Логотип Идель
Әдәбият

КЕМ ЯШЕМНЕ СӨРТТЕ?

Кулыма рәсемле блокнот килеп керде. Иң тышкы битендә – чәчәге шиңгән вазага күзләрен тутырып караган кыз. Калганнарында – сабыйлык та, садәлек тә күренеп торган, яшьлек моңсулыгы да, бәхет хисләре дә бөркелгән беркатлы шигырьләр. Күбесе Арча педучилищесында укыганда язылган икән. Ертып, чүплеккә ташлый башлаган идем, кинәт тукталдым. Алар бит минем юләр яшьлегемне искә төшергән ядкарьләр, дидем дә, күздән тамам-тамам дип торган яшьләрне сөртә-сөртә, кәгазьгә төшерергә керештем. Яшьлек шигырьләрен гаеп итештән булмасын, дусларым.

Керфекләрнең дымын

Кояш нуры

Алмасмыни язның

Туенда?

Дидем генә…

Кайсыныңдыр зәгыйфь

Канатыннан

Пар каурые тамды кулыма:

Тамсалар да күктән,

Тамчылардай

Чылатмыйча кулга яттылар.

Җитү кошлар (!)

Мине юатуның

Шундый җайлы юлын

Таптылар…

КАРШЫЛЫК

Каен кызы! Алтын яфракларың,

Шәл сидрәтеп, җилгә коелган чак.

Яңгырларым, ташуларга салган,

Сүрән кояш җирдә куырган чак.

Рәшәләрдән уйнап тора һава.

Көзге көннең әле күге аяз.

Каен кызы, минем иптәшем син.

Күздә – көздер, әмма күңелдә яз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев