Логотип Идель
Яңалыклар

Нәсел тарихыңны беләсеңме?

Яшьләр тарих белән күбрәк кызыксына башлады. Нәсел шәҗәрәсе төзү авырмы? Элек заманнарда нәсел тамгасы нигә кирәк булган? Тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы Рамил Габдерәхимов шәҗәрә төзү серләрен өйрәтә.

Яшьләр тарих белән күбрәк кызыксына башлады. Нәсел шәҗәрәсе төзү авырмы? Элек заманнарда нәсел тамгасы нигә кирәк булган? Тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы Рамил Габдерәхимов шәҗәрә төзү серләрен өйрәтә.

Видеоны биредә карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=dCt0hzF3gc0

Нәсел тамырларын барлаганда архивтагы метрика кенәгәләре белән эшлибез. Бу – имамнарның мәхәлләдәге туучы, өйләнүче, талак кылучы, үлүчеләрне язып барган көндәлеге. Алар 1830 еллардан алып, 1917, кайчак 1920, хәтта 1930 елларга кадәр тәртипләп тутырылган. Ни кызганыч, бөтен елныкы да сакланмаска да мөмкин. Әлеге документка, муллалар теркәп барган ниндидер язулар, дип кенә карамыйм. Ул үзенә күрә ниндидер комарлык та бирә. Мәсәлән, бер фамилияне эзлисең, ләкин әле таба алмыйсың, әмма күңел кайдадыр бар икәнен тоя. Башка елларга кереп китәсең. Шул вакытта үзеңне чын детективлар кебек хис итәсең. Ә инде ул кешене тапкач, ниндидер зур суммада лоторея откан кебек шатланасың. Менә шундый бәләкәй генә детальләрдән үз һөнәреңә мәхәббәт туа. Зур сумма дигәннән, яраткан шөгылем миңа тормыш итәр өчен дә файда китерә...

Тулырак:http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/shrche-detektiv-ul

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев