Җырчы МакSим авариягә эләккән (фото)
Җырчы МакSим аэропорттан кайтканда юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп зыян күргән. Бу хакта аның хезмәттәше Маргарита Соколова хәбәр итә.
Җырчы МакSим аэропорттан кайтканда юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп зыян күргән. Бу хакта аның хезмәттәше Маргарита Соколова хәбәр итә. Барлык концертлар күчерелә, әмма, тулаем алганда бар ла контрольдә , ди ул үз инстаграмында. «Хәзер безнең өчен иң куркынычы инде артта калды. Марина белән иң яхшы табиблар шөгыльләнә - аларга зур рәхмәт!" - ди Маргарита. Реабилитация 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Җырчы шәхсән үзе бернинди комментарий дә бирми.
Матбугат.ру сайтында җырчының авариядән соң төшергән фотолар бар.
Җырчыга тизрәк савыгуын телибез!
«Идел» журналы 16+
Теги: шоу-биз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев