Каюм Насыйри музеенда – Рушан Шәмсетдинов күргәзмәсе
6 апрель көнне, Каюм Насыйри музеенда Габдулла Тукай иҗатына һәм образына багышланган бик тә затлы, эчтәлекле сәнгать күргәзмәсе ачылды.
Бүгенге көндә җәмгыятебезнең төрле төбәкләрендә Тукай иҗатына багышланган төрле очрашулар, әдәби кичәләр, мәдәни чаралар үтеп тора. 6 апрель көнне, Каюм Насыйри музеенда Габдулла Тукай иҗатына һәм образына багышланган бик тә затлы, эчтәлекле сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең авторы халык рассамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Галәф улы Шәмсетдинов.
Фотолар: Татар-информ
Рушан Галәф улы Шәмсетдинов дистә еллар дәвамында Тукай иҗатына багышлап рәсемнәр иҗат итә. Ул 500 дән артык китап сәхифәләренә үзенең рәсемнәрен бүләк иткән кеше.
Рәссамның Тукай темасына килгәндә аның бер үзенчәлеге бар, ул Тукай иҗатын киң тарих мәйданында күрсәтә. «Габдулла Тукай. Балачак.», «Габдулла Тукай. Өлгергәнлек чоры» картиналары сәнгать теленең үзенчәлеге белән аерылып тора, ә шагыйрь образы үзе тирән мәгънәгә ия.
Танылган рәссам-график Рушан Шәмсетдинов үзенең күргәзмәсен "Мондадыр безнең бабайлар түрләре.../ Монда бабаларыбызның гамәлләре, монда изге урыннар" дип исемләгән. Күргәзмәдә Раушан абыйның майлы буяу белән ясаган һәм графика жанрында эшләгән рәсемнәрен күрергә була. Картиналар берсеннән берсе үзгә. Аларның һәрберсе аерым бер китап. Аерым бер диалог.
Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының үсеш буенча урынбасары Зәринә Сафина башлап җибәрде:
“Шушындый асыл күргәзмә ачылышында катнашу минем өчен зур шатлык. Каюм Насыйри музеенда күптән кунакта булганым юк иде. Кызганычка каршы, Рушан Шәмсетдиновның барлык эшләрен дә күрергә өлгермәдем. Ләкин күз йөрткәннәре буенча шуны әйтә алам: һәр картина үткән чорның рухын чагылдыра, үткәнгә, тарихыбызга алып кайта. Мондый күргәзмәләр Каюм Насыйри музеенда гына түгел, милли музейда һәм башка шәһәрләрдә дә булыр дип өметләнәм”.
Алга таба сүз каләмдәше Нәҗип ага Нәккашка бирелде:
“Әле уйлап утырам, Рушан аганы мин күптән беләм икән. 80 еллар ахры 90 еллар башында таныштык. Бу милләтебезгә бик күп үзгәрешләр керткән дәвер. Ул елларда Рушан афәнде китап нәшриятында эшли иде. Һәм инде ул шушы елларда ук профессиональ рәссам буларак үз тирәсенә яшьләрне җыеп рәсем серләрен өйрәтә иде. Мин үзем дә аның җитәкчелеге астында эшләдем. Үзара киңәшләшеп, сөйләшеп озак вакыт аралыгында заказлар ясадык. Шуны әйтәсе килә, сөйләгән сүз урында кала, ә язган, сурәтләгән әйбер гасырларга китә. Рушан афәнде татар халкы өчен гасырларга китә торган бик зур байлык калдырды!”
Рушан аганы без рәссам буларак бик яхшы беләбез. Барлык эшләре артыннан күзәтеп барабыз. Ә тормышта, көн-күрештә ул нинди икән? Бу сорауга аның ахирәт дусты, танылган җәмәгать эшлеклесе Илдар Насыйров җавап бирде:
“Без Рушан белән бер балалар бакчасына йөрдек. Дүрт яшь булгандыр безгә. Шул вакыттан башка аерылмадык дисәм дә ялгыш булмас. Сталин үлгәч, бергә елап утырган чакларны хәтерлим. Еллар бара без һаман дуслар, Аллага шөкер! Рушан бик талантлы рәссам. Ул быел Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче кандидатлар исемлегендә. Ул бу премиягә һичшиксез лаек дип саныйм. Бу юнәлештә без барыбыз да эшлибез. Быел Рушанның юбилей - аңа 75 яшь. Әлеге премияне ала алсак, юбилейга зур бүләк булыр иде!”
Рушан Шәмсетдиновның әсәрләре Россиядә һәм чит илләрнең зур музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә урнашкан: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, матбугат академиясе Музеенда (Мәскәү), Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә (Прага), Франциядә, Туниста, Төркиядә, Вьетнамда, Монголиядә, Үзбәкстанда, Белоруссиядә, Эстониядә һәм АКШта. Шушы географиянең киң булуына карамастан Рушан Галәф улы безнең җирлеккә, Татарстан җирлегенә, Татарстан халкына фидакарь рәвештә хезмәт итүеннән туктамый.
Күргәзмәне йомгаклау алдыннан Рушан аганың үзенә сүз бирделәр:
“Нигә Тукай образын сайладың дип бик күп сораулар бирәсез. Барсы да кечкенәдән киләдер инде. Дәү әнием шигырьләрен укый иде. Аннан балалар бакчасында әсәрләре белән таныштым. Үзем дә яратып укыдым. Үсә төшкәч, китапларын бизи башладым. Шулай сеңеп калгандыр инде. Күргәзмәне үз күзләрегез белән күрдегез. Үзегез уйлагыз инде. Игътибарыгыз һәм мине зурлавыгыз өчен рәхмәт!”
Күргәзмә чыннан да сокландырырлык! Картиналар бик үзенчәлекле. Сезгә дә барып карарга киңәш итәбез!
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: күргәзмә, Ран Шәмсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев