Яңалыклар
Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырыла
Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узачак.
Камал театрында 22 мартта Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чара «Чын шигырьгә әверелә шагыйрь» дип атала. Кичәдә Зәйнәп Фәрхетдинова, Рәсим Низамов, Алинә Шәрипҗанова, Азат Тимершәех, Илгиз Мөхетдинов, Фирая Әкбәрованы күреп булачак. Чувашия Республикасыннан кунак - «Мишәр» җыр һәм бию ансамбле киләчәк.
Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
Ркаил Зәйдулла турында язма: Зәйдулла каланчасы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев