманда дәваланып рәткә кергәч, Габдулла абзый, горурлыгын җиңеп, кабат авылга кайта. Председательгә аның кайдалыгы турында хәбәрне лесник баштан ук ирештергән була. Инде абзыйны завхоз эшенә куялар. Тормыш авыр. Тегесе сорап килә, монысы. Беркемне дә кире бора алмый ул, тик, гадәтенчә, һаман да кәгазь тутырырга иренә. Бер җае чыгар әле, ди торган була. Җае чыгарга өлгерми. Шуның өстенә Габдулла абзый кемгә нәрсә биргәнен дә оныта бара. Үз вакыты белән, колхозга тагын тикшерү килә. Тагын тулмаучылык исбатлана. 

Габдулла абзый яңадан, үзе әйтмешли, инде чын-чынлап үләргә уйлый. Монысында районга ук китмәкче була. Озын таныш юлында Гиша тукталмас, туп-туры барыр, чит авылларга алып кермәс, аракы эчеп йоклармын да, мондый салкын көннәрдә ничек тә туңарга өлгерермен, ди. 

Юлда тавышы ишетелми башлагач, ат хәлләрнең тагын да яман икәнлеген аңлаган, күрәсең. Гиша, теге ялкау Гарпунны җигеп килгән берәүнең каршысына чыгып туктата. Хуҗа чанасыннан төшә. Габдулла абзыйның үлгән кебек ятуын күреп, телсез кала теге. Өстенә толыбын да капламаган. Астына гына җәеп салган. Бишмәте дә юкача була Габдулла абзыйның. Авылдашы Гарпунны шундагы бер колхозда калдыра да Гишада больницага элдерә. 
Өшегәне тәмам ук кайтырлык булмаган Габдулла абзыйның. Кулларын терсәктән үк кисәләр. Терелгәч, завхоз эшеннән әллә үзе китә, әллә чыгаралар.

Чыбыркысын култык астына тыгып, көтү көтә башлый. Ходай гомер бирсә, салкын да алмый, дип көрсенә-көрсенә, яңа хатын белән яшәвен дәвам итә.  

– Туктале, син өченче тикшерүне төшереп калдырдың бит. Менә минем дә ул хәлләр башымнан чыгып киткән, – дидем мин үги әтисенең узгандагы гыйбрәтле тарихын бергәләп искә алып утырган Әшрәф абыйга. 
– Әйе шул. Әтигә шушы эшләр акыл бирергә тиеш иде дә бит. Тикшерү китүгә үк, колхозның тагын әллә никадәр байлыгын юкка чыгара ул. Таныш урысы янына тимерчыбык сорап килә. Акчасын иртәгә үк китерәм, өйдә калдырганмын ди. Колхозда нәрсәнең дә бик тә кадерле чагы. Теләсә кемгә бирергә дә ярамый. Белгән кешесе дә булгач, иртәгә үк түләргә вәгъдә дә иткәч, тагын каршы төшәргә батырчылык итми. Теге, белмим, йөрәк авырулы булганмы, икенче көнне үк үлә.

Сорарга киткән кешеләр, юк инде ул, дигән җавап белән кайтканнар. Хатыны ни чыбыкны, ни акчасын бирмәгән.
Үзе урламаган да бит инде югыйсә, дип уйладым, Габдулла абзыйны кызганып. Кайчак үз сүзеңне ныклап әйтә белмәү дә кешене харап итә… Шунда кылт итеп, башка әйберләр дә исемә төште.

– Туктале, – дим. – Асылынып үлә бит ул. Чыбыкларны сатып эчә дә. Хатыны янына кайтырга курка.
– Карале, анысын онытканмын икән, – дип баш какты Әшрәф абый. – Бу эшләр районга да барып ирешкән. Тагын тикшерү киләчәк, дип шылтыратканнар.

Законнарның каты чагы. Председатель алай да кешелекле булган. Тиз генә бухгалтерны чакырган. Мөхәммәтдин исемле ярыйсы гына тормышлы бер карт бар икән. Шуннан әҗәткә сорарга да кассага салырга кушкан. Үзе тикшерүче Шәрәповны алып кайтырга Гишада районга китеп барган.
– Беркетмәләре, требованиеләре булмагач, нишләсеннәр инде, – дигән булдым.
– Моны башта без белмәгән идек тә. Тикшерүче киткәч, әтине кабат кәнсәләргә чакырттылар. Түләргә кушканнардыр инде. Шуннан соң ул сата алган бар нәрсәне сатты, акчасын биреп көчкә котылды. Келәтләр, абзарлар буп-буш булып калды. Гарпуннарга гына тимәде. Аларны да сораучы бар иде. Бабамнар хатирәсе, диде.
– Кызык.
– Ат белән хатын кайгысы юк кебек иде ул чакта гомер буе шуның белән мактанган әтидә… Сөмсере коелып, безгә дә ярты ел юньләп дәшмичә яшәде.
– Гиша белән Гарпун… Аларның исемнәрен үк оныткан идем инде. Токымнары калдымы соң колхозда? – дип соравымнан Әшрәф абыйның кәефе төшкәндәй булды.
– Аларны әти кулын кистергән елны ук сугышка алдылар. Гарпунны да ялкау дип тормадылар… Шул килеш икесе дә кире кайтмады. Әти куллары булмагач, яшьрәкләр беткәч тә алынмады…

Авыр хисләр калдырган, уйга салган истәлекләр иде бу. Әшрәф абый белән моңсу гына аерылыштык.

***
Мин югарыдагы хәлләрне балаларча самими бер сурәттә мәктәп елларымда язганда Габдулла абзый исән иде әле. Бик нык картайган булса да, исән… Иртән көш-көшләп болынга казлар куя. Көндезен бозауларына су илтә. Безнең болынга арканланган атлар янында көн саен туктала ул. Бармаксыз куллары белән аркаларыннан сыпырып-сыйпап уза. Минем дә төшлектә атларга су эчергән чагыма туры килсә:

– Ат булса, миңа башка берни кирәкми, – ди.

Ышанмыйм. Минем белән сөйләшкәндә ялтырап-ялтырап киткән күзләре, аһ чибәр дә үзең, дип әйтә кебек. Их, гарпун ыргытыр чакларың узган шул, абзыкаем, дим мин аны жәлләп. Шунда ук күңелгә башка уйлар килә. Ә бит ул беренче гаиләсенә әйләнеп кайтмады. Үзе яраткан аты Гиша аны кайда кайтарасын белгән. Мәгъсүмә апа белән яшәгән йортыннан җигеп чыгып китсә, кире шунда ук китерер идеме икән ул Габдулла абзыйны?

Кайчандыр Әшрәф абый белән әтисен йомшак күңелле дип искә алып утырдык. Йомшак күңелле түгел, йомшак холыклы булган ул. Нигә соң беренче гаиләсендә калган балаларын һичкайчан карашмаган? Гомер буе аны сагынып ялгыз яшәгән Мәгъсүмә апа да исән иде әле ул чакта. Сугыш елларында көчкә исән калганнар алар. Менә кемне кызганырга кирәк. Менә кемне аңларга тырышырга кирәк булган миңа.

Әшрәф абыйның әнисе дә исән иде без күрешеп, сөйләшеп утырганда. Мин Мөнәвәрә апаны гаепләмим. Алай да…

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев