Логотип Идель
Заман

18 яшьлек эшкуар

Соңгы биш елда кешенең дөнья кууы, аңы, приоритетларының ни дәрәҗәдә үзгәрүе шаккатыра. Бүген һәркемнең телендә «бизнес» сүзе. Хәзер дәүләт эшендә эшләү модада түгел.

Соңгы биш елда кешенең дөнья кууы, аңы, приоритетларының ни дәрәҗәдә үзгәрүе шаккатыра. Бүген һәркемнең телендә «бизнес» сүзе. Хәзер дәүләт эшендә эшләү модада түгел. Вакытыңны үзеңә, гаиләңә күбрәк бүлеп бирү өстенлек итә. Безнең героебыз Рөстәм Шәйнуров та 18 яшь кенә булуына карамастан, бизнес өлкәсендә кайный. Зур командасы бар, көннән-көн яңа үрләргә ирешә.    

 

Туган тел – күңелдә

– Рөстәм, үзең белән таныштыр әле?

– Миңа 18 яшь. Башкортстанның Тәтешле районыннан. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында белем алам. Татар теле һәм әдәбият укытучысы һөнәрен үзләштерәм. Мәктәп елларыннан ук җыр һәм бию ансамбльләренә йөргән кеше. Фотошоп, фото-видео съемкалар белән шөгыльләнәм. Үз вакытында ютуб каналым да бар иде. 

– Димәк, татар теле укытучысы булачаксың? 

– Юк. Бу өлкәдә үземне һич кенә дә күз алдына китермим. Теләп укырга кергән җирем дә түгел. Шулай килеп чыкканга гына. Үкенмим, шулай кирәк булгандыр. 

– Хәзер күп кенә мәктәпләрдә татар теле укытылмый. Балалар да руслашып бара. Бу турыда ни уйлыйсың? 

– Беләсезме, кайвакыт үземә бу сорауны биреп, озак кына уйга батып утырам. Алга таба нәрсә булыр соң? Хәзер саф татар телендә сөйләшкән баланы очратам димә. Татар халык әкиятләрен, халык җырларын яңа буын белми дә. Бу проблеманы «замана үзгәрә, технологияләр алгарыш кичерә»гә генә кайтарып калдырырга ярамый. Алар икесе параллель бара, кисешмиләр. Барысы да үзебездән тора. Туган телне югалтмау турында һәркем уйланырга тиеш. 

 

16 яшьтән челтәрле бизнеста 

– Синең челтәрле бизнес белән шөгылләнгәнеңне интернет аша күреп белдем. Шундый яшь булуыңа карамастан, зур команда туплагансың.  Хезмәт хакың да аз түгел. Мондый бизнеска ничек кереп киттең? 

– Беренче адымнарны ике ел элек башладым. Шул вакыт эчендә зур юл үтелде, ләкин әле бу башы гына. Планнарым зурдан. Компания тарихында югары квалификациягә ирешкән иң яшь хезмәткәрләрнең беренчесе мин. Шуны әйтә алам, әлеге бизнес тормышымны 360 градуска үзгәртте. Күз алдына китерегез, 16 яшьтә яңа һөнәр үзләштердем, күп кешеләр белән таныштым, тәҗрибә тупладым. Хезмәт хакы да башкаларныкы белән чагыштырганда шактый югары. 16 яшьтән акча эшли башлавым – зур күрсәткеч. 

– Әлеге бизнеска килү өчен нәрсә эшләргә? Бөтен кеше дә булдыра алмый бит.

– Челтәрле бизнеста миңа барлык кешенең дә тигез булуы ошый. Ягъни, кичә генә килгәннәр дә һәм биш ел хезмәт иткәннәр дә бер үк эшне эшли. Үҗәтлек һәм тырышлык кирәк инде. Ялкаулар бизнес-планны берничек тә үти алмаячак. Һәр өлкәдә дә яхшы хезмәт хакы алыр өчен күп эшләү таләп ителә. Бизнеста бигрәк тә. Челтәрле бизнесның бу яктан бер яхшы ягы бар: хезмәт хакын күпме эшләвеңә карап аласың. Аннан кеше белән аралаша, аны күндерә белү шулай ук зур роль уйный. Ягъни синең тауарың башкаларныкына караганда нәрсәсе белән яхшырак, сатып алучыга ул нинди файда китерәчәге турында белү шарт. «Челтәрле бизнес һәркем өчен, ләкин һәркем шушы бизнес өчен түгел!» дигән әйтем дә бар бит. 

– Югары квалификацияләргә ирешү өчен нәрсә эшләргә? Ничек бирешмәскә? 

– Остазларың киңәшләрен тыңлап, система буенча эшләсәң, барысына да ирешергә була. Авырлыклар кайда да була, иң мөһиме бирешмәскә. Мин исә кешегә нәрсәдер көчләп сату яклы түгел. Бары тик теге яки бу тауарның яхшы якларын гына ассызыклыйм. Башта аларны үзем кулланып карыйм. Кеше җүләр түгел бит, баштагы белән ахыргы нәтиҗәне генә чагыштырып карый ала. Шулай итеп әкрен-әкрен генә клиентлар табасың. Сөртенгән чаклар да булды. Ул вакытта эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Иң беренче каршылык алдында «булмый» дип бирешәсең икән, чыннан да булмаячак. 

 

Кызык икән, сынап кара! 

– Күпләр челтәрле бизнеска ышанмый бит. Ләкин хезмәт хакын күргәч, икеләнә башлыйлар. Андыйларга нәрсә дип җавап бирәсең?

– Чыннан да, күпләр челтәрле бизнесны «лохотрон», «пирамида» дип уйлый. Ләкин, кызык икән, үз-үзеңне сынап кара! Аның өчен башыңа сукмыйлар бит. Синеке түгел икәнен шунда ук аңлаячаксың. Мин эшлим, яңа максатлар куям, командам да тырыша, шуңа күрә хезмәт хакын да тиешенчә алам. 

– Элегрәк ничә сум акча эшләгәнеңне фотога төшереп куя идең. Зур цифрларны хәтерлим. Соңгы арада куймый башладың, сәбәбе нидә?

– Элегрәк мактанырга ярата идем. Күрсәтүнең дә зыянын күрмим – хәләл юл белән тапкан акчалар бит. Хәзер шулаө хәл иттем, шөкер итеп яшим.

– Бүгенге көнең белән канәгатьме?

– Әйе, әлбәттә, челтәрле бизнес миңа бик зур мөмкинлекләр бирә. Бу яшьтә күз алдына да китермәгән хыяллар чынга аша. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев