Логотип Идель
Мәдәният

Ш.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯ: «ӘДӘБИЯТКА КИЛҮЕ ҖИҢЕЛ, КАЛУЫ АВЫР»

Кайсы язучы белән сөйләшмә, алар үзләренең иҗатында шактый зур роль уйнаган остазларының исемен телгә алалар. "Шагыйрьгә остаз кирәкме?" дигән язма "Идел" журналы битләрендә басылып чыккан иде. Ә язучыга? Әлбәттә, кирәк! Сүз бит кемдер артыннан иярү, аны кабатлап иҗат итү турында бармый, ә бигрәк тә әдәбиятта үсәргә этәргеч булырлык шәхесне табу, аның иҗаты аша тәҗрибә туплау турында барадыр.

Кайсы язучы белән сөйләшмә, алар үзләренең иҗатында шактый зур роль уйнаган остазларының исемен телгә алалар. "Шагыйрьгә остаз кирәкме?" дигән язма "Идел" журналы битләрендә басылып чыккан иде. Ә язучыга? Әлбәттә, кирәк! Сүз бит кемдер артыннан иярү, аны кабатлап иҗат итү турында бармый, ә бигрәк тә әдәбиятта үсәргә этәргеч булырлык шәхесне табу, аның иҗаты аша тәҗрибә туплау турында барадыр.

Яшь язучылар өчен Ш.Камал исемендәге әдәби премия булдырылгач, иҗат итүче яшьләр бик теләп катнашканнар, хәер, бу хакта премия лауреатлары матбугат конференциясендә үзләре шулай дип сөйләделәр.

Актаныш кызы Алинә Хәбибуллинаның иҗаты "Идел" укучыларына да таныш. Аның "Ак бәрән, кара бәрән" хикәясе сайтта да куелды. Бик тыйнак җиңүче әлеге бәйге турында декабрь аенда ишеткән һәм кичекмәстән хикәя язарга утырган. Каһвәханәдә иптәш кызы белән әңгәмә корып, хәзерге яшьләрнең еш кына каһвә эчүен күзәткән ул. Әсәре күбрәк әңгәмәдән тора икән, сюжеты да гади, ди Алинә:

- Мондый бәйгеләр ярдәмендә әдәбият өлкәсендә үсәргә, яшьтәшләрнең иҗаты белән танышырга мөмкин. Язучыларның бәясе - стимул булып тора. Мин конкурска җибәргән әсәрдә күбрәк психологизмга басым ясадым, ди җиңүче.

Ә тәрҗемә юнәлешендә җиңү яулаган Азат Якупов татар, рус, инглиз телендә иркен аралашса, хәзерге көндә француз, гарәп телләрен дә үзләштерә икән.

- Тәрҗемә  белән 9 сыйныфта мавыга башладым. Айдар Шәйхин командасына кушылып, "Гарри Поттер"ны тәрҗемә иттек. Шуннан башлап әлеге юнәлешнең кызыклы булуын һәм иҗат көче таләп итүен аңладым, - ди Азат

Җиңүче егет премия турында белгәч, беренче чиратта, үзе укыган университетның китапханәсенә барып, Ш.Камалның аңа кадәр булган тәрҗемәләре белән танышкан.  Ә аннары исә "Курай моңы" әсәрен чит телдә ничек җиткереп булуы турында уйланган. Нәтиҗәдә, үз максатыма ирештем кебек, ди егет.

Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар премияне булдырган вакытта берничә максатның күздә тотылганын әйтте. Алар - яшь авторларның әдәбиятка нинди яңалык алып килүләрен аңлау, авторларны ачу. Конкурста читтә яшәүчеләр дә теләк белдерделәр, ди Луиза Янсуар.

Безнең тагын бер максат - яшь иҗатчыларның портфолиосын булдыру, алга таба аларның иҗатын матбугат һәм нәшриятларга күрсәтү. Шулай ук әсәрләрне альманахларда бастыру мөмкинлеге карала.  Без әдәбияттагы яшьләрнең матур, үзенчәлкле булуларын күрергә тиешбез. Һәм инде аларны яхшы мәгънәдә йолдыз буларак кабул итәргә өйрәнергә кирәк, дип уйлый оештыручы.

Ш.Камалның “Курай моңы” әсәре төрек, инглиз, алман, француз, рус  телләренә тәрҗемә ителгән. Аларны экспертлар төркемнәргә бүленеп укып чыкканнар. Шул рәвешле балл биргәннәр. Тәрҗемәдә бигрәк тә тел, жанр үзенчәлекләре каралган.

 

 

ФИКЕР

Разил Вәлиев, язучы:

- Мондый бәйге әле генә каләм алып иҗат итүчеләр һәм әдәбият өчен бик мөһим. Без соңгы арада хәтерне саегайта башладык. Берничә әдипне алабыз да, шуның белән шул. Ә бит Ш.Камалга да игътибар җитмәде.

Хикәяләрне укып чыктым, иң сөендергәне – аларның татар телендә язылулары. Заманында без яшь вакытта  әдәби түгәрәкләр бар иде: без шунда аякка баса башладык. Районда әдәби берләшмә эшләп килде, хәзер алар да кимеде. Яшьләргә игътибар итү әдәбиятның киләчәгенә өмет уяту ул, диде Разил Вәлиев.

Данил Салихов, драматург:

- Заманында Шәриф Камал трибунада яшьләр алдында чыгыш ясаган. Хәзер безнең чор түгәрәкләнеп килә инде.  Яшьләр – тормышны мәңгелеккә калдыручылар. Дәүләтнең алтын фонды була, аны җыяр өчен биек тауларны аударалар, бик күп хезмәт куялар. Татар милләтенең әдәби фонды алтын бөртекләренә артып барсын иде.

Марат Кәбиров, язучы:

- Конкурсантларның әсәрләренә теләр-теләмәс кенә тотынган идем, чөнки бала-чагаларныкын укып вакыт үткәрәсем килми, дип уйладым (көлә). Ялгышкан булып чыктым. Әсәрләр бик әйбәт, өлгергән әсәрләр язган кешеләрнеке кебек. Күпләр үз-үзләрен камилләштерәләр. Җитешсезлекләр бар, ул булырга тиеш тә. Камил әсәрләр язарга тырышырга кирәкми. Шаблоннардан котылырга кирәк. Әдәбиятка килгәндә, барысы да күтәреп алалар, ә килгәч чыгарып атарга тырышалар (көлә). Әдәбиятка килүе җиңел, ә калуы авыр.

фотолар: Татар китабы йорты ВК төркеме

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев