Логотип Идель
Яңалыклар

Гөлия Хәкимова: «АЕНА МИЛЛИОН СУМ ЭШЛӘРГӘ ОМТЫЛАМ!»

Әгәр бүген миллион отсагыз, беренче булып, нәрсә эшләр идегез? Ә мин... бәлки чит илгә очар идем...

Әгәр бүген миллион отсагыз, нәрсә эшләр идегез? Ә мин... бәлки чит илгә очар идем...Танышым һәм бик яхшы мотиваторым Гөлия Хәкимова чит илләрне күреп кенә калмаган, анда укып та кайткан! Гөлия - Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы кызы. Хәзерге вакытта Магдебург шәһәренең Алман-Русия яңа технологияләр институтында магистр белеме ала. Алманиядә ярты ел уку дәверендә күп кенә Аурупа илләре буенча сәяхәт кылган. Менә шундый татар яшьләре белән якыннанрак танышу өчен "Бүген ишеттем" проектын башлап җибәрдек тә инде без!

 «Бургерлар ясап сатасы килде...»

Студент вакытлар иң кызыклы вакыйгалары белән мәңге онытылмаслык булып хәтергә уелып кала торган чор. Бигрәк тә тулай торак тормышы, сессиягә әзерлек һәм әлбәттә инде, тырышып акча эшләп йөргән көннәр сагындырачак. Гөлия дә, безнең кебек үк, типик студент: яшәргә (дөресрәге, ашарга) акча кирәк булганлыктан, "Макдональдс"та эшләгән ул. Хәзер инде анда узган "яшьлеген" елмаеп кына искә ала:

-  Мин беренче курста укыганда стипендияне бик кирәк булганда гына тоттым. Ә икенче курста инде җыелып барган акча каядыр китә башлады. Ә әти-әнидән акча аласы килми. 18 яшьтә бары мөстәкыйль булырга телисең. Шуңа күрә үзем өчен үзем акча эшләргә булдым. Ни өчен нәкъ менә анда, чөнки "Бургерлар ясап сатарга иде", - дип уйладым. да, яңа ресторан ачылгач, шунда эшкә кердем. Укудан соң эшкә йөгерү авыр булды. Кайвакыт төшкә кереп интектерә иде, ди Гөлия.

Гадәттә кыз кеше ашарга пешерә белмәсә яки яратмаса, аңа: "Син бит кыз кеше!" - диеп аптырап карыйлар. Гөлия (минем кебек үк) көннәрен аш бүлмәсендә уздырырга яратмый икән:

- Мин, гомумән, ашарга пешерергә яратмый идем. Минем әнием - пешекче, ул бик тәмле пешерә (бигрәк тә гөбәдияне). Шуңа күрә мин аш бүлмәсендә еш кайнамадым. Ә "Мак"та эшли башлагач, пешекчеләргә карата хөрмәтем икеләтә артты, ләкин үземдә андый теләк барыбер уянмады. Миңа әни: "Кызым, кияүгә чыккач, нишләрсең?" - дия иде. Ә мин: "Ресторанда ашармын", - дип шаяра идем, дип көлә Гөлия.

«Мак»тан - Магдебургка...

Гөлия "Алгарыш" грантын отып, Германиядә укып кайтты. Инглиз телен бик начар белсә дә, бәхетен сынап карарга теләп, имтихан бирергә барган ул:

- Белмичә барып та, отып куйдым, ди үз бу хакта. - Германиягә укырга барырга әзерләнә башладым, ул вакытта профессиональ юнәлешне алыштырдым. Грант бирүчеләр алдында чыгыш ясадык. Дөньякүләм имтиханны өченче тапкыр уңышлы тапшыргач, Германиягә очтым һәм ярты ел шунда укыдым, - дип сөйләп китте ул.

Гөлия визаны соңрак алу сәбәпле, үзе генә чыгып киткән. Берүзе!

- Күккә менгәч тә, кая барганыма ышанмадым. Бер ни күренми. Үземне нәрсә көткәнен белмәгәч, куркыныч та булып китте. Берлинга килеп җиткәч, беренче көнне, җәмәгать транспортында йөрергә туры килде. Тәрәзәгә карыйм: ниндидер рельслар, гадәти өйләр... Кыскасы, үзеңне чит илдә итеп тоймыйсың. Бары тик колакка ишетелгән алман теле генә "җиргә төшерә", - дип канатланып сөйләде кунак.

Мәхәббәт һәм сәяхәт турында

Сәяхәтче Гөлия белән кырык минут сөйләшеп утырдык, хәер, безнең һәр туры эфир да шундый җанлы сөйләшүгә корылган. Шуңа күрә вакыт узганы сизелми дә! Иң азакта кунакка фәлсәфи сорау бирергә дә онытмыйбыз! ("Бүген ишеттем" сүзе юктан гына бар булмаган бит!)

- Гөлия, ничек уйлыйсың, синеңчә кешене нәрсә үзгәртә: мәхәббәтме? Кешеме? Сәяхәтме? - дигән сорауга аның җавабы да кызыклы булды:

- Кешенең кешегә тәэсире һәрвакытта да аны үзгәртә алмый. Кешене ничек бар - шулай кабул итәбез бит.

Мәхәббәт... Әйе, үзгәртергә мөмкин, ләкин ул күкләргә очып йөрүгә бәйледер. Ләкин ул "рамка"га кертә шикелле.

Сәяхәт үзгәртә ала! Үземнең мисалымда шуны әйтә алам: Мин моңа кадәр бик үз эчемә ябылган кеше идем, аралашырга яратмадым. Ә сәяхәтләр мине "ачып" җибәрде. Поездда барганда гына да хискә биререлергә, илһамланырга мөмкин, - дип саный Гөлия.

Туры эфирда тагын бик күп кызыклы фикерләр ишеттек, Гөлияне башка яктан ачтык. Сүз уңаеннан, Гөлия Питерга сәяхәте турында "Идел"гә язган иде. Сез дә шул язманы укый-укый, туры эфирны да тыңлагыз әле!

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев