Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа елдан яңа вазифага: Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте

Яшьләр эшләре министры вазифасына Тимур Сөләйманов 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде.

Тимур Сөләйманов ТР яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Экс-министр хәзер - Татарстан Президенты ярдәмчесе, һәм ул Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләячәк.

Яшьләр эшләре министры вазифасына Тимур Сөләйманов 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде. Ул бу вазифада Дамир Фәттаховны алмаштырды, 2018 елда Яшьләр эшләре министрлыгы барлыкка килгәч, министрның беренче урынбасары булып эшләде. Моңа кадәр Тимур Сөләйманов төрле яшьләр хәрәкәтләрен җитәкләде: «Татарстан Студентлар лигасы» президенты һәм «Сәләт» директоры булды.

Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр министры итеп билгеләнгәч, күпләр җылы фикерләрен белдерде. Үзебезнең күз алдында үскән егет, өстәвенә белемле, акыллы, мөләем һәм тәҗрибәле! Татарстан яшьләр лидеры белән замана яшьләре, Татарстанда яшьләр сәясәтенең кайсы тарафка юнәлгәне турында сөйләштек.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев