Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указны имзалады

"Идел" журналында даими рәвештә Каюм Насыйрига багышланган "Татарның Леонардо Да Винчие" рубрикасы алып барыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда күренекле татар әдибе, галим-этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Указда әйтелгәнчә, бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны оештыру буенча комитетның рәисе итеп Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнгән.

"Идел" журналында даими рәвештә Каюм Насыйрига багышланган "Татарның Леонардо да Винчие" рубрикасы алып барыла. Берничә ел дәвамында анда Каюм бабайга бәйле кызыклы мәгълүматлар басылып килә.

НАСЫЙРИ ФЕНОМЕНЫ

Яшьләр Каюм бабаларыннан иренмәскә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнә ала. Үзеңә бурычларны дөрес кую һәм аларга ирешү юлларын ачыклый белергә. Параллель рәвештә берничә эш белән шөгыльләнергә. Шулай ук яңа материалны үзләштерү – дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеген оештыра белү. Боларны барысын да галим үз вакытында уңышлы башкарган. Гомумән, Насыйри кебек үк,  берничә һөнәрле булу хәзерге вакытта да актуаль. Өлкән буынга һәм аларның белемнәренә хөрмәт белән карау да комачау итмәс иде. Ата-бабаларыбызны онытмаска. Болар барысы да Каюм Насыйриның хезмәтләрендә һәм шәхси тормышында ачык чагыла.

 

«НАСЫЙРИ ВАКЫТЫН ЮК-БАР СӨЙЛӘП УЗДЫРМАГАН»

Аның иҗаты бик киң колачлы. Шуңа күрә бер юнәлештә генә Насыйри хезмәтләренең асылын ачу мөмкин түгел. Энциклопедик галим эшчәнлеге татар, рус галимнәрен генә түгел, чит ил галимнәрен дә кызыксындыра. Алар Насыйрины яңарышка күчкәндә үзәк фигура буларак билгели. Ул заманда кайберәүләр хыялланмаган да өлкәләргә кереп, якташыбыз җиң сызганып эшли. Вакытлы матбугатка нигез салган календарьлары, этнография хезмәтләре никадәр! Әһәмиятле җыеннарда гына катнашкан. Агач эше белән дә шөгыльләнгән. Вакытының кадерен белгән

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев