Логотип Идель
Яңалыклар

ИРТӘГӘДӘН!

Татарстан 29 июньнән рәсми рәвештә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә.

Республика чикләүләрне бетерүнең икенче этабына әзер, дигән идек. Ниһаять, Татарстан 29 июньнән рәсми рәвештә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә.

 Дүшәмбедән республикада 800 квадрат метр мәйданлы сәүдә йортларына эшләргә рөхсәт бирелә. Шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары да ачыла. Балалар ял лагерьлары эшен яңарту рөхсәт ителә.

  Карарда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә тиешлеге аерым билгеләп үтелә. Әлеге чикләү 12 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев