Логотип Идель
Яңалыклар

ОРВИ АРКАСЫНДА 8 СЫЙНЫФ ЯБЫЛГАН

Татарстанда 52 мәгариф системасы хезмәткәре, мәктәп укучысы һәм студентта яңа коронавирус инфекциясе табылган.

Татарстанда 52 мәгариф системасы хезмәткәре, мәктәп укучысы һәм студентта яңа коронавирус инфекциясе табылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә бездә мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар (11 укучы, 11 студент һәм 30 педагог) арасында 52 очрак теркәлде. 25 чыганак ябылды – алар бер авыру очрагы белән төгәлләнде, 27 чыганак табиблар күзәтүендә кала. Күзәтүләрнең чиге – 24 октябрь», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина Казанда бер атнада ОРВИ аркасында дүрт мәктәптә сигез сыйныф ябылуын әйтте, аларда укучыларның 20 проценты авырый.

Моннан алдарак бу атнада коронавирус йоктыручылар санын артачагын хәбәр иткән идек...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев