Логотип Идель
Яңалыклар

MOÑ театраль мәйданчыгында Эльмир Низамов белән Илүсә Хуҗина яңа альбомын тәкъдим итә

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илүсә Хуҗинаның «Сихри моңнар» дип аталган яңа альбомын тәкъдим итә.

Бүген 19.00 сәгатьтә MOÑ театраль мәйданчыгында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илүсә Хуҗинаның «Сихри моңнар» дип аталган яңа альбомын тәкъдим итә.

«Альбомда озак еллар дәвамында иҗат ителгән 12 композиция бар. Төрле музыка юнәлешләре – лирик җыр, опера, романс, рок, рэп, латино белән үрелгән «моң» уйный. Җырлар Резедә Зәйниева, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Фатыйх Кәрим, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Хәнәфи Бәдигый сүзләренә иҗат ителгән», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

«Татар халык җырының традицияләрен яхшы белүче Илүсә Хуҗина җырларыма кабатланмас яңгыраш бирде. Альбом тыңлаучыларның күңеленә үтеп керер һәм заманча татар музыкасына ямь өстәр дип өметләнәм», - диде Эльмир Низамов.

Чыганак: Татар-информ

 

Эльмир Низамов уй-фикерләре, татар яшәеше, милли сәнгать турындагы фикерләре, эчке серләре хакында яшермичә, тормышындагы кайбер кызыклы хәлләрне "Идел"гә дә бәян иткән иде. Алар белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: idel-tat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев