Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 января 2020 - 14:01
Шигырь яза торган кешеләр
Бүген шагыйрь чорга яраклаша да, чорны үзенә яраклаштыра да белә. Кисенми, тәкәбберләнми, үз иҗатының илаһи дәва икәнлеген дә төшенә, шул ук иҗатны продукт итеп күрүдән дә тартынмый. Урамдагы башка кешеләр арасында югалыр өчен уңышлы гына итеп «төсен үзгәртә»... Ләкин якыннан аралашканда, аның барыбер дә «чын йөзе» нәкъ Гаташ язганча ачыла: «– Шагыйрь бит ул... – Ала-ай... Диванамени?» Без дә бер-беребезнең «диваналары» белән әңгәмә кордык. Без ул – ике яшь кыз, үзебезне кемдер «яшь шагыйрь» дип атаган чакта, эчтән генә: «Шигырь язучы», – дип төзәтеп куючылар... -
20 января 2020 - 10:10
Америкада үткән дүрт ай
КФУ студенты, шагыйрә Алсу Сәлахованың май аенда Америкага баруын ишеткәч, дуслары гына түгел, таныш-белешләре дә сорау арты сораулар яудырырга керешә. Ничек бардың? Кайда тордың? Ни ашадың?.. Барысына да бәйнә-бәйнә сөйли-аңлата торгач, «Идел» журналы аша күбрәк аудиториягә кайбер серләре белән бүлешергә булды ул. Шулай итеп, биштәрләрне көйлибез һәм Америкага барып кайту нечкәлекләрен белешәбез. -
6 января 2020 - 12:56
Бер һәлакәт - мең бәла
Бүген «Син биш миллион оттың!» - дисәләр, кеше нишләр иде икән? Билгеле ки, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, күңелендә йөрткән хыялларын чынга ашырыр иде. Әгәр ул акчалар урланган булса? Нәкъ менә шул сорауга җавапны тамашачы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган спектакльдә тапты. -
23 декабря 2019 - 16:41
Рәдиф Гаташ: «Мин үземне оптимист дип атау яклы...»
Без аның белән төгәл егерме ел таныш. Шушы егерме ел эчендә шәкерт-остаз буларак башланган аралашу рухи-иҗади дуслыкка әверелде, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм, дип уйлыйм. Кадерле һәм сыналган дуслыкка. -
15 декабря 2019 - 10:48
“Агачтан пар кошлар уеп ясадым да, никахка хатынга бүләк иттем”
Республикада танылган реставратор Әхтәм Әхмәтов Хәсәншәех авылында яшәп ята. -
11 декабря 2019 - 15:27
Сәрдәбаш авылында хәзергәчә гөсләдә уйныйлар
Арча районы Сәрдәбаш авылына кайтуыбызның сәбәбе бар. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина кызыктырды! Чөнки гимназиянең Ш. Мәрҗани музеенда борынгы гөслә саклана! -
5 декабря 2019 - 11:32
Менәсе иде Кавказ тауларына
Дагыстан – күпмилләтле республика. Биредә авар, даргин, кумык, лезгин, лакц, рус, табасаран, рутул, агул, азәрбайҗан, цахур, әрмән, ногай, чечен һәм безнең татар милләтеннән булган халыклар. -
20 ноября 2019 - 17:33
Туннуг экспедициясе
Тува – гүзәл кыргый табигате, кырыс халкы, Саян таулары, борынгы тарихы һәм сере ачылмаган курганнары белән мәшһүр. Бу якларга сәяхәт дигәндә дә сулыш ешая, тәннәр чемерди башлый. -
18 ноября 2019 - 09:11
Фәрит Гобәев: «Фотоларым цифрлаштырырга өлгерәсе иде»
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, татар фотографы Фәрит Гобәевнең альбомнары күп булуына гына да түгел, ә яңа фотокүргәзмәләрен дә тиз арада өлгертүенә сокланырлык. -
15 ноября 2019 - 09:50
Илһамда – ил гаме
Минем дөньям, тормыш рәвешем, моңарчы яшәгән гомерем күпмедер дәрәҗәдә үкенечләрдән дә тора кебек. Бихисап шәхесләребез шикелле миңа да әтисез үсәргә туры килде. -
2 ноября 2019 - 16:01
Әлмәт театры - шәһәрнең йөрәге
“Татар халкы өчен татар театры нәрсәгә кирәк соң ул? Җәмәгать, безнең халкыбыз Рәсәй буенча бөтен дөньга сибелгән. Шушы халыкны берләштерү, күңелендә татар әдәбияты сәнгатенә музыкасына татар теленә хөрмәт уята торган бер урын бар. Ул - татар театры...” -
1 ноября 2019 - 15:58
Аурупа: үрнәк алыргамы, гыйбрәтме?
Моңа кадәр Аурупада булган бар иде анысы. Кайчандыр Испания үзенең позитив кешеләре, Франция үзенең борынгы, тарихи Каркассон шәһәре белән таң калдырган иде. Шуңа да быел безне янә Аурупага тартты, күрәмсең. -
29 октября 2019 - 15:27
Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алтынчы чакырылыш депутатлары өчен төп сорау булып тел мәсьәләсе калачак, дип белдерде. «Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде. -
29 октября 2019 - 13:28
Калатаулы Гөлүсә
Туган төбәге – Әтнәне аның кебек яраткан кешене мин белмим. Яратуын ул әйтеп кенә калмый, гамәлләре белән дә раслап күрсәтә. -
24 октября 2019 - 15:08
Римзил Вәлинең күчмә бакчасы (ФОТО)
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, «Идел» журналының беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиевнең Казандагы данлыклы бакчасы турында ишетеп белә идек инде.