Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Унберенче дәрес)

Рус телендә сызыкча аша язылган һәр сүз татарчага да сызыкчалы сүз булып тәрҗемә ителми. Шуны белә идегезме? Ә һәмзә авазын дөрес кулланасызмы?

Рус телендә сызыкча аша язылган һәр сүз татарчага да сызыкчалы сүз булып тәрҗемә ителми. Шуны белә идегезме? Ә һәмзә авазын дөрес кулланасызмы? Бүгенге дәресебездә сүз, гадәттәгечә, дөрес язылыш, дөрес әйтелеш турында булыр. Моның белән генә дә чикләнмичә, бураның ни икәненә, чәчтарашның чәч тараучымы, юкмы икәненә һәм сары төснең ниниди төсмерләре булуына да кагылып үтәрбез. 

 

БУРА

Шигем юк, бу сүзне укуга беренче чиратта күз алдына бүрәнәдән өеп салынган корылма килеп баса. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки ешрак ул нәкъ шул мәгънәдә кулланыла да. Әмма телебездә тагын бер бура сүзе бар. Ул, мәсәлән, бура хәтле сыер, бура кадәр тана, бура кебек бия кебек контекстта очрый. Бу бураны корылма белән бутау аркасындадыр инде, соңгы чорда сыер, елкы малын келәт белән чагыштырулар да очраштыргалый: Хәлил абзый белән карчыгына ел әйләнәсе ашап торырга келәт хәтле үгезнең бер боты да җитеп ашкан (З. Хөснияр).

Шулай да төрле хайваннарның гадәтидән зуррак булуын белдерергә теләгәндә, аларны башка, үзләреннән эрерәк хайван белән чагыштыралар. Мисал өчен: аларның этләре бозау кадәр, мәче зурлык күсе тотканнар; Сөт имезеп кенә үстергән тана хәтле бозау сәгать эчендә дөхетсез булды! (Г. Бәширов).
Ни өчен соң көр гәүдәле ат яки сыерны бурага тиңләгәннәр? Нәрсә соң ул бура? Бура бу очракта нәселгә дигән ата дөяне белдерә. Аңлашыла инде: нәселгә калдырыла торган терлек үзенең зурлыгы, тазалыгы белән аерылып тора. Әнә шуның өчен сыер һәм ат кебекләрне дөя белән чагыштыру телгә кереп киткән.
Гомумән алганда, хәзер татар халкы арасында дөячелек киң таралмаган булса да, телдә, аеруча мәкальләрдә, бу тармакка караган күп кенә сүзләр сакланган: дөя (төя, дәвә, тәвә), бура, атан, нар, бута, өркәч һ.б. Димәк, татарлар кайчандыр дөяләр белән яхшы ук таныш булган, дигән нәтиҗә ясый алабыз.

 

ТӨСЛӘР 2

Үткән дәресләребезнең берсендә төсләргә багышланган мәкалә чыккан иде (март, 2022). Ул күпләрдә кызыксыну уяткан булып чыкты. Шуңа күрә бу теманы дәвам итәргә булдым.

Безнең әйләнә-тирәбездәге төсләр биниһая күп. Аларның барысын да атау өчен сүзләр уйлап чыгару һич мөмкин эш түгел, шул сәбәпле еш кына төсләрне берәр нәрсә белән чагыштырып белдерү калыплары бар. Теге юлы сезгә кызыл һәм яшел төсләрнең кайбер төсмерләрен белдерү калыпларын күрсәткән идем, бу юлы шулар мисалында сары төсне тәкъдим итәм.

Телебездә болай да лимон сары, алтын сары кебек сүзләр шактый еш кулланыла инде. Ә менә җитен сары, кукуруз сары дигәннәрне ишеткәнегез бар идеме икән? Әле бит сары төс банан, тузганак чәчәге, чебеш яки бәпкәләр һәм хәтта кирпеч белән чагыштырылып та бирелә ала.

Ярар, хуш, болай чагыштыру объекты + төс калыбы инде аңлашылды булса кирәк. Бүген тагын бер калып белән таныштырасым килә. Менә бу җөмләләрне укып карыйк: Синең төсле карлыган күзле кыз тусын иде дим (А. Алиш); Ә мин болытларга утырып дөньяны гизеп чыктым да менә шушы салам чәчле, яшел күзле кыздан да яхшырагы юктыр дигән уйга килдем (Ф. Яруллин); Ул төнне, әллә ни эзләгәндәй, күктә чуен болытлар куышып йөрде (Р. Зәйдулла). Башка авторларда тагын кургашын болытлар, гәрәбә тәнле җан иясе кебек контекстлар да очрый. Менә бу мисаллардан күренгәнчә, монда карлыган, салам, чуен, кургашын, гәрәбә кебекләрнең үзләре турында сүз бармый, алар монда материал буларак та каралмый, беренче планга аларның төс үзлекләре чыгарыла. Шулай искиткеч образлы чагыштыру юлы белән бик таныш булган бер әйбернең төсе икенче бер әйбергә күчерелә.

Төсләр турында сүзне шактый озынга сузып булыр иде. Бүгенгә менә шул яңа калыпларда тукталам. Белгәннәрнең исенә төшерү, белмәгәннәргә яңа бер ачыш булсын.

 
сары     
кенәри сары     
кукуруз сары     
лимон сары

 
шәфталу сары     
җитен сары     
алтын сары     
горчица сары,
хәрдәл сары

 
зәгъфран сары     
гәрәбә сары     
әфлисун сары     
кишер сары


ҺӘМЗӘ

Иртәнге машиналар тыгылышының бер уңай ягы да бар аның: укып өлгермәгән яки кабат хәтердә яңартырга теләгән әсәрләрне аудио форматта тыңлау мөмкинлеге. Менә шул форсаттан файдаланып, мин дә флешкага әллә никадәр материал йөкләп алган идем. Хәзер шуларны җае чыкканда тыңлаштырам.
Күптән түгел шул әсәрләрнең чираттагысын кабызып җибәрдем. Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте иде. Дикторның тавышына караганда, урта яшьләрдән узган бер ханым булса кирәк, авазларны әйтеше саф татарча иде. Шулай да миңа кемгә булса бәйләнергә сәбәп табылып кына тора бит, каһәрең.

Бу апаның һәмзә авазын әйтүдә кимчелеге бар булып чыкты. Әсәрдә ничәмә-ничә мәртәбә кабатланган мәсьүлият сүзен ул бер урында мәсүлият, икенче урында мәслүлият кебегрәк укыды. Иң кызыгы да, кызганычы да сөаль сүзе булды. Ул аны һәр очракта сөял дип укып барды. Бер урында хәл абсурдка кадәр барып җитте. Ул [Вахит] озын иттереп, зәгыйфь күзендәге бөтен көчен җыеп Сәгыйдәгә карады. Аның күзендә: «Мине кемгә калдырасың?» – дигән сөаль күрде (Г. Исхакый).

Эпизод шактый күңелсез булса да, «…күзендә сөял күрде» дию ихтыярсыз елмаерга мәҗбүр итте мине.
Әйтергә кирәк, бу һәмзә авазы күпләрнең проблемасы, һәм аның әйтелешен өйрәнеп, шул аваз кулланылган сүзләрне ятлау юлы белән генә ялгышлардан котылып буладыр.

Һәмзә – бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кисәк кенә ачылып китүе нәтиҗәсендә ясала торган бугаз тартыгы, яки ларингаль тартык аваз. Ни кызганыч, бу авазны белдерү өчен гамәлдәге графикабызда бер билге дә табылмаган. Аны ъ, ь һәм э хәрефләре ярдәмендә билгелиләр, кайчакта гомумән билгеләнмичә дә кала ул. Каты тартыклардан соң килгәндә, һәмзә ъ белән белдерелә (Коръән), йомшак тартыклардан соң килгәндә, – ь белән (җөрьәт, мәсьәлә, мәсьүлият). Сүз уртасындагы сузык белән тартык арасында килсә, һәмзә э хәрефе белән белдерелә (маэмай, тәэсир, мөэмин, мәэмә итү). Шөкер, бу очракларны бер чарасын табып хәл иткәннәр. Тик һәмзәнең ике сузык арасында килгән вакытта ничек белдерелүе хәл ителмичә калган. Дөресрәге, ике сузык арасында ул берничек тә күрсәтелми дип хәл ителгән була инде.

Аңлатырга, төшендерергә теләгән нәрсәм әнә шул соңгы очрак инде. Исегезгә төшерегез әле: инде хәтерләрдән дә китеп бетеп бара торган иң өлкән буен вәкилләре кайбер исемнәрне безнең кебек әйтмиләр иде. Мәсәлән, без Наил хәзер дибез, алар исә аны икегә бүлгән кебек уртасыннан өзеп На-ил кебегрәк чыгаралар иде. Шулай ук Рәис, Гаилә, Гаишә һ.б. кайбер исемнәр дә икегә өзелеп әйтелә иде. Ягъни әби-бабаларыбыз мондый исемнәрне һәмзә белән кулланган. Шул һәмзәнең язуда бернинди билге белән дә күрсәтелмәве сәбәпле, без хәзер аны бөтенләй төшереп калдырабыз. Моны телнең табигый үсеше дип тә карарга була булуын, ләкин мин графиканың кимчелеге аркасында бозылган укылышны үсеш дип атамас идем. Үзегез дә чагыштырып карагыз инде: әгәр дә сөаль сүзендәге һәмзә ничек тә булса күрсәтелгән булса (әйтик, сө‘аль кебек булса да), диктор ханым аны сөял дип укыр идемени?


ЧӘЧТАРАШ

Бу сүзне ничек аңлыйсыз, дисәм, мөгаен, «чәч тараучы» яки шундыйрак мәгънәгә килгән сүз, дияр идегез. Аны, чыннан да, күпләр шулай дип уйлый. Шулаен шулай да, бик үк шулай түгел шул ул.

Сүзнең килеп чыгышын тикшерә башласаң, аның тарауга бер кагылышы да булмавы ачыклана. Чәчтараш – чәч + тәраш компонентларыннан гыйбарәт.
Фарсы теленнән алынган тәраш сүзе иске телебездә «кисү, кырку, китәрү; кыру; юну» дигәнне белдергән, тараш, тәрәш, тәраш, тәрраш, траш вариантларында йөргән. Шуның ярдәмендә һәйкәлтраш/һәйкәлтәраш, сачтәраш кебек сүзләр ясалган.

Күренгәнчә, ул күпмедер дәрәҗәдә хәзерге татар телендә ясаучы яки гомумән -чы/-че кушымчасына туры килә.
Шулай итеп, халык этимологиясе әллә кайчан чәчтараш сүзен чәчне тарауга кайтарып калдырса да, асылда ул чәч алучы, чәч ясаучы яки чәчче дип әйтү була икән.

 

ПАРЛЫ СҮЗЛӘР

Сызыкча аша языла торган сүзләр парлы яки куш сүзләр дип атала (ата-ана, аң-белем, иҗтимагый-сәяси, көньяк-көнбатыш). Мондый сүзләрнең ике компоненты да тигез хокуклы була, берсе икенчесенә буйсынмый. Күп кенә парлы сүзләрнең һәр компоненты да бүген аңлашылып та бетми, аларны махсус тикшеренүдән соң гына ачыклау мөмкин (бала-чага, савыт-саба һ. б. ш.).

Беренче карашка парлы сүзләр гади генә булып күренә, ләкин эш һәрвакыт күренгәнчә генә түгел. Рус теленнән тәрҗемә иткәндә татар телендә ялган парлы сүзләр ясау – тәҗрибәсез тәрҗемәченең һәм грамотасы чамалы редакторның еш хатасы. Мисалларга күчәм.

Рус телендәге поэт-песенник, учёный-историк кебек сүзләрне татарчага да шагыйрь-җырчы, галим-тарихчы итеп тәрҗемә итәләр. Болай итү – зур ялгыш. Монда баш сүз белән ачыклаучы сүз бутала: рус телендә баш сүз беренче урында тора, икенче компонент беренчесен ачыклый. Татар телендә баш сүз һәрвакыт соңыннан килә. Димәк, җырчы-шагыйрь, тарихчы-галим дияргә тиешбез. Ләкин монда  сүзнең берсе икенчесен ачыклап килгәч, икесе дә тигез хокуклы булмагач, араларына дефис куюның кирәге калмый: җырчы шагыйрь, тарихчы галим.

Тагын бер типик хатаны научно-исследовательский центр, конно-спортивный комплекс кебек сүзләрдә җибәрәләр. Монда да научно-исследовательский, конно-спортивный сүзләре татарча парлы сүзләрдәге компонентлар мөнәсәбәтендә тормый. Дөрес итеп язганда алар фәнни тикшеренү үзәге (башка төрле тикшеренү дә була ала), ат спорты комплексы булырга тиеш. Абай булыйк: сүзнең язылышын үз кагыйдәләребезгә буйсындырмыйча кемнәргәдер иярә-иярә, телебезне боза гына барабыз.

Ринат Сәфәров,

филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев