Ринат Сәфәров остаханәсе. (Уникенче дәрес)
Хәрәмнең – хәләл, хәрәмләшүнең харам булганына шундук төшенү бәлки җиңел дә түгелдер. Ярар, хуш, моны мин бәйнә-бәйнә аңлатырмын. Ни өчен «төзиячәк» ялгыш, «төзеячәк» дөрес булганын да ачыклап бирергә тырышырмын. Ләкин сезгә дә сорауларым бар. «Ялдыз»ның ни икәнен, «Алланың кашка тәкәсе» нинди булганын беләсезме? Бүген кыскача гына шулар турында сүз булыр. Хәерле сәгатьтә!
ХАРАМ – ХӘРӘМ
Дини лексикабыз бай һәм шактый катлаулы. Бәлки, шуңа күрәдер, бәлки, озак еллар дәвамында яшәешнең шул ягына караган сүзләрне тәртипкә салып бармагангадыр, дингә кагылышлы күп кенә сүзләрнең язылышында, әйтелешендә төрлелек бар.
Мәкалә башына чыгарылган сүзне, мәсәлән, харам, хәрәм, хәрам дип төрлечә язалар. Төрлечә язуны төрлечә аңлатырга тырышучылар да бардыр. Мин үзем аңлаганны сезгә тәкъдим итәм.
Ислам динендә катгый тыелган гамәл харам дип атала, аның киресе – хәләл. Әгәр дә бу сүзләрне график принципка нигезләп язсак, алар хәрам һәм хәлал яки хәлаль формасында булыр иде. Ләкин бу ике сүз дә телдә шактый үзләшкән, шуңа күрә аларның халыклашкан вариантларын куллану акылга ятышлырак кебек. Хәләл булгач, ни өчен хәрәм түгел алайса, диярсез. Аны да аңлатып карыйм.
Дини термин булудан тыш, харам сүзенең татар телендә яңа мәгънәләре дә үсеп чыккан. Шуларның берсе – хәрәм «хәйлә, мәкер». Дөрес, ул нәкъ шул рәвештә кулланылмый диярлек, ешрак без аны төрле уеннарның кагыйдәләрен хәйләләп бозу күренешен белдерү өчен кулланабыз: хәрәмләү, хәрәмләшү.
Бу хәрәмнән башка тагын бер хәрәм бар. Ул «өйнең хатыннар ягы, хатыннар бүлмәсе, бинасы; гомумән шундагы хатын-кыз» дигәнне аңлата. Моны русчалатып гарем дип атау һичшиксез совет чорында әйләнешкә кергән.
Менә бу ике хәрәмне исәпкә алганда, дин тыйган гамәлне харам дию дөресрәк юл буладыр, шәт.
Әлеге харам//хәрәмнән татар телендә тагын кызык кына бер сүз барлыкка килгән – әрәм. Бүген ул «юкка тотылган, файдасызга киткән, кирәкмәгәнгә сарыф ителгән» мәгънәсендә йөрсә, элегрәк, күрәсең, дини контексттарак, тыелган юл белән табылган акча, малга карата кулланылган булса кирәк.
Инде хәрам формасына килсәк, аны да чыгарып ташларга ярамый. Мәккәдәге кыйблабыз булган Кәгъбәтулла урнашкан мәчетне мин Мәсҗид әл-Хәрам яки Хәрам мәчете дип язар идем. Беренчедән, ул ялгызлык исеме, икенчедән, ул телебездә үзләшеп беткән сүз дип әйтеп булмый. Шуңа бу очракта график принципка таяну дөресрәк булып тоела.
Инде менә шулай төрен төргә бүлгәләп карасаң, һәрбер язылышны аңлатырга мөмкин. Кайсын кайчан куллану кирәклеген истә калдырырга гына кала.
ЯЛДЫЗ
Татар халкның шаян җырларыннан «Җизнәкәй» дигәнен ишетмәгән кеше юктыр ул. Җырда ике образ, берсе җизнә, икенчесе аның балдызы. Балдыз җизнәсенә сорау бирә, җизнәсе шуңа җавап кайтарып тора. Аның һәр җавабы «балдызым-ялгызым» дип тәмамлана. Исегезгә төштеме? «Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй? Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым-ялгызым».
Беркөнне татарда ювелирлык эше турында китап укып утырганда кызык кына юлларга юлыктым. «Алтын суы (позолото) сүзе урынына элек ялдыз сүзе кулланылган. Бу сүз борынгы «балдызым, ялдызым» татар халык җырында сакланып калган. Кайвакытта инде онытылган бу сүзне ялгызым сүзе белән алмаштыралар» дигәннәр. Менә сиңа мә! «Кайвакытта» диюләре чынбарлыкка бик үк туры килми инде, чөнки аны һәрвакыт ялгызым дип җырлыйлар лабаса.
Ә бит төптән уйлап карасаң, балдызны ялгыз дигәнче ялдыз белән чагыштыру күпкә акылга ятышлырак булып чыга, чөнки ялдыз – нәрсәнеңдер өстен каплый торган алтын, ягъни алтын булмаган нәрсәне алтын кебек итеп матурлау материалы. Балдызны ялдызга тиңләү – аны бик кадерле, бәяле санау дигән сүз. Ләкин ялдызның ни өчен ялгызга әверелүен дә аңлатуы кыен түгел. Халыкның күпчелегенә таныш булмаган сүзләр, әгәр дә куллану ихтыяҗы бар икән, күпләргә таныш булган сүзләргә алмаштырыла. Моны халык этимологиясе дип тә атыйлар.
Шулай да бу ялдыз сүзе телебезгә бик кирәк. Тәрҗемәле сүзлекләрдәге «сусальное золото, позолото» дигәнне «сусаль алтын» дигәнче ялдыз дию адекват термин куллану була. Шулай ук «золочение» сүзен ялдызлау, «позолотить» сүзен ялдызларга, шул эшләрне башкаручы останы ялдызчы, шул эшчәнлекне ялдызчылык дию телебезне баета гына. Ни кызганыч, киң кулланышта йөргән сүзлекләргә шундый (эпитет булырлык) матур ялдыз сүзе теркәлми калган.
АДӘМ белән ХӘҮВА
Сүзне шулай башладым да, шунда ук телевидениедә күптәннән бара торган тапшыру искә төште, тик анда ул «Адәм белән Һава» дип атала. Әйе шул, бу исемнәрнең язылышында берникадәр авырлык бар кебек күренә. Дөресрәге, Адәм алай проблемалы түгел шикелле. Аны Әдәм дип язгалаган очраклар күренгәли, ләкин тотрыклы язылыш нигездә бозылмый диярлек.
Адәмнең хатынына килгәндә, эшләр шәптән түгел. Мин, мәсәлән, Һәва, Һәүва, Һава, Хәва, Хава һәм Хәүва вариантларын таптым. Бәлки, алар күбрәктер дә. Монда «һ» аша язуның алдан ук ялгыш икәнен ассызыкларга кирәк. Дөнья йөзендәге беренче хатын-кызның һавага, атмосферага бернинди кагылышы булмаганын, аның Адәмнең кабыргасыннан яратылганын беләбез лә. Димәк, бу өч вариантны да сызып ташлыйбыз.
Калган өч вариантның кайсы дөресрәк соң алайса? Минемчә, Хәүва. Хәзер карашымны исбатларга тырышам. Хәүваның исеме белән без гарәп теле аша таныш. Шулай булгач, гарәп телендәге язылышка игътибар итмәү акылга муафикъ эш түгел. Гарәпчә Хәүва «тормыш бирүче, яшәтүче» мәгънәсенә туры килә һәм татар телендә дә очрый торган хәят «тормыш, яшәеш» сүзе белән тамырдаш. Баштагы хәрефнең «х» булуын шулай аңлатып була.
Уртадагы -үв- тезмәсенә килгәндә, башка төрки телләр белән чагыштыру нәтиҗәле булыр кебек. Үзбәкчәдә бу исем Havvo, төрекчәдә Havva, азәрбайҗанчада Hәvva формасында языла. Әмма бу телләрдә татар телендә булган [w] авазының булмавын истә тотарга кирәк. Мәсәлән, шул ук гарәп теленнән кергән шәүвәл, әүвәл сүзләрен төрекләр şevval, evvel, үзбәкләр shavvol, avval дип әйтә, без шәввәл, әввәл димибез. Минемчә, әгәр дә телебезнең хәрефләр системасы аша оригиналга якынрак бирү мөмкинлегебез бар икән, моннан тулысынча файдаланырга кирәк. Безнең исә мондый мөмкинлек бар.
Шулай итеп, Адәм галәйһиссәламнең зәүҗәсенең исеме Хәүва формасында языла дип кистереп әйтәм алам. Ә инде бу исемгә ия булган татар хатын-кызлары үз исемнәрен үзләренчә үзгәртеп яза алалар: теләсәләр паспорттагыча итеп, теләсәләр башкача. Минем сүзем татар исеме турында түгел иде.
Гарәпчә Хәүва «тормыш бирүче, яшәтүче» мәгънәсенә туры килә һәм татар телендә дә очрый торган хәят «тормыш, яшәеш» сүзе белән тамырдаш. Баштагы хәрефнең «х» булуын шулай аңлатып була.
АЛЛАНЫҢ КАШКА ТӘКӘСЕ
Бүтәннәр кебек булмаган, кай ягы беләндер башкалардан аерылып торган кешегә карата әйтелә бу сүз. Миңа калса, аны «башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый» дигән мәгънәдә Алланың кашка тәкәсе түгел формасында ешрак кулланалар әле.
Монда Алла сүзе кулланылгач, ислам дине белән бәйледер дип, мин бу гыйбарәнең тамырын шуннан эзли башладым. Әмма дини әдәбиятта моңа кагылган нинди дә булса мәгълүмат таба алмадым. Ни хикмәт, бу сүз безне исламга кадәргә чор белән бәйли булып чыкты. Ягъни баштан бу сүз Тәңренең кашка тәкәсе кебегрәк булган булса кирәк, соңыннан инде мәҗүсилектәге Тәңре исламдагы Аллаһ белән бер үк дип кабул ителә башлагач, гыйбарәдәге сүзләр дә җиңел генә алмаштырылган.
Борынгылыкка килгәндә исә, төрки (һәм башка кайбер) халыклар маңгаенда кашкасы (йолдызы) булган терлекне аеруча изгеләштергән. Корбан итеп чалу өчен андый хайванны Тәңре үзе сайлый дип ышанганнар. Шул сәбәпле мондый хайванга аерым мөнәсәбәт булган, кадәр-хөрмәт күрсәтелгән. Тора-бара үзенә шундый хөрмәт, аерым мөнәсәбәт таләп иткән кеше дә «кашкалы тәкә» белән чагыштырылган.
Менә бит тапкыр сүзләр гасырлар аша безнең көннәргә дә ничек килеп җиткән!
ЯШӘЯЧӘК // ЯШИЯЧӘК
Татар теле фигыльләргә нигезләнгән тел дияргә ярыйдыр, мөгаен. Чыннан да, безнең фигыльләр системасы киң һәм тирән тамырлар җәйгән, һәм еш кулланыла. Хәтта фигыльсез ким җөмләләр дә ничектер бик үк татарча түгел кебек тоела башлый. Бер фигыль тамырыннан ясалган яңа сүзләрнең, шул сүзләрнең заман, зат-сан һ.б. категорияләрдә төрләнгән формаларының саны билгелеме икән, шул кызык булып китте әле. Әмма моны санап торырга теләк тә, вакыт та юк. Бик күп икәнен чамалап булса да фараз итәргә була.
Нәрсәнеңдер саны күпкә китсә, ниндидер буталчыклар килеп туганын көт тә тор. Фигыль парадигмасында да алар бар. Шуларның берсенә генә тукталам.
Хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман формасы бер караганда һич авырлык тудырырга тиеш түгел кебек, чөнки кагыйдәсе җиңел һәм ул шактый еш кулланыла. Әгәр дә тамыр тартык авазга бетсә, аңа -ачак/-әчәк кушымчасы ялгана (барачак, керәчәк), әгәр дә сузык авазга бетсә, – -ячак/-ячәк (укыячак, киячәк). Менә бит, нәрсәсе бар инде моның?! Беhнәрсәсе юк та кебек, әмма хаталы язулар байтак очрый. Менә бер мисал: Паркның үзәген скульптур корылма – чәчәк формасындагы кече архитектура белән ротонда бизиячәк («Кама ягы» газетасы). Ниткән тагы бизиячәк ул? Каян чыкты бу язылыш? Бер сүздә генә булса бер хәл булыр иде әле, андыйлар бит тулып ята: эшлиячәк, йөриячәк, төзиячәк, чериячәк, бөркиячәк һ.б.
Монда бер кызык кына закончалык та бар икән: бу сүзләр барысы да йомшак нигезле (хәер, монысы бик мөһим дә түгел) һәм барысының да тамыры сузыкка бетә. Димәк, баягы кагыйдәнең икенче өлеше бозыла булып чыга. Ни өчен бозыла? Чөнки тамыр дөрес кенә билгеләнми. Тамырны билгеләүдә иң җиңел юл – сүзгә инде искергән -мак/-мәк кушымчасын кушып карау: төзе-мәк > төзе-ячәк, үрче-мәк > үрчеячәк, эшлә-мәк > эшлә-ячәк, бизә-мәк > бизәячәк… Шул юл белән барсак, киләчәк заман формасын кулланганда ялгышлар мотлака кимеячәк.
Шунда ук йөрү һәм черү сүзләре турында да искәртеп китәргә кирәк. Бу сүзләрнең тамырын бик еш кына йөр һәм чер дип билгеләү очрый, ләкин бу дөрес түгел. Аларның тамырлары йөре һәм чере, шуңа күрә билгеле киләчәк заман формалары йөреячәк һәм череячәк була. Әлеге ике сүзнең бу һәм башка хосуслары хакында алдагы дәресләрдә бер сөйләшеп алырбыз әле.
Тамырны билгеләүдә иң җиңел юл – сүзгә инде искергән -мак/-мәк кушымчасын кушып карау: төзе-мәк > төзе-ячәк, үрче-мәк > үрчеячәк, эшлә-мәк > эшлә-ячәк, бизә-мәк > бизәячәк…
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев