Логотип Идель
Яңалыклар

КФУ каллиграфия буенча мастер-класслар уздыра

Леттеринг, гарәп каллиграфиясе, кириллик шрифтлар, язу карасы ясау белән кызыксынган катнашучылар өчен остаханәләр дә каралган.

17 декабрьдә Казан (Идел) буе федераль университетында «Этнокультурные тренды современного шрифтового дизайна и каллиграфии» чарасы узачак. Чара университетта яңа «Нәшрият эше. Медиамохит дизайны» («Издательское дело. Дизайн медиасреды») юнәлеше ачылу уңаеннан уздырыла. Яңа юнәлеш презентациясендә «ТАТМЕДИА» АҖ директоры Шамил Садыйков, шулай ук Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин катнаша.

Чарада Нәҗип Нәккаш, Роза Хуҗина, Владислав Баранов, Владимир Попов кебек танылган рәссамнарның әсәрләреннән торган «Линия души» күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә ачылышы – сәгать 11.30да. Леттеринг, гарәп каллиграфиясе, кириллик шрифтлар, язу карасы ясау белән кызыксынган катнашучылар өчен остаханәләр дә каралган. Остаханәләр 13:00 башлана. Мисал өчен, гарәп каллиграфиясе буенча мастер-классны каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлева уздырачак. Язу карасы ясау буенча остаханәне «Идел» журналы бүлек мөхәррире, КФУ аспиранты Сәрбиназ Шәйхелова тәкъдим итә.

Башлану вакыты: 11:30
Үткәрелү урыны: Казан, Татарстан урамы, 2
Чарага теркәлү өчен сылтама

Яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева иҗаты турында Мөршидә Кыямова язмасы һәм аның Ислам сәнгате музеенда ачылган күргәзмәсеннән репортаж.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев