Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Дүртенче дәрес)

Җамигъ мәчетләрдә җәмигъ әрвахлар рухына дога кылына. Җамигъ һәм җәмигъ сүзләре нәкъ шундый контекстта кулланыла. Мөгаен, буталган очракларга да тап булганыгыз бардыр?

Җамигъ мәчетләрдә җәмигъ әрвахлар рухына дога кылына. Җамигъ һәм җәмигъ сүзләре нәкъ шундый контекстта кулланыла. Мөгаен, буталган очракларга да тап булганыгыз бардыр? Хуш, боларны бутау ихтималы бар да ди, чит сүзләр – алынмалар бит. Менә «Рәхим итегез» һәм «Хуш киләсез» сүзләрен урынлы кулланалармы икән? Бүгенге дәресебез шулар хакында булыр.

ХУШ КИЛӘСЕЗ / РӘХИМ ИТЕГЕЗ

Без укыган елларда саф татар авылының бөтен фәннәрне дә рус телендә укыткан мәктәбе ишеге башында ак буяу белән: «Хуш киләсез!» – дип язылган зур соры такта эленеп тора иде. Көн саен диярлек күзгә бәрелеп торгангамы, шул сәламләү язуы нык кына хәтергә уелып калган. Казанга укырга килгәч, күп кенә учреждениеләргә кергән вакытта, башка язу урнаштырылганын күрдем: тоташ бөтен урында: «Рәхим итегез!» – диелгән.

Бу аерма мине берникадәр сагайтты, дияргә дә ярыйдыр, чөнки «рәхим итү»не мин бераз башкачарак аңлый идем. Ул вакытлардан бирле бик күп сулар акса да, бүген килеп кечкенә тикшеренү ясап алырга һәм әлеге сөйләм этикеты формулалары арасында аерма булу-булмавын ачыкларга форсат туды.  

Кулда булган сүзлекләрне, кайбер әдәби әсәрләрне күздән кичергәч, хуш киләсез белән рәхим итегез гыйбарәләренең аермалары барлыгы ачыкланды. Алай гына да түгел, аларны бер-берсе урынына куллану бик үк дөрес тә түгел кебек булып чыкты.

Һәркайсына кыскача гына тукталыйк. Хуш киләсез яки хуш килдегез сүзе күп кенә төрки телләрдә кулланыла һәм кунакларны, яңа килеп кергән кешеләрне каршы алганда аларның көтелгән, күңелгә яткан булуларын белдереп әйтелә. Рус телендә моңа тәңгәл килә торган сүз – добро пожаловать.

Хәлбуки рәхим итегез гыйбарәсе татар телендә шактый соң барлыкка килгән, рус теле йогынтысында ясалган булса кирәк. Аның бер генә түгел, берничә мәгънәсе бар: беренчедән, ул рус телендәге соизволить, ягъни «мәрхәмәт күрсәтеп, нәрсәдер эшләргә риза булу» мәгънәсен белдерә (рәхим итеп, әнә теге урындыкны китермәссеңме?); икенчедән, оказать любезность, ягъни «кечелеклелек, ачык йөз күрсәтү» дигәнгә туры килә (рәхим итеп әйтегезче: бүген театрда нинди спектакль куелачак?); өченчедән, милости просить, ягъни «түбәнчелек белән чакыру, тәкьдим итү» сүзен аңлата (рәхим итегез, керегез). Шулай итеп, рәхим итегез сүзенең берничә мәгънәсеннән берсе, соңгысы гына кемнедер каршы алганда кулланыла.

Димәк, учреждениеләргә кергән урыннарда хуш киләсез сүзен язып элсәк, аны алга таба да телебездә саклаячакбыз, фәнчәрәк әйтсәк, функциональ яктан активлыгын арттырачакбыз. Рәхим итү сүзе исә моннан бер зыян да күрмәячәк, чөнки ул – күпмәгънәле сүз, һәм башка мәгънәләре белән кулланылуын дәвам итәчәк.

Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, шушы мәсьәләне ачыклап йөргән чакта, Александр Пушкинның «Капитан кызы»ннан бер җөмләгә юлыктым.

– А, ваше благородие, – сказал Пугачёв, увидя меня. – Добро пожаловать; честь и место, милости просим. Мондагы сәламләү сүзләре татарча ничек була икән, дип төпченә башласам, бу әсәрне заманында Гаяз Исхакый һәм Афзал Шамов тәрҗемә иткәне мәгълүм булды. Гаяз Исхакый болай дигән: Мин кергәч тә:

«Боерыңыз! Урын биреңез!» – диде. Һәм вәссәлам! Әллә ни вакланып тормаган. Афзал Шамов бераз киңәйткән: Пугачёв, мине күреп: – А, ваше благородие! Хуш килдең, рәхим ит, – диде. Шулай да минем күңелгә иң хуш килгәне башкорт теленең фразеологик сүзлегендәге тәрҗемә булды. Анда болай диелгән: – Ә, әфәндем! – тине Пугачёв, мине күреп. – Хуш киләһегеҙ, хөрмәт һәм урын, рәхим итегеҙ. Килешерсез, тулырак һәм матуррак әйтелгән. Һәм иң мөһиме: хуш киләсез дә, рәхим итегез дә урынлы кулланылган.

УГОР – УГЫР

Фәнни классификациядә һәрбер халык ниндидер аерым бер тел семьясында карала. Мәсәлән, без, татарлар, башка кардәш кавемнәр белән төркиләрбез. Татарлар белән гасырлар буе күршедә яшәгән удмуртлар, марилар, мукшылар – фин-угор халкы. Сүзем үзебез турында да, күршеләр турында да түгел түгелен. Сүзем күршеләребез тәшкил иткән тел семьясының исеме, төгәлрәк әйткәндә, шул исемнең язылышы турында.

Вакытлы матбугатта да, фәнни әдәбиятта да угор һәм угыр дигән язылыш очрый. Гүяки кулланучылар бу ике сүзнең кайсын сайларга белми.
Бу сүзләрнең язылышы гына түгел, әйтелеше дә шактый аерыла: угыр сүзе язылганча әйтелә, андагы г хәрефе татар теленә хас [ғ] авазын белдерә, ы хәрефе дә саф татарча [ы̆] авазы булып яңгырый.

Ә менә угор сүзенең яңгырашында алынмалык билгеләре ап-ачык күренә: андагы г хәрефе, өске күтәрелешле [у] авазыннан соң килүенә карамастан, [г] итеп әйтелә, аннан соңгы о хәрефе дә татарга хас кыска [о̆] түгел, рус теленең басымлы [о] авазы булып чыгарыла.

Угыр сүзен угорның татарча варианты дип караучылар бар, шуңа күрә татар телен «башкалардан ныграк сөйгәнгә, күбрәк белгәнгә» булса кирәк, татарчалаштырып кулланырга тырышулар күзәтелә. Мәгәр бу бер сүзнең төрле вариантлары түгел. Болар икесе ике сүз һәм алар ике халыкны белдерү өчен кулланыла. Берсе – күршеләребез марилар һәм удмуртларның иң якын кардәшләре угорлар – урал тел семьясының фин-угор тармагын тәшкил иткән маҗар (венгр), манси һәм ханты халыкларының гомуми этник исеме һәм шул халыкларның бер вәкиле. Икенчесе исә угырлар – баштан Үзәк Азиядә яшәгән, бик иртә гомумтөрки бергәлектән аерылып, Аурупага күчкән борынгы төрки кабиләләрнең бер өлеше һәм шул кабиләләрнең бер вәкиле. Рус телендә аларны аерыр өчен угор һәм огур сүзләре кулланыла.

Мөгез чыгарып, кирәккә-кирәкмәгәнгә сүзләрне татарчалаштыру күпчелек изге нияттән кылынса да, нәтиҗәдә буталчык тудыра һәм терминнарны дөрес кулланмауга гына китерә. Ә безгә ул кирәк түгел, шулай бит? Әйдәгез, һәрберсен үз урынында кулланыйк әле!

ЧАКРЫМ

Метрик система киң таралганчы, халыкта төрле үлчәү берәмлекләре кулланышта йөргән. Мәсәлән, пот, сөям, карыш, аршын, батман, терсәк һ.б. Бу үлчәү берәмлекләренең күбесен безнең буын аңлап та бетерми, һәм, ни кызганыч, сантиметрлар, граммнар, километрлар аларны акрынлап телебездән кысрыклый бара. Шулай да онытылырга «хөкем ителгән» кайбер сүзләрнең гаҗәеп үҗәтлек белән телдән төшеп калырга теләмәгәннәре дә бар. Шундыйлардан берсе – чакрым сүзе.

Бәлки, чакрымны сөйләм телендә километр урынына кулланган өчен ул шулай активлыгын югалтмыйдыр, әйтә алмыйм, әмма миңа бу сүзнең ни өчен шулай аталуы кызык булды. Сезгә дә кызыктыр бит?

Аңлашыла инде: чакрым – озынлык үлчәү берәмлеге. Нинди озынлыкны бер чакрым дип атап була? Урталарында калган кешенең кычкырган (чакырган) тавышы ишетелерлек дәрәҗәдә бер-берсеннән максималь ераклыкта урнашкан ике кеше арасы чакрым була икән. Иң кызыгы, чакрым белән беррәттән, татар сөйләшләрендә кычкырым сүзе дә кулланылган. Шулай итеп, чакрым – кычкырган тавыш тарала алырлык озынлык үлчәү берәмлеге булып чыга.

Татарлар гына түгел, башка халыклар да ераклыкны тавыш ярдәмендә үлчәгән икән. Мәсәлән, төрекләр аны bağırım – багырым дигән (бакыру сүзеннән), белоруслар кликовище дигән (кликать сүзеннән), чыгтайларда заманында қыйқырым (кыйкыру яки кыйгыру – кычкыру) сүзе йөргән.

ҖӘМИГЪ – ҖАМИГЪ

Кайбер чакта тиешенчә язылмаган сүзнең хата белән шулкадәр актив кулланылуына ис-акылларың китәрлек була. Язу-редакцияләү эшләре белән шөгыльләнүчеләргә тагын бер кат иренмичә сүзлекләр барлыгын хәтерләтсәм дә, ябырылып сүзлеккә ябышучылар булмавын бик яхшы аңлыйм.

Яңгырашлары шактый якын булуга карамастан, җәмигъ белән җамигъның аермасы бар. Алар икесе ике мөстәкыйль мәгънәле сүз. Җәмигъ ул – сыйфат, аның синонимнары – «бөтен», «барлык», «һәммә». Ешрак хәзерге телдә бу сүз җәмигъ әрвахларның рухына дога кебегрәк контекстта килә. Җамигъ ул – исем. Аның мәгънәсе – «җомга намазы укыла торган зур мәчет». Дөресе җамигъ мәчет булса да, әлеге сүзтезмәдәге беренче сүзне ялгыш язу – шактый еш күренеш.

Җамигъ та, җәмигъ та – гарәп алынмалары. Гарәп телен өйрәнүчеләр белә булса кирәк: анда күпчелек сүзләр өчтартыклы тамырдан ясала. Бу ике сүзнең дә тамыры «туплау, бер урынга җыю» мәгънәсен биргән җмғ тартыкларыннан гыйбарәт. Әлеге тамырдан гарәпчәдә байтак кына сүзләр ясалган. Югарыдагы ике сүзне дә исәпкә алып, аларның бик күбесе татар теленә дә кергән: җомга, җәмәгать, җәмгыять, мәҗмуга, иҗтимагый… Бу мәгълүматны истә тотуның кирәге юк юклыгын, ләкин сүзләрнең язылышын истә калдырыр өчен, файдасы тияргә мөмкин. Истә калдыру кыен икән, рәхим итеп, сүзлектән карагыз!

 

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

РТ ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының

лексикография бүлеге мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев