Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Тугызынчы дәрес)

«Белем эстәү» ул «белем өстәү» була аламы? «Элеккеге» дип әйтү дөресрәкме, әллә «элекке» дию дә җитәме? Боларны ничектер тел белеме теориясе аша да ачыклап була, билгеле.

«Белем эстәү» ул «белем өстәү» була аламы? «Элеккеге» дип әйтү дөресрәкме, әллә «элекке» дию дә җитәме? Боларны ничектер тел белеме теориясе аша да ачыклап була, билгеле. Ә менә ничек уйлыйсыз: туташка ханым дип дәшү гаеп эшме? Моны бит грамматика китабына карап белеп булмый. Бүгенге дәрестә сезнең белән шулар турындагы фикерләремне уртаклашам. Минем белән килешерсезме икән?

 

ЭТ ЭЧӘГЕ // ЭТ ЭЧӘГЕСЕ

Телебезнең нигезен өч диалект тәшкил итә. Шуларның үзенчәлекләрен, уңышлы һәм отышлы якларын исәпкә алып, әдәби тел чарлана, байый һәм гомумән яшәвен дәвам итә.

Тарихи яктан караганда, көнчыгыш яки себер диалектының әдәби телгә йогынтысы зур булмаган. Казаннан ераклыкмы, башка сәбәпләрме, монысын төгәл әйтә алмыйм. Себер диалектын пассив диалект дип атыйлар. Актив диалектларыбыз исә икәү: урта (Казан диалекты дияргә дә ярыйдыр) һәм көнбатыш яки мишәр диалекты.

Мәгълүм инде, әдәби телнең үзәгендә урта диалект ята. Ләкин монда бер зур «ләкин» бар. Нишләптер кайбер кемсәләр бөтен татар да урта диалектка күчәргә һәм Казан арты сөйләшләре үрнәгендә генә сөйләшергә тиеш дип аңлый. Янәсе, урта диалект әдәби телнең үзе бит инде! Шуңа күрә урта диалектка хас һәр күренешне әдәби дип дәгъва кылалар, башкача була да алмый дигән фикерне алга сөрәләр булса кирәк, чөнки кайбер диалекталь элементларның күп кенә язучылар телендә куллана бирүен мин башкача аңлата алмыйм. Шул ук вакытта әдәби телне баета алырлык диалекталь сүзләргә бер дә каршы түгелмен, хәтта хуплыйм да. Әмма бит диалектальлек ул сүзләргә генә бәйле түгел әле.

Инде мисалга күчим. Урта диалектка хас булган, ләкин әдәби норма кысасына сыймаган бер күренеш – ул тартым кушымчасының ике тапкыр кулланылуы. Мәсәлән, берсесе, эт эчәгесе һ.б.ш. Күрәсезме: монда бер тартым кушымчасы өстенә икенчесе кушылган. Моның ише кайбер сүзләр әдәби телдә күптән һәм күп кулланыла, әйтик, кайсысы, элеккеге, күбесе. Тик барыбер әгәр әсәрдә персонаж сөйләме булмаса, автор текстында бу икеле кушымчалардан котылырга һәм эт эчәгесе, быелгысы ел, элеккеге түгел, дөрес итеп эт эчәге, агымдагы ел, элекке дип язарга кирәк.

Әдәби тел ул – диалект өсте тел. Ул барлык яисә актив диалектларны исәпкә алып нормага салына, дәүләт дәрәҗәсендә раслана, саклана һәм өйрәнелә. Әдәби телебезгә карата сак һәм игтибарлы булыйк: төбәкчелек, урынчылык кебек вак әйберләр, грамотасызлык кебек үк, – аның дошманы.


ШАМАКАЙ – ШӘМӘХӘ

Бер караганда һич уртак яклары юк кебек бу сүзләрнең. Ләкин ул шулай тоела гына. Бу ике сүзнең дә тамырында хәзерге Азәрбайҗандагы Шамахы шәһәренең исеме ята. Шамахы Ширваншаһлар дәүләтенең башкаласы булган чорда, анда урам кәмитләре, төрле тамашалар күрсәтү таралган булган. Шуларны оештыручы «артистлар», төрле тарафларга «гастрольләргә» йөреп, дан казанган. Шулардан татар теленә «Шамахыдан килгән клоун» мәгънәсендә шамакай, шамакый сүзләре килеп кергән.

Шул ук шәһәрдә ефәкчелек кәсебе дә югары үсеш алган булган. Шунда җитештерелгән ефәкләрне татарлар да бик яратып кайтарткан. Ул тукымаларның күбесе шәмәхә төстә һәм үзләренә характерлы бизәкләр белән тукылган булган. Мондагы җирле халык өчен исә тукыманың гадәти булмаган төсе аеруча матур булып күренгән бугай, шуңа күрә тора-бара Шамахы ефәге төсе башка шундый ук әйберләргә дә «йоккан».

Сүз уңаеннан гына Александр Пушкинның «Алтын әтәч турында әкият»ендәге Шамаханская царицаның нәкъ әлеге Шамахы белән бәйле булуын да әйтеп узыйм.
Мондый уртак тамырдан ике мөстәкыйль мәгънәле сүзгә әверелгән берәмлекләрнең лексик дублетлар булуы турында «Идел»нең февраль санында бер сүз булган иде инде.

 

ХАНЫМ – ТУТАШ

Татар телен филология факультетында өйрәнүчеләргә мотлака тагын бер төрки телне дә өйрәнегә кирәк, дигән фикердә торам. Бу төрек яки үзбәк теле булырга мөмкин. Кайсы гына булса да, мондый кардәш телләрне белү ана теленең күп кенә закончалыкларын ачыкларга бик ярдәм итә. Көчле рус филологларын тәрбияләп чыгара торган факультетларда, мәсәлән, русларга кардәш булган поляк яки чех телләрен өйрәтәләр.

Телебездә төрле яшьтәге һәм статустагы затларга төрлечә хөрмәтләп эндәшү сүзләре бар, мәсәлән: әфәнде, ханым, хәзрәт һ.б.ш. Иманым камил, рус теленең көчле йогынтысы белән кияүдәге һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызны аерып эндәшү әдәбе формалашкан: беренчесенә ханым яки ханымәфәнде, икенчесенә туташ дип мөрәҗәгать ителә. Ни өчен йогынты дисәгез, төрки телләрдә андый аерма юк, дип җавап бирәм. Кече яшьтән ук кызларга ханым, яшь ханым, кече ханым кебек сүзләр кулланыла.

Ирдәге һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызны аеруның бер зарары да юк, әлбәттә, мәгәр бер очракны санамаганда гына. Кайвакыт урта яшьләрдәге күптән кияүдә булырга тиешле хатын-кызга ханым дип дәшкәндә, ул: «Мин ханым түгел, мин – туташ», – дип үпкәли. Ниндидер сәбәп белән кыз утырып калган икән (сәбәпләр җитди булса да), моңа басым ясауның ни кирәге бар? Мактаулы эшмени ул? Ханым, минемчә, теләсә нинди статуска ия булган хатын-кызга килешә торган хөрмәтләп эндәшү сүзе. Ханым дип дәшүчеләргә үпкәләргә кирәкми. Үпкәләүчеләр миңа безнең якларда әйтелә торган «утыз яшлек утекай, һаман имә пытекай» дигән сүзне искә төшерә. Утыз яшьлеккә туташ дию киресенчә мыскыл итү кебегрәк яңгырамыймы соң әле?

 

ХӨКЕМДАР

Һәр телнең терминнар системасы бар. Тел шомартылган, камилләштерелгән саен, аның терминнары да төгәлрәк була, ике төрле аңлауга урын калдырмый. Һәм, киресенчә, терминология эшкәртелмәсә, телдә буталчыклар, төгәлсезлекләр, бер үк сүзне кирәкле-кирәксез урында, төрле мәгънәдә куллану күзәтелә.

Ана телебезнең тарихында туксанынчы еллар күтәрелеше дигән чор бар. Бу елларда кулланышка искергән сүзләр дә күпләп әйләнеп кайтты. Ләкин кайберләре гарипләнеп, имгәнеп кайтты аларның. Шулар рәтендә хөкемдар да бар. Гомер бакый, белмим хәтта кайсы заманнардан бирледер, хөкемдарның мәгънәсе «берәр дәүләтнең башлыгы булган һәм хөкем итү, әмер итү хакы булган зат (падишаһ, кахан, император)» иде. Әле менә шул бер мәгънәсе белән генә дә бу сүз русчага повелитель, правитель, государь, властелин, властитель кебек сүзләр ярдәмендә тәрҗемә ителә иде.

Инде шул күтәрелеш чорыннан соң аны арбитр, судья спорт терминнары урынына рәхәтләнеп кулланалар. Имеш, татар сүзе тапканнар. Беренчедән, ул татар сүзе түгел. Икенчедән, аның инде гасырлар буе кулланышта йөргән, башка кардәш телләрдә дә электән урнашкан мәгънәсе бар. Өченчедән, якын киләчәктә төгәл мәгънәле терминнар булган арбитр һәм судья сүзләрен беркем дә татар телендәге сөреп чыгара алмаячак.

Озын сүзнең кыскасы: хөкемдар сүзен белер-белмәс спорт термины итү телебезнең төзеклеген боза һәм күптәннән кулланылган терминның мәгънә чикләрен кирәкмәгәнгә киңәйтә, шуңа күрә спорт уеннарын хөкем итүчеләрне хөкемдар түгел, судья яки арбитр дип атау дөресрәк була. Һәм тагын шул бар: соңгы ике дистә елда чыккан бер генә норматив сүзлектә дә хөкемдарның «судья» мәгънәсе теркәлмәгән.


БЕЛЕМ ЭСТӘҮ

Беркемне дә исемләп атап ниндидер кимчелекләрен күрсәтәсе килми. Ләкин сүзем нигезсез булмасын өчен, матур әдәбияттан үрнәк китермичә дә булдыра алмыйм. Алдан ук бу очракның типик булуын да ассызыклыйсым килә. Менә бу өзекне алыйк: Гадәттә, анда, сукыр лампа кабызып, Габдерәхим китап укый торган иде. Менә ул хәзер дә шунда – аулакта белем эстидер (Н. Гыйматдинова).

Миңа гына соңгы сүзләрнең кулланышы сәер тоеламы? Монда я орфографик хата киткән, я автор эстәү сүзен аңламыйча кулланган. Ике очракны да аерым-аерым карарга була, әмма ахыр чиктә алар барыбер бер үк нәрсәгә – гыйбарәнең мәгънәсен аңлап бетермәүгә кайтып кала.

Бу белем эстәү яки гыйлем эстәү сүзтезмәсенең кулланылышына һәм контекстына караганда, кайбер авторларның эстәү сүзенә өстәү сүзенең мәгънәсен салулары ачык күренә. Югарыдагы мисалда да ул нәкъ шулай кулланылган, ягъни Габдерәхим еш китап укыган, белеме булган, хәзер дә ул шул белеменә яңа белем өсти, кебек мәгънә чыга. Шуңа күрә орфографик хата гына түгелме икән, дигән фикер туды миндә. Ләкин бит мондый контекстлы мисаллар күп булып чыкты. 

Игътибар иткәнегез бардыр, эстәү сүзе хәзерге татар телендә әлеге дә баягы шул белем яки гыйлем сүзләре белән генә кулланыла диярлек. Киңрәк мәгънәдә бу сүзләрдән оешкан белем (гыйлем) эстәү сүзтезмәсе «уку йортында укып тиешле компетенцияләргә ия булу», кыскарак алганда «белем алу (гыйлем алу)» мәгънәсен белдерә. Безнең язучылар да аңа нәкъ шул мәгънәне салырга тиеш иде кебек ләбаса!

Эстәү сүзенә килгәндә, ул теләү, таләп итү дигәнне белдерә. Беренчедән, минемчә, иске татар теленә ул госманлы төрек теленнән күчкән. Хәзерге төрек телендә istemek – теләргә, istek – теләк. Икенчедән, госманлы телендәге ilim istemek (гыйлем эстәү) сүзе үзе гарәпнең طلب العلم таләбүл-‘ыйльм ягъни «кемнәндер гыйлем таләп итү, сорау» сүзенең калькасы, ягъни мәгънәви тәрҗемәсе. Гарәпләрдә исә белем алырга теләүче кеше, остаз, мөгаллим янына йөреп, аңардан белеп таләп итүче дип кабул ителгән, шуңа күрә гарәп телендә укучы, белем алучы ир баланы талиб, кыз баланы талибә дип атыйлар.

Инде эстәү сүзенең төбенә төшкәч, яңадан югарыда китерелгән әсәр өзеген укып чыгыгыз әле. Сезгә дә аның мондый контекстта килүе сәер тоелмыймы хәзер? Ахырда эстәү дөрес кулланылган бер генә мисал белән сүземне төгәллим: Атасы исә Фарукҗанның Казан мәдрәсәсендә белем эстәвен исеннән чыгарган (Т. Әйди).

 

Ринат Сәфәров,

филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев