Ринат Сәфәров остаханәсе (Бишенче дәрес)
Сүзнең азагы ике л хәрефенә тәмамланса да, күплек кушымчасы белән язылганда өченче л өстәлми. Өченче л йотыла, чөнки рәттән бер үк төрле өч хәреф язу телебездә кабул ителмәгән.
Сүзнең азагы ике л хәрефенә тәмамланса да, күплек кушымчасы белән язылганда өченче л өстәлми. Өченче л йотыла, чөнки рәттән бер үк төрле өч хәреф язу телебездә кабул ителмәгән. Ә менә «ярату» сүзен «яралту» дип язу дөресме дә андагы л хәрефе белән нәрсә эшләргә? Кемгәдер әллә ни аерма юктыр да, бәлки. Ләкин бит пәри башка, җен башка. Бүгенге дәресебез төрле л хәрефләре, пәриләр һәм җеннәр турында булыр.
ЯРАТУ/ЯРАЛТУ
Ничек инде хәл ителгән, норматив сүзлекләрдә теркәлгән язылышларны җиңел генә башбаштакларча үзгәртеп язып була икән? Ни өчен сүзләрнең язылышын тел белгечләре түгел, язучылар, әдәбиятчылар, журналистлар, хәтта дин әһелләре хәл итә? Я, кайлардан чыкты дисезме бу яралту? Очына чыгып булмас инде аның, әлеге дә баягы сүзлек дигән нәрсәне белмәүчеләрдән икәнен генә чамаларга була.
Ярату – гади генә сүз түгел. Ярату дигән өч омоном бар. Һәр омоним да диярлек – күпмәгънәле сүз. Шулай да аларны ачыклау ерып чыккысыз катлаулы мәсьәлә түгел. Озынга китсә дә, бу сүзләрнең һәрберсенә тукталып үтәргә туры килә.
Ярату1 – күпмәгънәле сүз, төп мәгънәсе «сөю, мәхәббәт тоту», шулай ук «якын итү, үз итү, тартылу» (кайнана киленен яратмый), «мавыгу, күңел биреп шөгыльләнү» (тарих дәресләрен ярату), «ошату, тәм табу» (акча ярату) һ.б. Бу ярату сүзе төп юнәлештә, аның йөкләтү юнәлеш формасы – яраттыру, төшеп юнәлеше – яратылу.
Ярату2 – «кирәкле үлчәмгә, формага китерү, бер нәрсәне икенчесенә ярарлык итү» (йозакка ачкыч ярату, детальләрне бер-берсенә ярату). Бу сүз үзе йөкләтү юнәлешендә. Аның төп юнәлеш формасы – ярау, төшем юнәлеше – яратылу.
Ярату3 – «барлыкка китерү, бар итү». Һич шик юк ки, бу сүз баштан илаһи затның, мөселманнар өчен – Аллаһы Тәгаләнең нәрсә дә булса барлыкка китерүен белдергән, совет чорында табигатькә карата да кулланыла башлаган. Бу ярату3 сүзе дә ярату1 кебек төп юнәлештә. Аларның йөкләтү һәм төшем юнәлешләре дә туры килә. Шул туры килү кайберәүләрнең эчен пошыра, күрәсең. Туры китермәс өчен, аерма кертүне котылу юлы дип беләләрдер инде.
Чыннан да, ярату3 сүзенең ясалышында үзенчәлек бар, кабул итәм: аның тамырындагы [-л-] авазы кайбер очракларда төшеп кала. Әйтик, яралу, яралгы дигәндә ул бар. Шуларга һәм башка типик фигыльләргә карап булса кирәк (югалу – югалту), ярату3 сүзен яралту дип кулланырга тәкъдим ителә.
Хуш, шулай да булсын ди. Әгәр дә бу шундый бердәнбер сүз булса, мин дә шул фикерне яклар идем. Ләкин бит андый [-л-] авазы төшеп кала торган сүзләр күп: үлү – үтерү (үлтерү түгел), тулу – тутыру (тултыру түгел), таралу – тарату (таралту түгел), килү – китерү (килтерү түгел). Димәк, татар телендә ярату3 сүзе дә билгеле бер система эчендә ясалган, һәм ул ниндидер ялгыш формада түгел, ә закончалыклы яңгырашта кулланыла. Тәртип исә системаны саклаганда гына була ала.
Кемдер ярату3 ярату1 белән бутала ала дия икән, ярату1 урынына, контекстка карап, синонимы булган сөю сүзен кулланырга мөмкин бит. Ничек кенә кызганыч булса да, сөйләм телендә сөю сүзенең пассивлаша баруы беребезгә дә сер түгел. Аның кулланыш даирәсе шигърият һәм җырлар белән генә чикләнә бугай.
ӨЧ Л
Кайбер алынмаларның телдәге гомуми кагыйдәләргә ни өчен буйсынмавын аңлатуы кыен. Татар бу очракта бик үк фән кысаларына сыймый торган: «Кит әле, әллә ничек бит бу болай!» – кебегрәк сылтау белән котыла кебек.
Сүзем балл, кристалл, металл, атолл, берилл, галл, холл, рок-н-ролл, хлорофилл һәм шулар нигезендә ясалган кушметалл/биметалл, монометалл, монокристалл кебек азагында -лл булган берәмлекләр турында. Әгәр дә болар татар теленең кагыйдәсенә буйсынса, күплек яки -лы кушымчасы белән килгәндә, л хәрефенең саны бер үк урында өчкә җитәр иде: балллар, кристалллар...
Ләкин болай язу кабул ителмәгән. Мондый сүзләрнең шул ук күплек санында бер хәрефе юкка чыга һәм ике генә -лл- языла: баллар, холлар... Бу сүзләрнең тамырына ни өчен зыян салынганын мин аңлата алмыйм. Әмма нәкъ шулай язу инде күптәннән гамәлдә йөри, шуңа күрә хәзер бер хәрефне төшереп калдырып, биш баллы бәяләү системасы, металлар эретмәсе, киң холлы кунакханә дип язарга тиеш булабыз.
ШӘЙ һәм БИЛГЕСЕЗ ИКС
Габдулла Тукайның күп кенә сүзләре «канатланып» халык арасында йөрүе күпләргә мәгълүм инде. Мәсәлән, хәрефкә ябышып дөрес тәрҗемә ителмәгән җөмләләрне Тукайның «чыктым аркылы күпер» сүзе белән бәяләү бар. Әдип-әдибә арасында шагыйребезнең тагын бер сүзе бик мәшһүр: «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер». Бу гыйбарә Габдулла Тукай 1907 елда язган мәкаләнең исеме. Хәзерге язучылар, таралган сүздән файдаланып, аны берникадәр үзгәртергә җөрьәт иткәлиләр һәм кызыклы гына яңа гыйбарәләр иҗат итәләр: юмор – кирәкле шәйдер (Илдус Гыйләҗев), солых – кирәкле шәйдер (Рабит Батулла), дәрәҗә – кирәкле шәйдер (Хәнәфи Бәдигый) һ.б.
Абау, кирәкмәгән якка китеп, сүзем бигрәк сузылды. Мин бит шәй турында гына әйтмәкче идем. Әйе, шәй сүзе хәзерге телебездә сирәк кулланыла. Белмим, яхшымы бу күренеш, юкмы. Төшеп калып бара инде ул. Бәлки, аны алмаштыра торган башка сүзләр актив булган өчендер. Шәй сүзе бит «әйбер», «нәрсә», «нәмәрсә», «предмет» дигәнне белдерә, әле тагын без еш кына «теге ни» дип тә сөйлибез. Шәй гарәп теленнән күп кенә телләргә алынган һәм шактый еш кулланыла.
Туктале, бу шәйнең математикадагы билгесез икска ни кагылышы бар, диярсез. Ни гаҗәп, кагылышы бар булып чыкты.
Гарәп математиклары зурлыгы табыласы билгесез санны шәй дип атаган һәм гарәпчә ش шин хәрефе белән билгеләгән. Испан телендә [ш] авазын белдерә торган хәреф булмаганлыктан, гарәп математикларын тәрҗемә иткәндә, испан галимнәре әлеге хәрефне грек телендәге χ – хи хәрефе белән бирергә булган. Соңрак бу хезмәтләр Аурупада киң таралган латин теленә күчерелгәндә, тәрҗемәчеләр χ хәрефен икска (х) алмаштырган. Шулай итеп шәйнең ш хәрефе х (икс) булып киткән.
Кызык, без хәзер математикада аурупалылар кебек иксны кулланабыз, гарәп язулы иске татар дәреслекләрендә нәрсә кулландылар икән?
КУШТЫРНАКЛАР
Күп еллар инде институтта бүлегебез белән сүзлекләр төзибез. Һәркемгә мәгълүм: сүзлек хаталы була алмый. Көндәлек эшебез дөрес язуга бәйле булгач, һәркөн кагыйдәләр белән эш итәргә туры килә. Бәлки, шуңадыр, сүзлекчеләр кагыйдәләргә бик җитди карарга күнеккән: кагыйдә бар, ул эшли икән – аны үтәргә кирәк.
Куштырнакларга килгәндә, бу язмамда алар куелырга тиешле кагыйдәләрне санап чыгарга җыенмыйм. Киресенчә, алар тиеш булмаганда куелган бер-ике очракка тукталасым килә.
Том артыннан том чыгарган саен, томны басмага әзерләүче редакторларыбыз җөмләләрдә очрый торган белемне бәяләү сүзләрен эзлекле рәвештә куштырнаклар эченә ала. Мәсәлән: Берәрсе дәрестә бишле алса, ул каралып чыга, йөткерә башлый (З. Зәйнуллин) җөмләсендәге бишле сүзен. Фәкать өлгереш билгеләре куштырнаклар эченә алынмый, чөнки икеле, өчле, дүртле, бишле сүзләренең билге мәгънәләре сүзлекләрдә теркәлгән, алар гадәти булмаган мәгънәдә кулланыла дип әйтеп булмый. Билге сан белән бирелгән чакта да шул ук кагыйдәгә буйсына: диктанттан 4 алу.
Икенче бер типик очрак – аһ итү, жу итү, ә дигәнче, һайт дигәнче кебек сүзләрнең аһ, жу, ә, һайт өлешләрен куштырнаклар эченә алу. Бу сүзләр татар теленең гомуми принциплары нигезендә ясалган, шуңа күрә аларны куштырнаклар эчендә язуның мәгънәсе юк. Ярдәм итү, шарт итү кебек сүзләрне бернинди билгесез язабыз лабаса!
ПӘРИ БАШКА, ҖЕН БАШКА
Ниндидер бер-берсенә тәңгәл килгән, бик охшаган ике әйбер арасында күзгә ташланып тормаган, әмма кайбер мөһим аерма булганын белдерергә теләгәндә, пәри башка, җен башка, дип әйтелә. Әйе, тыштан караганда, пәрие дә, җене дә – мифик затлар, алардан нинди яхшылык көтәсең инде, дигәндәй. Тик алай да боларның берсе уңай персонаж, берсе тискәре икән: пәри кызы бик чибәр, җен исә коточкыч ямьсез, имеш. Менә шулай!
Иң кызыгы, бу гыйбарәне беренче булып әйткән кешенең кемлеге билгеле. Аны гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен яхшы белгән, Казан ратушасында тәрҗемәче булып эшләгән әдип, мәгърифәтче, татарча күп китаплар, календарьлар әзерләп бастырган, халык телендә Рәхми Тылмач дип танылган Рәхмәтулла Әмирханов сөйләмгә кертеп җибәргән икән. Хикәясе болайрак.
Рәхми беркөн хатынына әйткән:
– Токмач пешер!
Хатыны иренеп тора икән:
– Ярар инде, умач кына пешерик, – дигән.
– Токмач яхшырак бит.
– Тәмләп пешергәч, умач та бик яхшы була.
– Мин сиңа әйтәм, токмач пешер. Татарча аңламасаң, русча әйтәм: лапша!
– Әй, бар да бер камыр түгелмени соң! Токмач ни, умач ни! – дип чәпчеп киткән, ди, хатыны.
Аның шулай юкка тискәреләнүенә эче пошып, Рәхми әйткән, ди:
– Соң, юләр хатын булмасаң, уйлап кара: пәри башка, җен башка, умач булалмый лапша!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев