"Безнең заман"га гаризалар кабул итү кампаниясе озайтылды
Быел унынчы мәртәбә уздырыла торган фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәр эшче яшьләрне берләштерәчәк
“Наше время – Безнең заман” республика күләмендәге телевизион фестивальгә гаризалар кабул итү 22 нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, быел унынчы мәртәбә уздырыла торган фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәр эшче яшьләрне берләштерәчәк. Фестиваль эшче һөнәрләрне популярлаштыруны максат итеп куя һәм эшче яшьләргә иҗади потенциалларын ачу өчен мәйдан булдыра.
Юбилей елы булганга күрә, быел катнашучыларның яшь диапазоны да киңәйтелгән: чарада 45 яшькә кадәр эшчеләр катнаша ала, ләкин аларның саны, ягъни 35-45 яшь аралыгындагы катнашучылар саны, 50 проценттан артмаячак. Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә.
"Безнең заман" фестивале турында тулырак мәгълүмат - безнең язмада.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев