Логотип Идель
Шәхесләр

Гәрәй Рәхим булмаса, гимнсыз калыр идек! - кызыклы фактлар

Бер карасаң, язучыларыбызны укып торабыз, иҗатлары белән кызыксынабыз. Ә кайвакыт шундый кызыклы мәгълүматларга тап булабыз ки! Шаккаттыргыч!

Бүген күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең туган көне! Аның турында "Идел" журналы архивында кызыклы фактлар саклана.

Гәрәй башта Григорий булган!

Рәсми кәгазьләрдә гомере буе Григорий Родионов булып каласы егет, олуг шагыйребез Хәсән Туфан кинәше белән, иҗатта төрки-мөселманча — Гәрәй Рәхим дигән исемгә әверелеп китә. Күп еллардан соң, шаян холыклы Шагыйрь, үзеннән көлеп, болай дип язар:

Родионов чакларда

Сикереп мендем атларга.

Сикереп мендем, егылып төштем

Гәрәй Рәхим чакларда.

Гәрәй Рәхим беренче китабы турында да кызыклы хәлләр сакланган

— Бу минем беренче китабым — «Чәчәк сатучы малай» дип атала. Бәясе өч тиен, — ди.                                                  

«Өч тиен» дигән сүздән Шагыйрьгә хөрмәт йөзеннәнме, халык аптырабрак кала, тыенкы гына елмаючылар да берән-сәрән генә күренә.

— Шушы китабым чыккач, — дип дәвам итә Гәрәй, — бик тә әче телле Мөдәррис Әгъләмов мондый эпиграмма язган:

Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу,

Чын исеме Гөргери.

Өч тиенлек китабы бар,

И пычагым кергери.

Шагыйрьнең хыялы

Гәрәй Рәхимнең һәрчак үзен чарлап торган хыялы — көндәлек «богаулардан» котылып, ирекле иҗат галәменә чуму — аргы яры күренгәнче, дулкыннарны ярып, кинәнеп бер йөзү…

Кол Гали һәм Габдулла Тукай юбилейларын ЮНЕСКО дәрәҗәсендә, дөньякүләм билгеләп үтүне гамәлгә ашыруны Гәрәй Рәхим башлап кузгата.

Татар поэзиясенең антологиясен дә Гәрәй Рәхим төзегән.

Гәрәй Рәхим булмаса, гимнсыз калыр идек!

Ул республикабызның гимны өстендә эшли. Гимн сүзләре күпләгән язучылар тарафыннан тәкъдим ителә, тик нәкъ Гәрәй Рәхимгә аларны эшкәртү эше тапшырыла. Ул — гимнның һәр дүрт юлына дистәләгән вариантны тәкъдим иткән кеше.

Архивтан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев