ТЫЮЛЫК, ЗАКАЗНИК ҺӘМ МИЛЛИ ПАРК ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНЕҢ ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕ
Хәзерге вакытта Россиядә федераль дәрәҗәдәге 336 аеруча сакланыла торган табигый территорияләр исәпләнә.
Бүген Россиядә тыюлык, заказник һәм милли парк хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм 1999 елда булдырылган, әмма илебездә тыюлыклар эшчәнлеге башланып киткәнгә инде гасырдан артык вакыт узган. 1917 елда кешләрне саклау максатыннан Баргузин тыюлыгына (Бурятия Республикасы) нигез салынган. Ә беренче милли парклар 1983 елда Мәскәү (“Лосиный остров” милли паркы) һәм Краснодар (“Сочинский” милли паркы) өлкәләрендә ачылган.
Хәзерге вакытта Россиядә федераль дәрәҗәдәге 336 аеруча сакланыла торган табигый территорияләр исәпләнә (109 тыюлык, 64 милли парк, 62 заказник, 36 табигый һәйкәл, 64 дендрология паркы һәм ботаника бакчасы). Аларда барлыгы 10 меңнән артык кеше хезмәт куя.
Татарстандагы "Түбән Кама" милли паркы турында язма
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев