Логотип Идель
Яңалыклар

ЧИКЛӘҮЛӘР ЙОМШАРДЫ - СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕ АЧЫЛА

Татарстан хакимияте коронавирус пандемиясенә бәйле кайбер чикләүләрне йомшартты.

Татарстан хакимияте коронавирус пандемиясенә бәйле кайбер чикләүләрне йомшартты.

Инде кичәгедән:
1. Барлык сәүдә объектлары үз эшчәнлеген башлап җибәрә ала. Ләкин бер шарт белән: һәрбер кешегә ким дигәндә 4 квадрат метр туры килергә тиеш.

2. Кафе һәм рестораннарга эшләргә ярый. Өстәлләр арасында бер ярым метр ераклык булырга тиеш һәм дүрт кешедән дә күбрәк утырырга ярамый. Шулай ук 50% залны гына тутырырга рөхсәт ителә. Банкетлар уздырырга мөмкин, ләкин ачык һавада гына.

3. Ачык һавада аттракционнарга эшләү рөхсәт ителде.

4. Чит илдән кайтканнарга ике атна обсервациядә утыру кирәк түгел, аны ике атналык өйдәге үзизоляциягә үзгәрттеләр.

Әлегә күп нәрсә барыбер тыелуда кала, битлек-перчатка режимын да беркем дә гамәлдән чыгармады. Шулай ук кайбер урманнарга керүне дә тыйдылар.

Чыганак: e-kazan.ru

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев