Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Тәмле сөйләш, балам!!!

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөйләм үсеше җитлекмәү яки бөтенләй тоткарлану кимчелекләре белән һәр дүртенче бала газаплана.

Автор турында белешмә: 

Алсу Гомәр кызы Гыйззәтуллина – Казан шәһәренең 117 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, татар теле мөгаллиме. Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телләрен үстерү буенча зур тырышлык куя, моңа ата-аналарны да җәлеп итә. Аның үтемле киңәшләре татар гаиләләре, яшь әти-әниләр өчен бик урынлы булыр. 

 

Гаиләдә бала туу бик зур вакыйга. Сабый үсә, елмая, үрмәли, басып тора һәм ниһаять, беренче сүзен әйтә. Ата-ананы сөендереп матур итеп сөйләшә дә башласа, ул аларның горурлыгына әйләнә. Ә чынлыкта, сөйләм теленең дөрес формалашуы, барлык саләмәт балалар өчен хас күренеш булырга тиеш. Ләкин соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөйләм үсеше җитлекмәү яки бөтенләй тоткарлану кимчелекләре белән һәр дүртенче бала газаплана.

 

Нормадагы сөйләм үсеше 

Сөйләм үсешенең тоткарлану мәсьәләсен карап киткәнче иң элек нормадагы сөйләм үсешенең якынча схемасын белергә кирәк:

  • 3-6 ай. Бала артикуляцион аппаратын эштә кулланып карый башлый. Гүэлди, сөйләм авазларына охшаш авазлар чыгара.
  • 6-10-11 ай. «Бытылдау» (лепет) чоры. Баланың «бытылдавында» ана теленең аһәңнәре ишетелә башлый.
  • 1 яшь. Бала үзенең беренче сүзләрен әйтә, аларның исәбе ун дистәгә җитәргә мөмкин: «әннә», «әттә», «мәм-мәм» һ.б.
  • 2 яшь. Сөйләм киңәя, өч-дүрт сүздән торган җөмләләр барлыкка килә.
  • 3яшь. Авазлар әйтелеше һәм грамматик яктан сөйләме дөрес булмаса да, бала күп һәм яхшы сөйли башлый, яттан шигырьләр өйрәнә.

Әгәр өч яшьтән соң бала гади җөмләләр төзи алмый, әнисе дә аңлап булмаслык итеп сөйләшә икән, бу ата-анада борчу тудырырга тиеш. Чөнки сөйләм үсеше тоткарлану акыл үсешенә комачаулый, шулай ук характерына да тискәре йогынты ясый: бала ояла, сөйләшмәскә тырыша. Аңлатып бирә алмагач, ачулана; тиңдәшләре белән уртак тел таба алмый. 

 

Сөйләм үсеше тоткарлану сәбәпләре

Сөйләм үсешенең тоткарлануы яки гомуми җитлекмәвенең төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Иң катлаулы очрагы – колак ишетмәү. Нерв системасы җитлекмәгән булу, туган вакытта алган имгәнүләр, әти-әниләре кичергән авырулар барысы да сөйләм үсешенә тәэсир итә. Нинди генә сәбәп булмасын, нормадан кискен тайпылыш күрәсез икән, бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында бала сөйләмне үз вакытында үзләштерә алмаса, соңыннан бу эш авырлык белән бара һәм озак вакыт таләп итә.

Сөйләм үсеше тоткарлануның кайбер очракларына аерым тукталып китәсе килә:

  1. Мотивация булмау. Бу күренеш гаиләдә балага үзәк урын биргән очракта килеп туа. Ата-ана баланың кычкырып кую яки карашыннан аның бөтен теләкләрен тоеп, шул вакытта ук ярдәм итүне максат итеп куялар. Балага телен ардырып сорап торырга да кирәкми.
  2. Шәхси аралашу булмау. Көндәлек мәшәкатьләрдән арган аналар бераз гына ял итү максаты белән балаларын бик иртә телевизор, гаджетлар каршына утырталар. Әтиләр дә эштән арып, кайткач тәмле ашлар ашап, тизрәк телевизор дөньясына кереп чуму турында хыялланып кайталар. Яшерен түгел, кайбер әтиләр 3 яшькә кадәр бала белән сөйләшергә кирәк тә түгел дип уйлый. Шулай итеп бала кеше сөйләмен сирәк ишетә. Алай гына да түгел, ата-аналар арасында баланы сөйләшергә телевизор, компьютер ярдәмендә өйрәтергә була дигән ялгыш фикер йөри. Кызганыч, ләкин бу дөрес түгел. Тикшерүләр күрсәткәнчә бала «тере» сөйләм ишетергә тиеш. Кеше сүзләр әйткән вакытта, аның сөйләм процессына бөтен гәүдәсе кушыла һәм төрле «микрохәрәкәтләр» ясый. Әңгәмә вакытында тыңлап торучы да шундый ук хәрәкәтләрне кабатлый икән. Менә шулай бала сөйләшә башлаганчы ук безнең сөйләмебезгә карап, бит-кул мускулларын, артикуляция мускулларын сөйләмгә әзерли. Сөйләмне динамикалардан ишеткәндә, аның гәүдәсе ул авазларга берничек игътибар итми булып чыга. 
  3. Бала тирәсендәге өлкәннәрнең бала теленә күнеп сөйләшүләре, ягъни бала дөрес әйтмәгән авазларын кабатлаулары аның сөйләменә тискәре йогынты ясый.
  4. Билингваль бала (берничә телдә сөйләшүче бала). Бу мәсьәлә буенча белгечләр арасында бик күп сөйләшүләр бара, ләкин уртак фикергә генә килә алмыйлар. Ике дәүләт телле республикада яшәп, балалар бакчасында эшләгәч, бу мәсьәләгә минем үз фикерем бар. Әгәр бала саләмәт, сөйләм үсеше нормада, туган телендә яхшы сөйләшә башласа, аның сөйләменә икенче тел кертү дә бернинди куркыныч юк. Балалар 5 яшькә кадәр телләрне бик җиңел үзләштерә, сүзлек запасы бераз какшаса да, гомуми үсеш канәгатьләндерерлек була. Ә иң мөһиме бала ике тел белә.

Әгәр сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән булса, беренче чиратта туган телне сайларга кирәк. Өч яшенә кадәр чиста ана телен тыңлап үскән бала күпкә зирәгрәк була. Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп рус телен сайлый. Менә шушында башлана да инде әкәмәт хәлләр. Бала белән тырыша-тырыша русча сөйләшәләр, ә аның тирә-ягы үзара татарча аралаша. Ике телдән ботка ясау очраклары тагын да куркынычрак. («Улым, пошли магазинга. Иртән каша готовить итәргә молоколар купить итәбез».) Белгечләр менә шушы очраклар сөйләм телендә проблемалар китереп чыгара дип исәпли. Туган тел – рухи байлыгыбыз.Тәҗрибә күрсәткәнчә, үз ана телендә тәрбия алган бала башка телләрне дә яхшырак үзләштерә. Балаларыбыз ике телне – рус һәм татар телен камил белеп үссен.

 

Кимчелекләрне булдырмый калу өчен нишләргә? 

Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калыр өчен нишләргә? Дөрес сөйләм тәрбияләү эшен ничек оештырырга? Хөрмәтле ата-аналар, балагызның колагы яхшы ишетә икән, калган проблемаларны күреп белгечләргә мөрәҗәгать иткәч, аларның дәвалау ысуллары билгеләгәнне көтеп утырмагыз, җиң сызганып бала белән шөгыльләнә башлагыз. «Ничек?» дигән сорауга бер җавап – уйнагыз, сөйләшегез. Педагог Макаренко әйткәнчә: «Балада уенга омтылыш бар һәм аны канәгатьләндерергә кирәк. Аңа уйнап алырга вакыт биреп кенә калырга түгел, ә бөтен тормышын уен белән сеңдерергә кирәк. Баланың тормышы – уен ул».
Иң мөһиме проблема туганны көтеп тормаска, баланың беренче көненнән үк ашату, коендыру, астын алыштыру, йоклатуны сөйләм белән бәйләп барырга кирәк. Халык-авыз иҗатына күз салырга онытмагыз!

1.Чәбәк-чәбәк иттерү 
Чәбәк-чәбәк әбкәсе, 
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә
Кызыбызга бүләккә. 

2. Үчти-үчти сикертү
Үчтеки,үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр
Бигрәк матур кыз(малай) булыр.

3. Үс-үс иттерү 
Шәфкатьле бала булсын,
Сүзе үтемле булсын.
Үс-үс-үс-с-с!!!

 

Бармак хәрәкәтләре бала яшенә туры киләме? 

Баланың телен ачуда, сәйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була. 

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытта башларга кирәк.

Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә.

Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы шарлар тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк
Шулай ук даруханәдән массаж өчен шарчыклар алырга була. Аның эчендә ике тимер балдагы да бар (массажер су-джок, массажный каштан.) Балдакларны һәр бармакка кидереп чыгарга була, ә шарчыклар белән уч табаныннан йөрту файдалы.  

Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр

Шакмаклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, шырпы, ярма кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин.

Муенсалар белән уйнау бик нәтиҗәле. Аерым-аерым төймәләрен тотып чыгарга кирәк, шулай ук һәрберсен  аваз соңрак иҗек әйтеп күчерергә. Бу күнегүләрне ныгыткач, сүзләрне иҗекләргә бүлеп тә уйнап карарга була. 

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора. Ике кул бармаклары белән дә эшләргә мөһим.

 

Бармак уеннары

1.    Баш бармак-бабай, 
Имән бармак-әби.
Урта бармак-әти,
Атсыз бармак-әни.
Чәнчә бармак-нәни,
Аның исеме – бәби.
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә
Урта бармак ут кабыза,
Атсыз бармак ат җигә.
Чәнти бармак чәй эчә.

2.    Байгыш, байгыш (ике кулның баш һәм имән бармак башларын тоташтырып, «күз ясыйлар»)
Әйдә, уйныйк качыш (уч белән күзләрен каплыйлар)
Тиз-тиз йөгерә тычкан (бармаклар белән өстәлдә йөрү хәрәкәтләре ясала)
Бер адым калмый йомран (баш бармак белән имән бармакны аерып, адым                       хәрәкәте ясала)
Сикерә йомшак куян (бармак башларын өстәлгә бәреп алалар)
Шуыша арттан елан (уч төпләрен өстәлгә ышкыйлар)
Тирбәлә, шаулый камыш (кул чугыннан кулларны селкетәләр)
Менә бит минем табыш (куллары белән үз-үзләрен кочаклыйлар).

3.    «Минем уенчыклар»
Күрсәтәм мин уенчык,
Бусы – кечкенә чыпчык (баш бармак белән имән бармак тоташтырып «томшык» ясала),
Бу – куян (имән бармак белән урта бармак өскә күтәрелә( куян колаклары), ә калганнары учка бөкләнелә),
Бусы – эт (уң кулның баш бармагы өскә күтәрелә (колак), бармаклар учка җыела), 
Минем янга ашыга
Тәгәрмәчсез машина (уч төпләрен җыеп, берсе өстенә берсен куялар).
Бу – кечкенә китапчык,
Бетте минем уенчык (уч төпләрен бер-берсенә терәп куеп, ачылу-ябылу хәрәкәтләре ясала).

 

Тел-ирен күнегүләре 

Баланың тел торышы авазны дөрес әйтмәскә җайлашкан булса, төрле артикуляция күнегүләреннән башка дөрес сөйләмгә күчә алмый. Бу күнегүләрне һәр көн кабатларга кирәк. Тел турындагы матур әкиятләр сөйләп, тел-ирен өчен гади генә күнегүләр ясарга була.

Тел турында әкият

Тел авызда үз өендә яшәгән. Өй ишеге бер ачыла, бер ябыла икән. (Бала авызын ача, яба.)
Тел өйдә утырып туйгач, урамга чыгып керергә уйлаган. (Тел күрсәтә.)
Кояш яктыртамы дип өскә караган. (Телне өске иренгә куя.)
Йөреп керергә уйлаган. Ак тешләрдә сикерә һәм җырлый икән: «Лә-лә-лә-лә». (Авыз ачык, тел өске тешләрдә «бии», аннан җырлый.)
Караса, каршында – буялмаган койма, ул аны буярга уйлаган. (Тел аңкауда алга артка хәрәкәтләр ясый.)
Вакыт бара, менә кич тә җитте. (Телне уңга сулга селкетеп, тел кырыена тидерә.)
Әле ярый ат үтеп бара иде, ул телне өенә кадәр озатып куйды. Тел өй ишеген ябып йокларга ятты. (Тел шартлата. Күнегү тәмам.)

 

Сулыш алу күнегүләре 

Бала белән уйнаганда сулыш алу күнегүләренә дә игътибар бирергә кирәк. Ваннада коенганда күбек яки кәгазь көймә өреп уйнаса, урамга чыккач яфраклар, чәчәкләр, кар бөртекләре өреп уйнарга була.
Балаларның сөйләм органнарын авазларны дөрес әйтүгә, ишетеп аера белергә дә өйрәтергә кирәк. Бу төрле тавышларны тыңлап өйрәнелә. Моның өчен төрле уен кораллары, табигать, әйләнә-тирәдәге төрле предмет тавышларын кулланырга була.

«Җил ничек исә?» – У-у-у-у
«Сыер ничек кычкыра?» – Му-му-у
«Яңгыр ничек ява?» – Шыбыр-шыбыр

Шигырь сөйләп ныгытылса, файдасы күп тапкыр арта: 

Тышта яз

Тышта яз әле
Яңа башлана;
Тамчылар, тып-тып
Түбәдән тама.
(Әхмәт Ерикәй)

 

Ахыргы сүз

Балаларыгызга китаплар укыгыз, эчтәлеге буенча бала фикере белән кызыксыныгыз. Укыган әсәрләр буенча, өйдәге уенчыкларны җыеп, курчак театры оештырыгыз. Мондый спектакльләрдә барлык гаилә әһелләре катнаша ала. Бу очракта бала теленең бөтен ваклыкларына басым ясарга була.
Менә шулай балалар белән өйдә шөгыльләнсәгез, аларның үсешләрендәге үзгәрешләрне бик тиз күрерсез. Баланың киләчәк тормышына нигезне сез саласыз. Балаларның теле соң ачылу, аларның сөйләм үсешендәге кимчелекләр кебек мөһим һәм гаять катлаулы мәсьәләне ата-аналар белгечләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

Алсу Гыйззәтуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев