-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?
Гадәттә, безнең җирлеклә, көзгә аяк атлагач, җилле, суык яңгырлар сезоны башлана. Бик сирәк кенә сентябрь коры һәм кояшлы була. Күпчелек кеше, мәктәп, университетлар белән мәшәкатьләнеп, ай башында бәрәңге, кишер, чөгендерен алып өлгерми. Андыйлар бакча эшләрен тәмамлар өчен әбиләр чуагын көтә. Быел әбиләр чуагы кайчан килер соң?
Сентябрь шактый җылы булыр дип көтелә. Ай башында һава температурасы көндез уртача 17-20 дәрәҗә булачак. Сентябрь азагында тоташтан атна буе яңгыр явачак. Ай башында, 5 сентябрьдән алып бер атна чамасы кояшлы җылы көннәр — әбиләр чуагы булыр дип көтелә.
Кызыклы факт:
Көзнең бу бу җылы вакыты бик күп халыкларда охшаш исем белән йөри. Мәсәлән алманнар «Altweibersommer» сүзен куллана, әбиләр җәе дип тәрҗемә ителә. Славян халыкларының күбесендә әбиләр чуагын — «бабье лето». Кайбер чыганакларга караганда, бу — хатын кызның кәефе — көзге һава торышы кебек үзгәрүчән булуга бәйле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз