Ринат Сәфәров остаханәсе (Унынчы дәрес)
Аяклар төкле була аламы, әллә төпле буламы? Төкле аяк ни дигән сүз инде ул? Ни өчен «идея» үзе кебек башка сүзләргә охшамаган? Алардан нәрсәсе белән аерыла?
Аяклар төкле була аламы, әллә төпле буламы? Төкле аяк ни дигән сүз инде ул? Ни өчен «идея» үзе кебек башка сүзләргә охшамаган? Алардан нәрсәсе белән аерыла? Сорау өстенә сорау димәгез, болар белән генә эш бетми бит әле. Сездә оныкның баласын яки баланың оныгын ничек атыйлар, аерым бер сүзе бармы? Бүгенге дәрестә шул һәм бүтән сорауларга да җаваплар эзләрбез.
Төкле аякларың белән!
Фәлән артистларның гаиләсендә бала туган икән. Шуны язып чыкканнар да: «Төпле аякларың белән тудың!» – дип өстәп куйганнар. Ялгыш кына язылмадымы икән дип милли корпустан да тикшереп карасам, анда да шулай язылган җөмләләр тулып ята икән. Ходавәндә! Күз каршында, көпә-көндез, акыртып телнең астын өскә китереп бутау бит инде бу. Кемнедер каршы алганда, килен төшергәндә кулланыла торган этикет җөмләсе «төкле аякларың белән» булганы һәркемгә дә билгеле бит (дип уйлыйм инде үземчә). Юк икән шул, ниндидер «төпле аяклар» да бар икән.
Бәлки, болай төпле дип язучылар төкле дигәнне үзләренчә «йонлач, кыллы» дип аңлап сүзне «йомшартырга, нәзакәтлерәк итеп әйтергә» теләгәннәрдер. Әмма бит мондагы төкленең йонга да, кылга да бер кагылышы юк. Ул бик борынгы һәм хәзер инде кулланылмый торган төке сүзеннән килә. Аның мәгънәсе дә бик кызык. Төке дип явыз көчләрдән саклау, аларны өркетү өчен тубык тирәсенә киелгән яки ыштан балагына беркетелгән амулетлар аталган. Кайвакыт шундый амулетларны бауларга тезеп атларның аягына да ураганнар. Алар шулай ук бәрәкәт символы да булып саналган. Шундый төкеләре булган килен дә өйгә бәрәкәт һәм сәгадәт алып килә дип ышанганнар. Әнә шуннан төкеле аяк (бәхет китерә торган аяк дип укы) дигән гыйбарә килеп чыккан һәм тора-бара төкле аяк булып кыскарган.
Менә мин «төкле аяк»ның нәрсә икәнен аңлаттым. Инде хәзер «төпле аяк» диючеләр аның ни икәнен аңлатып карасын.
Типик, классик, теоретик...
Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Боларның мәгънә ягыннан уртак яклары юк. Болар барысы да – сыйфатлар. Һәм асыл сыйфатлар түгел, нисби сыйфатлар, ягъни аларның чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була алмый. Шулар рәтенә тагын синтетик, геодезик, семантик, метрик, теоретик, химик, физик, геометрик һ.б. бик күп сүзне кертеп санап китәргә була.
Боларның барысының да тагын бер уртак яклары бар: алар һәммәсе дә алынма нигездән ясалган. Әйе, без аларны саф алынмалар дия алмыйбыз, алар татар теленең үзендә ясалган сүзләр. Һәм монда рус теле кушымчаларын кыскартып кына, кыркып ташлап кына алып ташлау турында сүз бара алмый.
Беренчедән, фонетик (закончалык), метрик (үлчәү системасы) кебек сүзләрдә -ик өлеше рус телендәге фонетический, метрический сүзләренең бер өлешен (окончаниене) төшереп калдыру юлы белән генә түгел, [ч] авазын татар теленә җайлаштырып [к] авазына күчерү юлы белән ясалган. Икенчедән, мондый сыйфатларның барысының да татар телендә басымнары үзгәрә. Шул басымнардагы үзенчәлек миңа бу мәкаләне язарга этәргеч булды да инде.
«Татар грамматикасы»нда мондый сыйфатларда «басым сүз башында булырга» мөмкин диелгән. Ләкин мәсьәләнең төбенә төшеп бетелмәгән булса кирәк, чөнки фи́зик (тәрбия), ти́пик (очрак) кебек ике иҗекле сүзләрдә ул чыннан да беренче иҗеккә төшә. Әмма өч һәм аннан да күбрәк иҗекле сүзләрдә һәрвакыт арттан икенче иҗеккә төшә: синте́тик (каучук), теоре́тик (аспект), геоме́трик (фигура). Димәк, бүген-иртәгә телебездә шушы сүзләр тибындагы яңа сүз туса, хәзер аның басымын кая куярга кирәклеген дөрес билгели алачакбыз.
Күпчелек очракта басымы соңгы иҗеккә төшкән татар телендә ни өчен ул мондый сыйфатларда алга күчте икән? Бәлки, монда фигыльләрнең теләк наклонениесе кушымчасы йогынты ясагандыр? Ягъни, мәсәлән, кери́к, сөйләши́к, күри́к кебек сүзләрдә басым соңгы иҗеккә төшә бит. Сыйфатлар да шулар кебек яңгырамасын өчен басымнары күчмәдеме икән? Белмим шул. Бәлки, шулайдыр да…
Идея
Бу арада җитди генә иҗтимагый-сәяси бер журнал редакциясенә сугылып чыгарга туры килде. Ибраһимов институтында сүзлекләр төзү белән шөгыльләнүемне ишеткәч, әлеге журналның баш мөхәррире тәрҗемәле һәм орфографик сүзлекләр җитмәүгә бераз зарланып алды да, буш китмәсен, җае чыкканда өеп җибәрим әле диптер инде, әллә никадәр сүзнең язылышы, кулланышы, тәрҗемәсе турында сораулар яудырды.
Дөресен әйтим, барысын да хәтердә дә калдыра алмадым. Истә калганнары арасында -ия һәм -ея дип беткән сүзләргә ялгана торган кушымчалар турында бирелгән сорау бар иде. Мин инде бу әйбер күптән хәл ителгән һәм язу-сызу, редакцияләү эшләре белән шөгыльләнүчеләр моны яхшы беләдер, дип уйлый идем. Юк бит, һаман да икеләнүчеләр бар икән.
Димәк, әгәр дә сүз -ия яки -ие дип бетсә, аңа һәрвакыт алгы рәт (нечкә) сузыклы кушымчалар ялгана: чия-ләр, география-гә, Азия-не, химия-дән, учреждение-се. Әгәр дә сүз -ея (-эя) дип бетсә, аңа арткы рәт (калын) сузыклы кушымчалар ялгана: портупея-ның, аллея-га, галерея-дан, лотерея-сы. Тик менә идея сүзе берьялгызы кагыйдәгә буйсынмыйча калган: -ея дип бетсә дә, идеягә, идеяне дип әйтелеп (һәм язылып), нечкә сузыклы кушымчалар белән килә.
Сүз уңаеннан сүзлекләр турында да әйтеп китим. Кызыксынган кеше татар теленең сүзлекләре бик күп булганын белә. Дөрес, кәгазь сүзлекләр һәркемгә дә барып ирешмәскә дә мөмкин, шуңа күрә күптәннән инде «Сүзлекләрнең электрон фонды» булдырылды. Хәзер интернетка керә алган һәркемгә дистәләгән сүзлектән файдалану мөмкинлеге ачык.
Изафә
Тел белемендә изафә дип атала торган бер грамматик категория бар. Ул сүз тезмәләрендә затның яки предметның башка бер затка яки предметка нисбәт ителүен белдерә. Гади генә итеп әйткәндә, ике исемнең бер-берсенә бәйләнеше дигән сүз.
Татар телендә изафәнең өч төре бар. I төр изафә: исем + исем (таш күпер, инженер абый); II төр изафә: исем + исем -ы/-е (чыршы урманы, татар теле); III төр изафә: исем -ның/-нең + исем -ы/-е (әтинең сәгате, кешенең сәламәтлеге).
Монда аңлашылмый торган бернәрсә юк шикелле. Тик татар исафәсеннән башка телебездә әле фарсы исафәсе (яки фарси изафә) дигән әйбер дә бар (җәмгыя́те хәйрия, «Рисалә́и Газизә»). Татар изафәсендә баш сүз һәрвакыт икенче урында торса, фарсы изафәсендә баш сүз һәрвакыт беренче урында була. Ягъни татар изафәсендә алдан килгән исем үзеннән соң килгән исемне ачыклый, фарсыныкы киресенчә булып чыга. Менә шул фарсы калыбында ясалган изафәле сүзтезмәләрнең язылышында берникадәр төрлелек күзтелә: бер төрле сүзләрдә бәйләүче чара буларак -ы/-е килә, бер төрлеләрдә – -и.
Ничек аерырга? Моның кагыйдәсе бар. Әгәр дә фарси изафәле сүзтезмәдә баш сүз тартык авазга бетсә, аңа -ы/-е кушыла, әгәр дә сузык авазга бетсә, -и кушыла. Мәсәлән: «Дәфтә́ре Чыңгызнамә», Коръә́не Кәрим, «Борһа́ны тәрәккый» (газета исеме), хәзрә́те Мөхәммәд галәйһиссәлам; «Кыйсса́и Йосыф», тәрҗемә́и хәл, садака́и җария һ. б. Бу урында хәзерге «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы» газеталарының исемнәре вакытында ашыгыбрак һәм төптән уйланып бетмичәрәк языла башлаган дияргә кала, югыйсә дөресрәге «Шәһре Казан» булыр иде.
Ни өчен тартыклардан соң -и белән язу бик үк урынлы түгел соң? Чөнки телебездә гарәптән кергән кайбер сыйфатлар -и белән кулланыла (сәяси, гомуми, зарури). Әнә шулар белән бутамас өчен генә булса да -е калыбын куллану уңышлырак тоела. Әйтик, тарихи́ шәхес, коръәни́ гарәп теле дигәндә тарихи́, коръәни́ сүзләре – сыйфатлар, тари́хы ислам, Коръә́не Кәрим дигәндә тарих, Коръән сүзләре – исем.
Тукран тәүбәсе
Әдәбият белән азмы-күпме таныш булган кеше бу сүзне ишетми калмагандыр. Аның мәгънәсе, гадәттә, контексттан да аңлашылып тора. Тукран тәүбәсе дип нәрсәдер эшләргә яки эшләмәскә вәгъдә иткән, ләкин озак та үтми вәгъдәсеннән кире кайткан кешегә ишарәләп әйтелә, дөресрәге әнә шул бозылган вәгъдәгә әйтелә. Тик ни өчен соң монда тукран искә алына? Җавабы бик гади икән.
Тукранның тамагы ачкач, ул агач кайрысы астындагы бөҗәкләрне чукып чыгарырга тиеш икән. Чукый торгач, аның томшыгы бик авырта икән. Ул: «Бүген генә чукыйм да, бүтән бу эшкә бармыйм, тәүбә иттем, кайттым!» – дип үз-үзенә антлар-вәгъдәләр бирә икән. Әмма бит тамак тәмугка кертә дигәндәй, икенче көнне тагын ашыйсы килә башлый. Ул тагын, ярар инде, бүген генә чукыйм, дип, һаман көн саен тәүбәсен боза да, томшыгы авырта башлагач, яңадан тәүбә итә дә икән.
Шуңа күрә сүзендә тора алмаган ышанычсыз кеше турында сүз чыкканда, теге ихтыярсыз тукранны искә төшерәләр.
Торын
Әллә ни радио тыңлыйм дия алмыйм. Иртән Казан читеннән метро станциясенә кадәр генә булса да барып җитәр өчен, әле бераз алга барган, әле хәрәкәтсез тик торган су озынлыгы сузылган траспорт тыгылышында утырганда ничек тә вакытны уздыру теләге белән машинада кабызам үзебезнең татар каналларын. Бер яктан, хаталы-поталы сөйләгән я җырлаганнарына нервыланам, икенче яктан, берәр кызык сүз ычкындырсалар, шунда ук мыекка чорнап куярга тырышам. Менә бер көнне алып баручылар, сүз иярә сүз чыгыпмы шунда, оныкның баласы турун була ул, дип әйтеп салдылар. Бу сүзне ишеткәнем бар барын, шулай да татар арасында киң таралган сүз дип булмый аны. Туганлык атамалары турында китапларны да актарып чыктым югыйсә. Анда да ул әллә ни җәелеп китеп аңлатылмаган.
Алай да, минемчә, мондый бер сүз безгә кирәк. Гел “оныкның баласы” дип әйткәнче, шул мәгънәне биргән аерым берәмлекнең булуы телне баета гына. Монда игътибар итәсе әйбер – әлеге сүзнең язылышы. Ни кызганыч, сүзлекләрдә ике төрле теркәлгән: турун һәм торын. Бу кәлимәләрдән беренчесенең яңгырашы татар теленә хас түгел, ул борынгырак яңгарыш. Ә менә икенчесен норматив вариант итеп кабул итәргә була. Чагыштырыгыз: иск. бүтүн → хәз. бөтен, иск. бурун → хәз. борын. Мәкаләне торын сүзе уңышлы кулланылган бер мисал белән тәмамлыйм: Ханнар һәм югары катламда торган төрле кланнарның балалары, оныклары һәм торыннары арту сәбәпле дә, олыслар географик яктан вакланыш кичергән (Н. Гариф).
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев