Логотип Идель
Яңалыклар

Зәринә Хәсәншина тәүге концертын куя

Үзенә хас моң, зәвык һәм матурлыгы белән җәлеп итүче яшь җырчы Зәринә Хәсәншинаның концерты була.

Барлык серләрне чишеп бетермәсәләр дә, концертта көтеләчәк яңалык һәм үзенчәлекләр турында Зәринә Хәсәншина бүген матбугат конференциясендә сөйләде. Концерт 8 апрельдә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.

- Бу минем күптәнге хыялым һәм максатым иде. Иҗатыма 10 ел булса да, матди сәбәпләр аркасында, тәүге концертымны менә быел оештырам. Концерт, Рамазан ае, уразада булган тамашачыларга хөрмәт йөзеннән, 19.00 башланачак, диде җырчы.

Концертның режиссеры һәм сценарий авторы - "ТАНТАНА"театраль премиясе лауреаты Рафил Галимуллин. Аның әйтүенчә, концертта сюрпризлар да булачак.

- Мәсәлән, "Ак чәчәкләр" җырын Зәринә бәлки чуваш телендә башкарыр, дип елмаеп куйды һәм концертта җырчының моңа кадәр билгеле булмаган сәләтләре ачылачагын әйтте.

Хәзерге вакытта бу җырны "Казан егетләре" төркеме дә, авторы - Вил Усманов та, Зәринә Хәсәншина да аерым башкара. Концертта Зәринәнең иҗатташ дусты Илназар да катнашачак. Аларның 2 дуэты яңгыраячак. 

"Идел"дә басылган Зәринә Хәсәншина белән әңгәмәне сылтама аша кереп укый аласыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев