Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә укучы татар егете “Татарча Alias” уенын уйлап тапкан

Ирәндек Дәүләтяров турында “Идел” журналы язып чыкккан иде инде.

Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында туган егетне ул вакытта фотограф буларак ачтык. Бүген Ирәндек Төркиядә белем ала. Күптән түгел ул Телеграмда “Alias” уенының татарчасын эшләтеп җибәргән.

-    Бер көн паркта йөргәндә яшьләрнең җиргә утырып кызык кына бер уен уйнаганнарын күрдем.  Якынрак баргач, ул “Alias” уены икәнен аңладым. Ә аның мантыйгы шунда: уйнаучылар арасында бер кешегә берничә сүз язылган карточка бирелә һәм ул калганнарга ул сүзне әйтмичә генә аңлатырга тиеш, башкаларнинди сүз икәнен аңларга тиеш. Кем иң күп сүз аңлата - шул җиңә. Парктагы яшьләр русча сөйләшеп уйный иде. Миңа шул мәлне "Бу уенның татарчасын берәрсе ясаса иде һәм ул Интернетта булсын иде" дигән идея килде, - дип сөйләде Ирәндек.

Башта татар телен, уен ясау үзенчәлекләрен белгән программист табу кирәк. Ә  уенны гамәлгә ашыру 1-2 айга сузылачак.  Шулай төрле якларын уйлый торгач, "Тотыйм да үзем ясыйм әле" дип уйлаган ул. 

-    Интернетта эзләнә башладым: программистлыкка бер проект өчен генә укыйсы килмәде. Башка ысуллар эзли башладым. Һәм таптым! Иң гади ысул -  телеграмда бот ясау. Аның  өчен дә әллә ни акыл кирәкми.  Бот конструкторы табып, анда бу уенны ясарга тотындым. Башта “бэта” версиясе чыкты, ягъни бер тапкыр гына 4 кеше уйный ала, аннары кызыгы калмый, - дип уртаклашты егет.

Аннары бу уенны Измирда яшәүче татарлар белән уйнап караган, бик ошатканнар! Уйнап караганнан соң, уенның төрле минусларын язып алып, яңа версиясе ясалган.

Яңа версиядә 6 категория сүзләр өстәлгән, вакытка һәм ирекле уен режимы ясалган, тәрҗемәсен белмәгәннәргә "перевод" төймәсе өстәлгән. 

Бу уенны Tataralias2Bot дип телеграмда таба аласыз. Әле тагын үзгәртәсе әйберләр күп. Мәсәлән, тагында күбрәк сүзләр өстисе бар. Бу версия бик уңышлы булса, уенны программистлар белән берлектә Play market һәм appstore да йөкләп булырлык итеп ясарга ниятли Ирәндек. 

Бу уенның файдалы яклары:

Беренчедән, татар телен җиңел итеп өйрәнер өчен бик кызыклы уен, яңа гына өйрәнә башлаганнарга бигрәк тә, уен барышында бик күп эмоцияләр булачак, димәк, алар белән яңа сүзләрне дә яхшырак истә калачак. 

Икенчедән, уен татар телендә фикер йөртүне ныгыта, тизрәк аңлатыр өчен башыгыз тизрәк эшләргә тиеш, рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә вакыт юк, туп-туры татарча уйларга туры килә. 

Өченчедән, уенның төп шарты сүзләрне татар телендә генә аңлату, башка телне катыштырып сөйләү ярамый, димәк, татарча сөйләмегез чистарачак, башка телне катыштырмыйча гына чип-чиста татар телендә сөйләшүдә остарачаксыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев