Логотип Идель
Яңалыклар

Язгы концертта - классика сулышы

9 март көнне халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямованың классик әсәрләрдән торган бәйрәм концерты узачак.

9 март көнне халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямованың классик әсәрләрдән торган бәйрәм концерты узачак. 

Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган концертта итальян, француз, рус һәм татарның классик әсәрләре башкарылачак: опералардан арияләр, романслар. Концертта җырчы-педагогның шәкертләре дә чыгыш ясарга җыена. Кытайдан килгән булачак җырчылар остазлары белән төрле дуэтлар тәкъдим итәчәк.

Шулай ук сәхнәдән танылган композитор Эльмир Низамовның "Божественное дыхание воспоминаний" дигән вокал циклын ишетергә дә мөмкин булачак.

Сәхнәдән яңгыраячак әсәрләр яз һәм мәхәббәт темасына тыгыз бәйләнгән. Бәйрәм концерты Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында 17:00 сәгатьтә башлана. Программаны артист, журналист Идел Кыямов алып бара.

Казан консерваториясен тәмамлаган җырчылар сирәк очрый торган җәүһәрләр кебек әллә нигә бер ялтырап алалар. Сөмбел Кыямова да шулай: сирәк күренә, әмма һәр чыгышы, һәр әсәре күңелдә кала торган. Күптән түгел ул күңелләрне тетрәндерерлек «Мөһаҗирләр» җырын тәкъдим итте. Аның белән зәвыклы җырлар, затлы тамашачылар кытлыгы, әлеге кытлык сәбәпләре турында сөйләштек.

Белешмә:
Сөмбел Кыямова Татарстан Республикасының Тукай районы Сәмәкәй авылында туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен З.В.Шәрәфетдинова классында академик вокал белгечлеге (2013 ел), «Вокаль сәнгать» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (профессор З.Д. Сөнгатуллина классында ) тәмамлаган.
2020 елда Сөмбел ассистентураны тәмамлый – Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә профессор Зилә Сөнгатуллинада «Вокаль сәнгать» белгечлеге буенча  стажировка үтә. 
Хәзерге вакытта ул Н. Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең  вокал сәнгате кафедрасында педагог, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Опера студиясе солисты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев