Логотип Идель
Заман

Фотограф, джинсы кебек, гел модада

Уфада яшәүче Ирәндек Дәүләтяров та фотограф һөнәрен үзләштергән. Фотолары әллә каян күзгә ташлана, башкаларныкыннан аерылып тора. Социаль челтәрләрдә дә күпләп карала һәм лайклар җыя.

Хәзерге яшьләр берничә шөгыльне берьюлы үзләштерә. «Укыйсы бар» дип тормый, үз көннәрен үзләре күрә, өстәмә акча эшләү ягын карый. Уфада яшәүче Ирәндек Дәүләтяров та фотограф һөнәрен үзләштергән. Фотолары әллә каян күзгә ташлана, башкаларныкыннан аерылып тора. Социаль челтәрләрдә дә күпләп карала һәм лайклар җыя.

– Ирәндек, үзең белән якыннанрак таныштыр әле? 
– Мин Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында тудым. Хәзер Уфаның сәнгать училищесында укыйм, баянчы белгечлеген үзләштерәм. Балачактан музыка мәктәбенә йөрдем. Сәхнәне яратам, җырлыйм, баянда уйныйм, фотога төшерергә яратам. Миңа калса, һәнәрләр аз булмый. Ошый икән, үзеңне сынап карарга кирәк. 

– Баянга карата мәхәббәт кайчан уянды? 
– Музыка мәктәбендә дүрт ел вокал классында укыдым. 14 яшемдә тавыш мутациясе башлангач, җырларга ярамый, диделәр. Уку йортын тәмамларга бер ел калган иде – баян классына күчерделәр. Уен коралы үземә дә ошап китте, килеп чыга башлады. Хәзер инде училищены тәмамлыйм. 

– Фотога төшерү белән кайчан кызыксына башладың? 
– Элек абыем туйлар, мәҗлесләр төшереп йөри иде. Ике-өч ел шуның белән мавыкты да, аннан ташлап, икенче шөгыль тапты. Ә фотоаппаратын миңа бүләк итте. Бүген фотографияләр минем өчен шөгыль генә булса, алга таба һөнәрем итәргә дә мөмкинмен. Чөнки күңелемә ятты. 

– Беренче фотосессияңне хәтерлисеңме? 
– Әйе, бик кызык килеп чыкты ул. Социаль челтәремдә челлендж үткәрергә булдым. Иртән: «Миңа язган беренче җиде кешегә бушлай фотосессия ясыйм», – дип сториз куйдым. Шул ук көнне җиде матур кыз язылып куйды. Шулай үзлегемнән үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллана башладым. 

– Фотоаппаратың кайчан керем китерә башлады? 
– Бер дустымның абыйсы фотоларым күрде дә фотосессия сорады. Ризалаштым. Фотосессиядән соң ул миңа акча түләде, мин аптырап киттем, чөнки без акча мәсьәләсен сөйләшмәгән идек. Фотога төшергәнгә акча түләр дип башыма да китермәдем, ул вакытта үзем өчен генә төшерә идем. Шул мизгелдә аңладым: әгәр кеше эшеңнән канәгать һәм акча түләргә әзер икән, димәк син акчалы фотосессияләргә хәтле үсеп җиттең. Шул вакыттан әлеге шөгылемне өстәмә керем буларак кулланам. 

– Күбрәк нинди жанрда эшләргә яратасың? 
– Миңа портрет жанры ошый. Арнольд Ньюманның «Портрет в интерьере» стилен яратып кулланам. Кешеләр белән эшләү, аларның хис-кичерешләрен күрү һәм фотода чагылдыру – үзе бер рәхәтлек. 

– Кайсы фотографлар иҗатын күзәтәсең? Кайдан илһам аласың?

– Никита Линейцев, Максим Добрый, Софья Чёрных, Рико Рейнхольд, Фәнис Низамов һ.б. Русия фотографларының курсларын сатып алам. Килешеп бетмәгән якларны төзәтергә менә дигән мөмкинлек. Дөнья шундый тиз үзгәрә, бүген бер мода, иртәгә – икенче төрле. Шуңа күрә гел өйрәнеп, белеп торырга кирәк. Хәзер уңай шартлар җитәрлек. Төрле курслар, мастер-класслар күп. 

– Фотография белән профессиональ шөгыльләнү теләге бармы? 
– Әйе. Фотосессия ул бик кызыклы процесс: музыка язган кебек, ләкин күпкә тизрәк әзер була. 

– Хәзер фотограф чакырып фотосессия ясау модадамы? 
– Миңа калса, фотограф чакыртып фотосессия ясау, джинсы кебек, бер кайчан да модадан чыкмаячак. 

– Гади камерага төшерелгән һәм профессиональ фотоаппаратка төшергән фотоларны аеру читен. Бу турыда ни уйлыйсың? 
– Әйе, килешәм, бүгенге көндә һәр теләгән кешенең фотограф профессиясен үзләштерү мөмкинлеге бар. Хәзер кемдер – цифрлы фотоаппарат, кемнәрдер смартфон, айфон, айпад кебек замана техникалары белән фотога төшерә. Ләкин барыбер дә алар фотоаппараттагы кебек тиешле күләмне һәм төсләр диапазонын булдыра алмаячак. Ул аерыла, шунда ук күзгә ташлана. Игътибар итеп карагыз әле. 

– Айфонга төшерелгән фотоларга карашың ничек? 
– Дөресен генә әйткәндә, миңа айфонга төшерелгән фотолар ошый. Аларны аерым бер жанрга кертер идем. Хәзер айфон белән аерым фотосессияләр дә ясыйлар, тик әлегә бу сәер күренә, ләкин берничә елдан соң бу модага кереп китәчәк. Аларның камералары чыннан да бик яхшы.

– Нинди үзенчәлекле фотосессия турында хыялланасың?
– Зур хыялым – җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановага бик кызыклы һәм зенчәлекле итеп фотосессия ясау. Уникаль идея белән, аның натурасын күрсәтә торган атмосферада. 

– Фотоаппарат яки баян? 
– Фотоаппарат. Чөнки мин фотоаппарат аша уйларны җиңелрәк һәм тулырак аңлата аңлатам, ә баянда эмоцияләр диапазоны бик кыска: минор яки мажор, эпик яки лирик. Лирик музыканы да төрлечә аңлап була, әллә бу җавапсыз мәхәббәт, әллә сагыш һ.б. Ә фотографиядә ап ачык күренеп тора – нинди сюжет һәм нинди кәеф, хәтта төс белән генә дә әйтергә теләгәнеңне җиткерергә мөмкин.

– Яңа гына төшерә башлаганнарга нинди киңәш бирер идең? 
– Фотографларда еш кулланыла торган әйтем бар: «Рәссам кебек урла». Бу сүзләр миңа үз вакытында бик ярдәм итте. Үзем башлаган чакта бүтәннәрнең идеяләрен кабатларга бик курка идем. Ләкин куркырга кирәкми, тегеләй дә, болай да төшереп карагыз, үз стилегезне эзләгез. Башыгызга берәр идея килсә, шунда ук чынга ашырыгыз. Һәм иң мөһиме: фотографиянең дүрт китын үзләштерегез, шунсыз сезнең сурәтләр беркемгә дә кызыклы булмаячак. Яраткан фотографларыгызның курслары бар икән, акча жәлләмәгез, алыгыз. Интернет мәгълүмат белән ташып тора, иренмәгез, үзләштерегез. Түләүле фотосессияләр эшләргә ашыкмагыз, бик тиз бизәчәксез. Мин әле дә үземнең кайбер фотосессияләрне TFP форматында төшерәм. (Модель вакыты, осталыгы белән түли, фотограф фотографияләре белән. – Авт.) 
 

– Синең фотографияләрең башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерылып тора? 
– Фотосессиягә язылучылар: «Синең фотолар үзенчәлекле композициясе һәм кадрның төзелеше белән аерылып тора», – ди. Үзем дә башкаларныкына охшатмаска тырышам. Аннан кызыгы бетә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев