Логотип Идель
Яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның оныгы туган

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм әти булган.

Сабый 9 май көнне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 23:10 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы - 3820 грамм, буе – 55 см. 

Улларына әти-әнисе Дамир дигән исем сайлаган. Бу хакта Рөстәм социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте.

Салават Фәтхетдинов та сөенече белән уртаклаша: “Хәерле иртә, дуслар! Кичә малайлы булдык - Рөстәмнең улы туды! 4 нче тапкыр бабай булдым”, - дип язган ул.

 

Автоузышчы, Русиянең яшь чемпионы, бик күп автоузышларда катнашкан, Татарстан һәм татар данын еракларга ирештерергә өлгергән Рөстәм Фәтхетдинов турында язма "Идел" журналы битләрендә дә басылган иде:

 

– Әти – төп терәгем. Кирәк чакта төпле киңәшен дә, тәнкыйтен дә, мактавын да җиткереп тора ул. Заманында әти ярышларда катнашкан вакытларда, аның белән еш йөрдем. 5-6 яшемдә үк ошаттым машиналарда җилдерүне. Әтигә шул вакытта үземнең дә шөгыльләнәсе килүемне әйттем. Аңа бу теләк бик ошады, ә менә әни күркып калды, ул каршы килеп тә карады...

Тынгысыз яшь спортчының сайлаган юлы анык, максатчанлыгы күзгә бәрелеп тора. Ул Казанның 18 нче мәктәбендә укыган.

– Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим, – ди Рөстәм. – Мине музыка, спорт мәктәпләренә дә, башка түгәрәкләргә дә йөртеп маташмадылар. Башта ук машинада йөри башладым. Минем өчен автоузышлар – иң мөһиме, һәрхәлдә, хәзерге вакытта. Әлегә төп мавыгуым да шул. Сүз дә юк, бу – кыйммәтле спорт төре, финанс ягын хәл итүе авыррак. Машиналарны ялтыратып, һәр шөребен тикшереп чыгарырга кирәк. Әле ул машина килеп бәрелә, яна ук башларга мөмкин. Беренче автоһәлакәттә бик авыр булган иде. Тәҗрибәле, оста механиклар ике сәгатьтә төзәтеп бирде. И, шул вакытта дулкынландым, борчылдым! Хәзер инде андый аварияләргә күнә барам. Борчылмаска тырышам. Автоспортта командада калу да бик авыр һәм мөһим.

Язманы сылтама аша кереп укырга була: https://idel-tat.ru/news/vremya-tt/uzyshchy-rstm

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев