КАЙБЕР КАУРЫЙЛЫ КИЕКЛӘРНЕ АУЛАУ ЧОРЫ ТӘМАМЛАНДЫ
Ауланган ресурслар турындагы мәгълүматны рөхсәтнамә алынган урыннарга 20 көн дәвамында тапшырырга кирәк, дип кисәтә комитет аучыларны.
Кайбер төр каурыйлы киекләрне аулау чоры тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.
5-нче гыйнвардан урман киекләрен ау этләреннән башка аулау, урман, дала һәм кыр киекләрен ау этләре белән аулау чоры тәмамланды. Ауланган ресурслар турындагы мәгълүматны рөхсәтнамә алынган урыннарга 20 көн дәвамында тапшырырга кирәк, дип кисәтә комитет аучыларны. Мәгълүмат тапшырмаган аучылар ауга чыгу мөмкинлегеннән 1 елга мәхрүм ителәчәк.
Чыганак: ТР Биологик ресурслары буенча дәүләт комитеты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев