Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 марта 2020 - 14:42
Шекспирны уйнау - уен эш түгел
Хәтерләсәгез, Казан театр училищесы студентлары Шекспирның «Цимбелин» пьесасы буенча куелган спектакльне тамашачыга тәкъдим иткән иде. Әлеге пьесаның татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куелуы. Шушы вакыйганы сәбәп күреп, училище студентлары, режиссер һәм татарча текст авторы белән сәхнәдә шигъри тәрҗемә текстына бәйле кыенлыклар турында сөйләштек. -
12 марта 2020 - 11:36
Альбина Шаһиморатова: «Сәхнәдә кыюлык кирәк, әмма әрсез булырга ярамый!»
Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Аның үзенчәлекле сопранасы бүген дөньяның төрле мәртәбәле залларында яңгырый. Иҗади гастроль тормышы да гаять бай һәм тыгыз, өч-дүрт елга алдан төзелгән. Аның репертарында дөнья классикларының егермедән артык опера әсәре урын ала. -
10 марта 2020 - 15:07
Илдар Ягъфәров: «Үзешчәнлек белән көрәшергә кирәк»
Режиссер, татарстанлыларга «Күктау» һәм «Югалту» фильмнары авторы буларак яхшы таныш Илдар Ягъфәров С.А. Герасимов исемендәге Бөтенсоюз дәүләт кино институтын (ВГИК) тәмамлый. Татарстан республикасы һәм Русия территориясендә фильмнар төшерә торган «Tatfilm» киностудиясенең оештыручысы һәм җитәкчесе. -
6 марта 2020 - 13:29
Таш карурман арасындагы миллилек
Казанның Яңа Татар бистәсенә быел 270 «яшь» тулды. Быел бишенче мәртәбә уздырылган ҖәдидФест фестивале шул бистә тарихына багышланган иде. Шәһәрнең соры төтенле завод торбалары, склад һәм төрмә булган промзонасында халкыбыз тарихының шактый өлеше ярылып ятканны белмәүчеләр шактый. Гомумән, яшьләрнең күбесе «Яңа Татар бистәсе» төшенчәсеннән дә бихәбәр. -
5 марта 2020 - 12:00
Яшәү рәхәт. Ләкин авыр. Тик кирәк («Микулай» спектакленнән соң уйланулар)
Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында куелган “Микулай” спектакле турында язарга берничә тапкыр утырып карадым. “Бәлки мин дөрес аңламаганмандыр? Ә бәлки мин бик зур хата ясармын?” – дигән сораулар ирек бирмәде. Шул ул вакытта Тукайның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” сүзен дә кулланасы килмәде, чөнки спектакльне тәнкыйтьләп түгел, киресенчә, мактап язасым килде. -
3 марта 2020 - 11:19
Шагыйрьгә остаз кирәкме?
Кем соң ул остаз, гомумән? Үзендәге белемне һәм тәҗрибәне башка кешегә тапшыручы. Димәк, билгеле бер өлкәдә зур уңышка ирешкән, осталыкка һәм тәҗрибәгә ия булган кеше. Шуңа өстәп, бар җаваплылыкны тоеп дәвамчы эзләү эшенә керешкән, тәрбияләргә зур һәм сүрелмәс теләге булган, ихтыяр көче нык булган кеше дә. -
1 марта 2020 - 17:02
«Беркайчан да «Юк!» – дип әйтә алмыйм»
Гадәттә, сәнгать кешеләре сабый чактан хыялый, иҗатка тартым була. Ә менә ул артист булырга бер дә хыялланмаган. Сүзебез – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фәтхрахманов турында. -
26 февраля 2020 - 16:08
Музыка белән генә яшим
Татарстанның һәм Русиянең Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов, яшь булуына да карамастан, татар классик музыкасына яңа сулыш өрде, аны җанландырып җибәрде. Ул иҗат иткән «Кара Пулат» операсы, «Алтын Казан» мюзиклын күпләр яратып өлгерде, тамашачы соравы буенча кат-кат күрсәтелде. Композитор, «Алтын Казан» мюзиклын иҗат итеп, республика сәнгатен үстерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде. -
19 февраля 2020 - 14:29
Рамил Закиров: “Үземне белгәннән бирле җырлыйм”
Рамил Закиров 1989 елның 30 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган. Ул – гаиләдә икенче бала, бертуган апасы Айгөл Казанның бер сәүдә үзәгендә менеджер булып эшли. Рамил татар эстрадасына «Тик син генәサ җыры (Айнур Шәрәпов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) белән килеп керде һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген яулап алды. Башта Рамил популяр җырчы Иркә белән гастрольләрдә йөрсә, хәзер инде шәхси концертларын тәкъдим итә. Аның белән аралашкач, тагын шунысы ачыкланды: Рамил – заманча карашлы, төпле фикерле, тыйнак, тәртипле татар егете. -
14 февраля 2020 - 11:25
Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара»
Гаилә – ул ир белән хатын төзегән дәүләт. Аны саклап калуда икесенең дә, көч куеп, җаваплылык тоеп яшәве шарт. Өйне карамый торсаң, нигезе чери, түбәсе тишелә... Гаиләдә дә нәкъ шулай. Ир-егетләр шуны белсен: өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара, башкалар тарафыннан хөрмәт тә арта. -
14 февраля 2020 - 11:22
«Мин сәхнә өчен яратылмаган»
Сәхнә – минем өчен, мин сәхнә өчен яратылмаганбыз. Уфа, Казан, Чаллы, Салават кебек кечкенә яки зур шәһәрләргә, Чиләбе өлкәсендәге авылларга гастроль белән чыккач, кая гына барсам да, өемне өзелеп сагынам, тизрәк кайту турында уйлыйм. Читтә йөргәндә үземә урын таба алмыйм. -
8 февраля 2020 - 18:05
Алты көн ярату
«Музыка төрле булырга тиеш! Югыйсә, телевидениедән бер үк әйбер әйләндерәләр. Тамашачы да шуңа күнегә, аннан яңа әйберне кабул итү кыен була». Бәлеш пешергәндә дә җырлыйлар -
4 февраля 2020 - 14:57
Азат Ахунов: «Идел»дә Зәйдулла имтихан алды...»
Татарча да яза алыр идем. Ләкин русча тизрәк языла. Татарча язганда бераз сүзләрне сайлап утырырга туры килә. Аннары, татарча белмәгән татарларның аудиториясе дә күпсанлы бит. Аларга да миллият һәм милләт хакында мәгълүмат бирәсе килә. -
24 января 2020 - 14:33
Шигырь яза торган кешеләр (дәвамы)
"Язганда бик озак язам. Вакытны тикшергән юк, якынча, ике сәгатьтер, бәлки аннан да күбрәктер, чөнки мин язганда ук сүзләрне туры китерергә тырышам". -
20 января 2020 - 14:01
Шигырь яза торган кешеләр
Бүген шагыйрь чорга яраклаша да, чорны үзенә яраклаштыра да белә. Кисенми, тәкәбберләнми, үз иҗатының илаһи дәва икәнлеген дә төшенә, шул ук иҗатны продукт итеп күрүдән дә тартынмый. Урамдагы башка кешеләр арасында югалыр өчен уңышлы гына итеп «төсен үзгәртә»... Ләкин якыннан аралашканда, аның барыбер дә «чын йөзе» нәкъ Гаташ язганча ачыла: «– Шагыйрь бит ул... – Ала-ай... Диванамени?» Без дә бер-беребезнең «диваналары» белән әңгәмә кордык. Без ул – ике яшь кыз, үзебезне кемдер «яшь шагыйрь» дип атаган чакта, эчтән генә: «Шигырь язучы», – дип төзәтеп куючылар...