Шәриф Камал премиясе бәйгесенә эшләр кабул ителә!
Ике номинация һәм ике яшь категориясендә барысы дүрт премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.
Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең 2022 ел өчен лауреатларын барлыйлар. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Татар китабы йорты тарафыннан яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр арасында өченче тапкыр оештырыла.
Премиягә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Ике номинация (проза һәм тәрҗемә) һәм ике яшь категориясендә барысы дүрт премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.
Проза юнәлешендә күләме 20 000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40 000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә. Тәрҗемә юнәлешендә 2022 елда Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә. Гаризалар һәм эшләр агымдагы елның 25 декабренә кадәр кабул ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат: Татар китабы йорты
Әдәби премиянең беренче карлыгачлары турында Рәфидә Галимҗанова язмасы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев