Логотип Идель
Заман

Узышчы Рөстәм

Кайсы гына егет машинада җилдерергә яратмый диген. Текә борылышлар, дәрт, зур тизлек, көндәшләреңне артта калдырып беренче килү, җиңү хисе! Язмабыз герое – автоузышчы, Русиянең яшь чемпионы, бик күп автоузышларда катнашкан, Татарстан һәм татар данын еракларга ирештерергә өлгергән Рөстәм Фәтхетдинов.

Кайсы гына егет машинада җилдерергә яратмый диген. Текә борылышлар, дәрт, зур тизлек, көндәшләреңне артта калдырып беренче килү, җиңү хисе! Болар барысы да ир балага хас сыйфатлар. Әмма әлеге хис-тойгыларны кичерү бәхете һәркемгә дә насыйп түгел шул... Язмабыз герое – автоузышчы, Русиянең яшь чемпионы, бик күп  автоузышларда катнашкан, Татарстан һәм татар данын еракларга ирештерергә өлгергән Рөстәм Фәтхетдинов.  

Тренеры – әтисе

 

Рөстәмгә 19  яшь. Рульгә ул 4-5 яшендә утыра башлый. Әлбәттә инде, сабый бу вакытта әтисе итәгендә! Шул чакларның күңелле мизгелләрен Рөстәм елмаеп искә ала. Нәкъ шул мизгелләрдә егеттә машина йөртү теләге уяна, тизлекнең аңа никадәр тансык икәне ачыклана. Әтисенең юлын дәвам итәргә теләгән үсмернең хыяллары чынга аша башлый...

Рөстәм сайлаган спорт үзенчәлекле, хәтта куркыныч, һәркем аның белән шөгыльләнергә батырчылык итми һәм мөмкинлеге дә җитми, чөнки бу – бик кыйммәтле ярыш төре. Узыш автомобильләренең гадәти машинага караганда кыйммәтрәк торуын, спортчының утта янмый торган киемнәре дә Италиядән кадәр махсус кайтартылуын һ.б чыгымнарны да исәпләсәк, чыннан да, әлеге мавыгу һәркемнең хәленнән килмәгәне ачыкланыр. Әмма бу ярышларда тырышлыгыңны һәм үзеңне яхшы яктан күрсәтә алсаң, иганәчеләр табу ихтималы арта артуын.

Хәзерге вакытта Рөстәмнең төп тренеры һәм спонсоры әтисе – Татарстанның халык артисты, җырчы, автоузышчы Салават Фәтхетдинов.

– Әти – төп терәгем. Кирәк чакта төпле киңәшен дә, тәнкыйтен дә, мактавын да җиткереп тора ул. Заманында әти ярышларда катнашкан вакытларда, аның белән еш йөрдем. 5-6 яшемдә үк ошаттым машиналарда җилдерүне. Әтигә шул вакытта үземнең дә шөгыльләнәсе килүемне әйттем. Аңа бу теләк бик ошады, ә менә әни күркып калды, ул каршы килеп тә карады...

Тынгысыз яшь спортчының сайлаган юлы анык, максатчанлыгы күзгә бәрелеп тора. Ул Казанның 18 нче мәктәбендә укыган.

– Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим, – ди Рөстәм. – Мине музыка, спорт мәктәпләренә дә, башка түгәрәкләргә дә йөртеп маташмадылар. Башта ук машинада йөри башладым. Минем өчен автоузышлар – иң мөһиме, һәрхәлдә, хәзерге вакытта. Әлегә төп мавыгуым да шул. Сүз дә юк, бу – кыйммәтле спорт төре, финанс ягын хәл итүе авыррак. Машиналарны ялтыратып, һәр шөребен тикшереп чыгарырга кирәк. Әле ул машина килеп бәрелә, яна ук башларга мөмкин. Беренче автоһәлакәттә бик авыр булган иде. Тәҗрибәле, оста механиклар ике сәгатьтә төзәтеп бирде. И, шул вакытта дулкынландым, борчылдым! Хәзер инде андый аварияләргә күнә барам. Борчылмаска тырышам. Автоспортта командада калу да бик авыр һәм мөһим.

Спорт та якын, уку да кирәк

 

Рөстәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икенче курсында белем ала. Ярышларга күңеле никадәр генә җилкенмәсен, студент өчен уку – беренче урында. Төпле белем, киләчәк һөнәр турында да уйларга кирәген егет яхшый аңлый. Әмма әлегә яшьлек үзенекен итә. Ярышлар, җиңүләрнең татлы тәме аңар тынгы бирми... Бер җәйдә алты-җиде этапны да калдырасы килми. «Ярышларга берничә көн алдан киләсе, шул вакытта күнекмәләр бара. Бер айда егерме көн килеп чыга инде. Һәрвакыт тонуста торуың сорала. Режим белән яшибез. Күп ашарга ярамый. Машинага авыр булмаска тиеш», – ди егет.  

Рөстәмнең хәтәр («текә») спортчы икәнен университеттагы сабакташлары да белә. Ә менә әтисенең җырчы Салават Фәтхетдинов икәнен студент егет озак вакыт сиздермәгән. Төркемдәшләреннән дә бик уңган ул. «Барыбыз да –татарлар, барыбыз да беренче көннән үк якын дусларга әверелдек», – ди бит әнә.

– Җырлый белсәм, бәлки, мәдәният институтына кергән булыр идем. Әмма миңа җырлау өчен тавыш бирелмәгән. Өйдә кеше булмаганда һәм машинада гына җырлап йөрим. Ә болай әти – иң шәп җырчы, дип саныйм. Раяз Фасыйхов, Филүс Каһировлар җырлаганны яратам. Чит ил музыкасын да еш тыңлыйм.

«Ярышлар алдыннан беркем белән дә сөйләшмим»

Салават Фәтхетдинов үзенең инстаграм битендә чемпион улының уңышлары белән даими рәвештә уртаклашып бара. Биредә ата кешенең улы өчен сабыйларча куанганын, бәхетле мизгелләр кичерүен барыбыз да кызыксынып күзәтеп барабыз.

– Минем җиңүләремне, уңышымны күрү – әти өчен зур бәхет. Мин моны шулай тоям. Ярышлар алдыннан, гадәттә, беркем белән дә сөйләшмим. Тыныч кына, аулакта үз уйларыма бирелеп йөрим. Ярыш алдыннан машинага утыргач, әни өйрәткән догаларны укып алам.

Автоузышчының шлемына Кол Шәриф мәчете төшерелгән. Шулай ук «Бисмиллаһ» дип язып куелган. Хәерле гамәлләр башкарганда мөселман кешесе шулай Аллаһыдан фатиха ала, калебен изгелеккә юнәлтә.

Рөстәм Фәтхетдинов ярышларда еш катнаша. Ул һәрвакыт Татарстан әләме астында ярыша. Ә финанс мәсьәләләрендә AKHMAT Racing TeamА командасы булыша икән. «Алар мине үзләре командасына алды. Татарстанда да андый командалар бар. Әле андыйларга мине кабул итмәделәр», – ди узышчы.

Татар яшьләре арасында Рөстәм Фәтхетдинов, мөгаен, шундый уңышларга ирешкән яшь спортчылардан сирәкләрнең берседер. Салават Зәкиевич улы булу да җиңел эш түгел икәнен чамалыйбыз. Һәрвакыт, һәръяктан «уяу дуслар» күзәтеп кенә тора бит. Йөзгә кызыллык китерерлек булырга тиеш түгел. Ниндидер кыек юлга баса башласаң, шундук реакция китә...

– Безнең гаиләдә һәрвакыт тәртип беренче урында булды. Әтине карашыннан, ни әйтергә теләгәнен ымыннан ук аңлый идек. Ул яктан без бәхетле! – ди яшь чемпион үзе.

«Драйв миңа ярышларда да җитә...»

 

Чираттагы шатлыгын уртаклашырга дип редакциягә килгәндә, яңа BMW машинасыннан төште егет. Әтисе унсигез тулган көненә бүләк иткән икән. «И-и-и ярышларда тузан туздырып кына кош урына очкан чемпион шәһәр урамнарында теләсә ничек йөри торгандыр әле?..» – дибез. Юк икән шул, фаразыбыз акланмады: «Минем гадәти машинада йөри башлаганыма ике ел. Тәртипле генә, кагыйдәләрне төгәл үтәп кенә йөртәм. Драйв миңа ярышларда да җитә. Әгәр дә тәртипсез  йөрсәң, безне ярышларда катнаштырмаска мөмкиннәр бит!» – диде спортчыбыз гади генә.

Журналистларның әңгәмәдәшен шулай сынап сөйләшү гадәте дә бар: татарча сораулар яудырабыз, ничек җавап бирер? Ә Рөстәм саф татарча җавап кайтарды. Үзебезчә авыз тутырып: «Өйдә әти-әни белән татарча гына сөйләшәбез бит», – дип тә өстәде.

– Автоузышларда ярышучылар лаеклы ялга чыкмый. Минем яраткан чех спортчым бар. Аңа сиксән өч яшь. Күптән түгел генә Аурупа Чемпионатында өченче урын яулады. Шулай булгач, әле спортны тиз генә ташларга исәп юк», – дип елмая машина ярышлары белән мавыккан егет.

Яңа максат – Русия узышлары

 

Рөстәм хәзер инде Татарстанда гына түгел, Русиядә дә танылып килүче спортчы. Бозлы узыш буенча юниорлар арасында Русия чемпионы. Уңышларына килгәндә, 2011 елдан 2014 елга кадәр Татарстан чемпионы. 16 яшендә ул кече класслар ралли-кросс буенча Русия җиңүчесе булды. Ә 17 яшендә боҗралы ярышларында чыгыш ясый башлый. Өч ел рәттән Татарстан чемпионатында җиңү яулый.

– Ахыргы ярыш Петербургта узды. Өченче этап, тагын безнең дүрт этап калды. Ярышчы һәр этапта баллар җыя, шулар нәтиҗәсендә аңа бәя бирелә. Җиде этаптан очколар алалар да җиңүчене билгелиләр.

Быел һәлакәтләр булгалады. Класска кырык кеше йөри, шуларның биш-алтысы белән генә без дуслар. Көндәшләр күбрәк. Артистлар шикелле үк, бер-беребезне өнәп бетермәү, ниндидер этлек эшләү гадәте дә юк түгел. Әмма болар турында җентекләп сөйләү килешмәс.

Хәзер Рөстәм командасы белән S1600 классында Русия чемпионатында җиңәргә омтыла. Максатчан егеткә уңышлар телисе генә кала!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев