Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Алтынчы дәрес) 

Һай бу татар телендәге кушма сүзләр! Ни генә кыландырып бетермиләр алар белән. Менә сез “сарыкүгез” дипме, “сарыгүгез” дипме язар идегез? Сүзлеккә карар идегезме? Тик бит сүзлекләрдә төрлечә язылган алар, ике төрле итеп. Димәк, кагыйдәсен белергә кирәк!

Һай бу татар телендәге кушма сүзләр! Ни генә кыландырып бетермиләр алар белән. Менә сез “сарыкүгез” дипме, “сарыгүгез” дипме язар идегез? Сүзлеккә карар идегезме? Тик бит сүзлекләрдә төрлечә язылган алар, ике төрле итеп. Димәк, кагыйдәсен белергә кирәк! Ярар, хуш, моның кагыйдәсе бар һичьюгы. Ә менә сыер сары төсле була аламы? Бүгенге дәресебездә шул мәсьәләләргә тукталырбыз.

САРЫ СЫЕР

Милләт буларак ислам өммәтенә һәм мәдәниятенә ундүрт гасыр ярым элек кушылып, шөкер, бүгенгә кадәр шуңа хезмәт итеп киләбез. Мөселманнарның гомуми саны белән чагыштырганда бик аз булып күренсәк тә, диннең үсешенә, аны аңлауга өлеш керткән олы шәхесләребез дә юк түгел.

Шактый дәвамлы дәвердә исламның «эш теле» гарәп теле генә булса да, соңгы гасырларда, аеруча соңгы чорда милли телләрдә чыккан хезмәтләр дә арта гына бара. Монда игътибар үзәгендә мөбарәк китабыбыз Коръәне Кәрим торадыр. Бүген аның аятьләренең мәгънәсе йөздән артык аерым телгә тәрҗемә ителгән. Кайбер телләрнең үзләрендә генә төрле тәрҗемәләрнең саны дистәләп исәпләнә. Татар телендә дә Коръәне Кәримнең берничә мәгънәви тәрҗемәсе бар. Максатым аларның һәммәсе белән дә таныштырып чыгу түгел, аларның һәрберсенә дә хас булган бер сүзгә генә тукталу иде.

 «Сыер» дип тәрҗемә ителә торган «Бәкара» сүрәсенең 69 нче аятендә болай диелгән: Алар [яһүдиләр Муса галәйһиссәламгә]: «Безнең өчен Раббыңа дога кыл. Ул безгә аның [сыерның] төсе нинди булганын ачыкласын», – дигәннәр иде. Ул [Муса галәйһиссәлам]: «Һичшиксез, Ул [Раббым]: “Ул караучыларны[ң күңелләренә хуш килеп] шатландыра торган сап-сары төсле сыер”, – дип әйтте», – дип әйткән иде.

Менә бу мәгънәви тәрҗемә Кәлам Шәрифнең соңгы елларда нәшер ителгән вариантыннан алынса да, татар телендәге тәрҗемәләрнең кайсы елда чыкканын гына ачып карасаң да, сыерның төсе барысында да сары яки сап-сары дип бирелгән. Мин моңа әллә ни сәер бер нәрсә дип карап та тормас идем, кулыма изге китабыбызның башкорт телендәге тәрҗемәсе килеп керде. Башкортча сыерның төсен коба дип биргәннәр икән. Чыннан да бит инде, коба сыер яки куа сыер дип сөйләшә татар да. Шуннан соң миндә бик тә мантыйклы сорау туды: сыер сары була аламы?

Татар телендә хайваннарның, аеруча атларның төсен белдерү өчен, ике төркем сүздән файдаланыла. Аларның бер төркеме – башка әйберләргә карата да кулланыла торган гомуми төсләрне белдергән сүзләр: ак айгыр, кара үгез, кызыл бозау һ.б. Икенче төркеме исә – бары тик хайваннарның яки кошларның гына төсен белдерә торган сүзләр: туры ат, алмачуар тай, чаптар алаша һ.б. 

Сары сүзенә килгәндә, аны күп кенә тереклек иясенә карата кулланалар. Мәсәлән, чеби, елан, тутыйкош, төрле балыклар сары була ала. Атларга нисбәтән дә сары сүзен куллану ялгыш түгел. Мәсәлән: Кояш белән бергә торып базарга йөгерә, анда эшләрен бетергәч, кайтып ашык-пошык кына бер-ике чынаяк чәйне каплый да, сары атын җигеп, капкадан ук юрттырып китеп тә бара (Ә.Еники).

Ләкин башка хайваннарга карата сары диелсә дә, сары сыер дип сөйләшмиләр. Җитмәсә, шуны кычкырып тора торган мәкаль дә: Сыер сары булмыйдыр, дөя туры булмыйдыр, ди.

Димәк, баягы гыйбарәне сары сыер дип тәрҗемә итү дөресме икән, дигән сорау бик үк урынсыз түгел кебек. Аеруча аятьләрнең мәгънәләренә караганда, яһүдиләр чалырга тиешле сыер ул ниндидер уникаль һәм бердәнбер хайван түгел, киресенчә, бик күп сыер арасыннан сайлап алынасы мал булган. 
Аятьтәге сары сыер (بَقَرَةٌ صَفْرَاء) гыйбарәсендәге ‘صَفْرَاء’ сүзе гарәп телендә башка контекстларда сары буларак кулланылса да, тәрҗемә ителәсе телнең үзенчәлекләрен, хайван һәм кош-корт төсләрен белдерә торган махсус сүзләр (колоронимнар) булганын мотлака исәпкә алырга кирәк. Шулай булгач, сыерны коба дип әйтү дөресрәк булыр иде шикелле. Киләчәктә изге китабыбызның мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләгәндә, вәгазьләр укыганда, менә шундый нечкәлекләргә дә игътибар ителсә иде.

 

ЯФРАГАШАР // ЯФРАКАШАР

Мәктәп программасыннан ук барыбызга да билгеле: татар телендә аналитик сүзләр дип атала торган кушма сүзләрнең ата-ана, савыт-саба кебек парлы, кура җиләге, сабыр итү кебек тезмә һәм аккош, башкала, озынборын кебек саф кушма төрләре бар. Хикмәт шунда ки, мондый кушма сүзләрнең кайберләренең кушылып язылу-язылмавы турында бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Бәхәсле моментларның барысына да тукталырга җыенмыйм. Саф кушма сүзләр уртасында ь яки ъ куелырга тиешле очраклар турында узган дәресләребезнең берсендә инде сүз булган иде («Идел»нең 2021 елгы октябрь санын кара).

Бүген кайбер кушма сүзләр язылышындагы саңгырау авазларның яңгыраулашуына һәм яңгырау авазны белдергән хәреф белән языла башлавына игътибар итәсем килә.

Телебездәге сүзләрнең [п] яки [к] тартыкларына бетә торганнарыннан соң сузык авазларга башланган кушымчалар килсә, әлеге тартыклар һәрвакыт яңгыраулаша (хәтта алынмаларда да): күк – күге, китап – китабы, тип – тибы һ.б. Кушма сүзләргә карата да шул ук кагыйдә кулланыла. Ягъни әгәр дә сүзнең беренче компоненты [п] яки [к] тартыкларына бетсә һәм икенче компонент сузык авазга башланса, бу тартыклар яңгыраулаша. Моны һәр очракта да дөрес язмау очраклары күзәтелә. Кагыйдәне үтәгәндә, кушма сүзләр янәшә китереп кую юлы белән генә түгел, бер-берсенә керешеп тә кушылган булалар: кыргаяк, ишегалды, орлыгашар, яфрагашар, чәчәгашар, сарыгүгез, күбаяк, күбавыз, күбилаһлык һ.б. 

Бу кагыйдәдән ике чыгарма бар: 1) әгәр дә [п] яки [к] алдыннан өрелмәле яки ярымйомык тартык килсә, [п] һәм [к] яңгыраулашмый (моллю́скашар, ба́нкара кредит); 2) халыкара сүзе.

 

НУЖА ПЕЧӘН АШАТА

Беркөн телефоннан сөйләшкәндә, әни: «Карале, нигә ул “нужа печән ашата” дип сөйлиләр? Печән бит азыкның иң начары түгел. Һичьюгы “салам ашата” дисәң, аңлашыла төшәр иде», – диде дә, мин бераз югалып калдым. Әйе шул, нинди дә булса теләмәгән эшне эшләргә мәҗбүр булганда, «нужа печән ашата» дип әйтелә, янәсе, нишлисең инде, һич теләк юк та бит, тик барыбер эшләргә туры килә.

Казына торгач, бу сүз бөтенләй азыкның яхшылыгы, сыйфаты яки башка билгесе белән бәйле түгел булып чыкты. Телдә кулланылып йөргән кайбер сүзләр кебек, бу гыйбарә дә иске бер мәзәктән таралып киткән икән. Мәзәге болайрак.

Бир карун бай бар икән. Бервакыт моңа ялчысы белән юлга чыгарга туры килгән. Байтак юл узгач, арып-талып, тәмам ачыгып, бер печән кибәне төбенә хәл җыярга туктаганнар. Тапкыр ялчы, өйдән чыгар алдыннан, яшереп кенә куенына бер кыерчык икмәк тыккан икән. Хәзер шуны байга күрсәтмичә генә алган да печән белән төреп ашарга керешкән. Бай, моңа борылып:

– Нәрсә ашыйсың? – дип сораган.
– Күрмисеңмени, печән ашыйм бит! – ди икән ялчы, бер дә исе китмәгәндәй итеп.
– Кит, ахмак! Печән ашыйлармыни?!
– Һи, нужа кушса – ашыйсың икән ул!

Сөйләп тә карый инде бу, дигәндәй, бай, кулын селтәп, бер читтән карап утыра башлаган. Ялчы, печәнне иреннәре белән генә аралап, икмәкне тәмләп-тәмләп ашый икән. Ахыр чиктә, авыз сулары килгән бай түзмәгән, бер чеметем печән алган да чыраен сытып кына чәйнәгәндәй итенә башлаган. Тамагы туйган, кәефе күтәрелгән ялчы моны күргәч шаркылдап көлгән дә:

– Менә әйттем бит мин сиңа, бай абзый: нужа печән ашата ул. Инде ышандыңмы? – дигән.

 

КУШТЫРНАКЛАР

Күп еллар инде институтта бүлегебез белән сүзлек төзибез. Һәркемгә мәгълүм: сүзлек хаталы була алмый. Көндәлек эшебез дөрес язуга бәйле булгач, һәркөн кагыйдәләр белән эш итәргә туры килә. Бәлки, шуңадыр, сүзлекчеләр кагыйдәләргә бик җитди карарга күнеккән: кагыйдә бар, ул эшли икән – аны үтәргә кирәк.
Куштырнакларга килгәндә, бу язмамда алар куелырга тиешле кагыйдәләрне санап чыгарга җыенмыйм. Киресенчә, алар тиеш булмаганда куелган бер-ике очракка тукталасым килә.

Том артыннан том чыгарган саен, басмага әзерләүче редакторларыбыз җөмләләрдә очрый торган белемне бәяләү сүзләрен эзлекле рәвештә куштырнаклар эченә ала. Мәсәлән: Берәрсе дәрестә бишле алса, ул каралып чыга, йөткерә башлый (З. Зәйнуллин) җөмләсендәге бишле сүзен. Фәкать өлгереш билгеләре кушырнаклар эченә алынмый, чөнки икеле, өчле, дүртле, бишле сүзләренең билге мәгънәләре сүзлекләрдә теркәлгән, алар гадәти булмаган мәгънәдә кулланыла дип әйтеп булмый. Билге сан белән бирелгәндә дә, шул ук кагыйдәгә буйсына: диктанттан 4ле алу.

Икенче бер типик очрак – аһ итү, жу итү, ә дигәнче, һайт дигәнче кебек сүзләрнең аһ, жу, ә, һайт өлешләрен куштырнаклар эченә алу. Бу сүзләр татар теленең гомуми принциплары нигезендә ясалган, шуңа күрә аларны куштырнаклар эчендә язуның мәгънәсе юк. Ярдәм итү, шарт итү кебек сүзләрне бернинди билгесез язабыз лабаса!

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

 

Ринат Сәфәров остаханәсе (Бишенче дәрес)

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев