Логотип Идель
Яңалыклар

1 июль көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы арттырыбрак түләнәчәк

1 июльдә - Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көнендә эшләүчеләргә хезмәт хакы арттырыбрак түләнәчәк, калган эш көне өчен гадәти түләү булачак. Бу хакта Федерация Советының социаль комитет башлыгы Инна Святенко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тавыш бирү көнендә эшләгән өчен зур күләмдә түләү каралган. Гражданнар июльдә хезмәт хакын югалтырга тиеш түгел», — диде ул.

Сенатор искәрткәнчә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү тәртибе Хезмәт кодексының 153 маддәсе белән көйләнә, ә түләү үзенчәлекләре хезмәткәрләр өчен нинди система урнаштырылган булуы белән бәйле.

Башта Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнен 22 апрельгә билгеләделәр, тик пандемия аркасында аны кичектерергә туры килде. Узган атнада президент Владимир Путин тавыш бирү 1 июльдә узачак, ул ял көне дип игълан ителәчәк, дип белдерде.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев