«Теле барның иле бар» рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 апреля 2023 - 10:19
Ринат Сәфәров остаханәсе. (Уникенче дәрес)
Хәрәмнең – хәләл, хәрәмләшүнең харам булганына шундук төшенү бәлки җиңел дә түгелдер. Ярар, хуш, моны мин бәйнә-бәйнә аңлатырмын. Ни өчен «төзиячәк» ялгыш, «төзеячәк» дөрес булганын да ачыклап бирергә тырышырмын. Ләкин сезгә дә сорауларым бар. «Ялдыз»ның ни икәнен, «Алланың кашка тәкәсе» нинди булганын беләсезме? Бүген кыскача гына шулар турында сүз булыр. Хәерле сәгатьтә! -
8 марта 2023 - 14:36
Ринат Сәфәров остаханәсе (Унберенче дәрес)
Рус телендә сызыкча аша язылган һәр сүз татарчага да сызыкчалы сүз булып тәрҗемә ителми. Шуны белә идегезме? Ә һәмзә авазын дөрес кулланасызмы? -
28 января 2023 - 10:11
Ринат Сәфәров остаханәсе (Унынчы дәрес)
Аяклар төкле була аламы, әллә төпле буламы? Төкле аяк ни дигән сүз инде ул? Ни өчен «идея» үзе кебек башка сүзләргә охшамаган? Алардан нәрсәсе белән аерыла? -
29 декабря 2022 - 13:40
Ринат Сәфәров остаханәсе (Тугызынчы дәрес)
«Белем эстәү» ул «белем өстәү» була аламы? «Элеккеге» дип әйтү дөресрәкме, әллә «элекке» дию дә җитәме? Боларны ничектер тел белеме теориясе аша да ачыклап була, билгеле. -
18 ноября 2022 - 15:00
Ринат Сәфәров остаханәсе (Сигезенче дәрес)
Матур кояшлы көннәрдә урманга я паркка кергәч, шундагы яшеллекнең төрлелегенә игътибар итмәгән кеше юктыр ул. Яшел төснең нинди генә төсмере чагылмый анда! Сүз байлыгыгыз шул яшеллек төрлегеген тасвирлап бирергә җитәме? -
28 октября 2022 - 14:13
Ринат Сәфәров остаханәсе (Җиденче дәрес)
Әллә ни күзгә бәрелеп тә тормаган кайбер сүзләр, бер телдән икенче телгә күчә-күчә, безнең телебезгә дә килеп кергән. Мондый сүзләрне гасырлар һәм телләр буйлап сәяхәт итүчеләр дияргә дә ярыйдыр. -
27 августа 2022 - 10:21
Ринат Сәфәров остаханәсе (Алтынчы дәрес)
Һай бу татар телендәге кушма сүзләр! Ни генә кыландырып бетермиләр алар белән. Менә сез “сарыкүгез” дипме, “сарыгүгез” дипме язар идегез? Сүзлеккә карар идегезме? Тик бит сүзлекләрдә төрлечә язылган алар, ике төрле итеп. Димәк, кагыйдәсен белергә кирәк! -
4 августа 2022 - 13:54
Тәмле сөйләш, балам!!!
Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөйләм үсеше җитлекмәү яки бөтенләй тоткарлану кимчелекләре белән һәр дүртенче бала газаплана. -
17 июня 2022 - 14:45
Ринат Сәфәров остаханәсе (Бишенче дәрес)
Сүзнең азагы ике л хәрефенә тәмамланса да, күплек кушымчасы белән язылганда өченче л өстәлми. Өченче л йотыла, чөнки рәттән бер үк төрле өч хәреф язу телебездә кабул ителмәгән. -
6 июня 2022 - 11:42
Ринат Сәфәров остаханәсе (Дүртенче дәрес)
Җамигъ мәчетләрдә җәмигъ әрвахлар рухына дога кылына. Җамигъ һәм җәмигъ сүзләре нәкъ шундый контекстта кулланыла. Мөгаен, буталган очракларга да тап булганыгыз бардыр? -
26 марта 2022 - 13:57
Ринат Сәфәров остаханәсе (Өченче дәрес )
Ничек уйлыйсыз: гәүһәр җәүһәр була аламы? Ә бәлки җәүһәр ул гәүһәрдер? Ә «кәнсә» кебек моңарчы булмаган сүзләрнең, сүз тамырларының ялгыш аңлау сәбәпле ясала алуын ишеткәнегез бар идеме? -
6 марта 2022 - 11:26
Ринат Сәфәров остаханәсе (Икенче дәрес)
Татар телендә «ё» хәрефенең ике ноктасы куелырга тиешме? Ә кайсы сүзнең язылышы дөрес: Пакыстанмы, Пакьстанмы? Бүгенге дәресебездә аптырашта калдырган шундыйрак сүзләрнең дөрес язылышы белән танышырбыз. -
4 марта 2022 - 09:47
Яңа тел өйрәнү өчен ТОП-6 мобиль кушымта
Хәзерге үзгәреп торган заманда чит телләрне өйрәнү дә мобиль кушымта форматына күчә башлады. Нәрсә белән гади курслардан аерыламы? Бу кушымталар телләрне уен аша өйрәтәләр. -
24 февраля 2022 - 13:46
Ринат Сәфәров остаханәсе (Беренче дәрес)
Телебез чиксез бай, аның ярдәмендә теләсә нинди катлаулы фикерне дә әйтеп биреп була, дип әйтергә яраталар. Моның белән мин дә килешәм. Шул ук вакытта телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгәндә, аның нечкәлекләрен, үзенчәлекле якларын белмәгәндә, байлыгын да, мөмкинлекләрен дә күзаллау кыен. Сүз кадерен, аеруча татар теленең тәмен белүчеләр, аны чоңгылларына кадәр төшеп өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа порция азык булырлык материал тәкъдим итәбез. -
5 августа 2021 - 15:20
1. «КЫЯМОВЛАР КЫЗДЫРА» - ютуб-проект
"Кыямовлар кыздыра" проектында татар теленең дөрес язылышы, әйтелеше әтрафлы мәгълүмат алырга мөмкин. Саф татарча сөйләшергә теләгән кеше биредә үзенә сабак ала.