Логотип Идель
Яңалыклар

Республика ифтары «Казан Экспо»да бөтен Татарстаннан 11 меңгә якын мөселманны берләштерде

Быел оештыручылар республика ифтар чаралары планына яңалыклар керткәннәр. Традицион хәләл-маркет күргәзмәсен оештырудан тыш, И.Шакиров исемендәге концерт залында Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләгәннәр иде.

15 апрель көнне «Казан Экспо» мәйданчыгында XI республика ифтары узды. Чарада бөтен Татарстаннан 11 меңгә якын мөселман катнашты. Ифтар мәҗлесендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайттылар.

Гадәттәгечә, ифтарны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туристик комплексы оештырды. Аларга 1000 гә якын волонтер ярдәм итте. Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтте. Алар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булды.

Логистиканы оештыру максатларында бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан килгән кешеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителгән иде.

Быел оештыручылар республика ифтар чаралары планына яңалыклар керткәннәр. Традицион хәләл-маркет күргәзмәсен оештырудан тыш, И.Шакиров исемендәге концерт залында Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләгәннәр иде.

Моннан тыш, төп чара башланыр алдыннан дога кылу залында Буа дәүләт драма театры «Дәрвиш» моноспектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев