1 сентябрь 2019 яңалыклары
-
1 сентября 2019 - 16:24
Ике мин (Юмореска)
Әлегә кадәр үземне шактый булдыклы кешегә исәпләп йөри идем, җәмәгать. Үзегез уйлап карагыз: гомер буе берьюлы ике урында эшлим: «Тулпар» журналында да баш мөхәррир урынбасары йөген тартам, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында да укытам. Кандидатлык диссертациясен дә якладым, доцент гыйльми дәрәҗәсен дә алдым. «Барыбер матбугатта эшлисең, ул өлкәне энәсеннән җебенә кадәр беләсең, башкаларга да өйрәтерсең», – дип, миңа журналистика бүлегендә татар әдәбияты дәресләрен алып баруны йөкләделәр. -
1 сентября 2019 - 16:19
Казлар балачакка алып кайтты
Ялларда Буа районына кунакка кайткач, Бик-Үти авылында бер көтү каз күреп, тәмам телсез калдым. Авыл баласы булсам да, күптән мондый хәлне күзәткәнем юк иде. Сулыкта канат кага-кага су коенган йөзләгән ап-ак каз га-га-га дип каршы алды да, шау-шу килеп озатып калды. Аларның да үз дөньясы шул. -
1 сентября 2019 - 16:15
Чир йоктырмыйм дисәң!
Көзнең суык яңгырлы көннәрендә шәһәр кешеләренең күбесе салкын тидерә яки грипп йоктыра. Үзе дә белмәстән, авыру чыганагына әйләнә, инкубацион период вакытында үзен яхшы хис итеп эшкә, университетка, мәктәпкә бара, транспортта йөри, шуңа күрә көз-яз көннәрендә авыручылар саны бик арта. -
1 сентября 2019 - 16:05
Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?
Гадәттә, безнең җирлеклә, көзгә аяк атлагач, җилле, суык яңгырлар сезоны башлана. Бик сирәк кенә сентябрь коры һәм кояшлы була.