Логотип Идель
Заман

Айрат Хәйруллин: «Цифрлаштыру тармагы ул – кешеләр»

Иң заманча, яшьләр рухына тизрәк барып җитә торган өлкәләрнең берсе ул цифрлаштыру тармагы. Заманча технологияләр яшьләрне беркайчан да битараф калдырмый.

Узган ел цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Кайберәүләр өчен бу төксе һәм кызыксыз бер өлкә булып тоелса да, тормышыбызны, аеруча киләчәкне аңардан башка күз алдына да китереп булмаганын уйлап карасак, боларның ни дәрәҗәдә кирәкле гамәлләр икәнен күрәбез.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин белән әңгәмәбез дә шул хакта. 

Безнең белешмә: 

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы – Татарстанның иң яшь тармагы. 1991 елда оеша ул. Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, Татарстанның цифрлы трансформациясе, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру, мәгълүмати иминлекне тәэмин итү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру – тармакның төп бурычларыннан. 

Цифрлаштыру – тормышның бар өлкәсендә 

– Айрат әфәнде, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы шигаре белән узды. Куелган максатларга ирештегезме? Аеруча истә калырдай иң күләмле проектлар нинди булды? 

– Гыйнвар ахырында «Татарстан Республикасында 2022 елда цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» Татарстан Хөкүмәте утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Күп ресурслар һәм вакыт сарыф ителсә дә, бушка китмәгән», – дип билгеләп үтте. Төп максатларга ирештек, нәрсәләрдер артта калды, әмма безнең өчен барлык проектлар да кадерле. Кайберләрен сезгә әйтеп узасым килә. Узган декабрь башына Татарстанда барлык дәүләт хезмәтләре электрон форматка күчерелде. Бу – ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге халык өчен башкарган мөһим проект. Хәзер социаль әһәмияткә ия 319 хезмәттән тыш, барлык гамәлдәге дәүләт хезмәтләре дә электрон рәвештә тәкъдим ителә, хәтта урманнарны үзләштерү проектына дәүләт экспертизасы үткәрү кебек хасиятлеләре дә.

Татарстан республикасы һәм Казан шәһәре көннәрендә без Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IТ-паркны ачтык. Шунысын да искәртеп үтим: ул парк алты ай эчендә төзелде. 50 мең квадрат метр мәйданлы бина, классик резидент офисларыннан тыш, эш һәм ял өчен уңайлы, тулы канлы инфраструктураны үз эченә алды. Анда КИБЕРАРЕНА һәм балалар IТ-паркы, уңайлы коворкинг һәм Стартап-хаб, конференц-зал, күп кенә рестораннар, каһвәханәләр, спорт залы, почта бүлеге һәм хәтта химчистка да ачылды. Ул күпләрнең яраткан урынына әверелер дип торабыз.

Казанда Tatarstan Future фестивален уздырдык, мәгълүмат технологияләре аерым профессиональ өлкә булудан туктады, ә цифрлаштыру тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Тагын бер мөһим чара – Kazan Digital Week халыкара форумы. 2023 елда без аны кабат оештырачакбыз.

– Республика мәктәпләрендә Цифра сабаклары да узды бит әле.

– Барлыгы 50 мең укучыны колачлаган алты йөздән артык Цифра дәресләре оештырылды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме һәм «Ак Барс Банк» ярдәме белән республика укытучылары яңа ноутбуклар алынды. Татарстанның кайбер районнарында без Tatar Hack хакатоннарын уздырдык, алар ярдәмендә стартаплар өчен идеяләр тудыру һәм аларны проектларда гәүдәләндерү буенча укучылар тәҗрибә туплап кына калмады, ә район хакимиятләре дә шундый карарларның әһәмиятен күрде. Без мәктәп укучылары өчен республикакүләм «5не бир!» конкурсына старт бирдек. Өлкән буынны да онытмыйбыз – «Хикмәт» дигән ярыш уздырдык, ә яңа IТ-паркта, өлкән буын университеты кысаларында, теләүчеләр өчен даими рәвештә дәресләр оештырылып тора.
Саннар теленә күчсәк, цифрлаштыру елында без барлыгы йөздән артык чара үткәрдек. Республиканың IT-индустриясе турында тулаем сөйләсәк, 2022 елда безнең тармак рекордлы 150 миллиард сумлык табыш китерде!

 

Сукбай этләрне дә контрольдә тотачаклар

– Айрат әфәнде, соңга вакытта нейрочелтәрләр таныла башлады. Татарстанда нинди хәләттә бу өлкә?

– Бу юнәлеш республикада да, илдә дә беренче елын гына үсми инде. Илебез Президенты Владимир Путин «ясалма интеллект өлкәсендәге проектларны эшләтеп җибәрүгә күчәргә һәм киләчәк гражданнарына технологияләрне хезмәт итүгә юнәлдерергә» кирәклеген билгеләп үтте.
Телеграм-каналымда (@khayrullinayrat) үзем бу турыда даими рәвештә сөйләп киләм – сез ясалма зиһен иҗат иткән портретларны һәм башка рәсемнәрне карый аласыз, нейрочелтәргә язарга кушылган сценарийларны һәм пресс-релизларны укый аласыз. Тәэсирләрегез гаять куәтле булачак һәм һәр кешене моның нәрсәсе уникаль, кайсы тармаклары җәмгыять өчен файдалы булыр дип уйланырга этәрәчәк.

– Гади халыкка файдасы җәһәтеннән?

– Республика халкына конкрет файдасына килгәндә, нейрочелтәр һәм ясалма зиһен, күпләр уйлаганга караганда, тормышыбызга тыгызрак үтеп кергән. Мәсәлән, 2020 елда ТР цифрлы трансформация үзәгенең ясалма зиһен базасында ярдәмче Лилияне эшләтеп җибәрдек – башта ул коронавирус пандемиясенә бәйле төрле мәсьәләләр буенча ярдәм итте, ә хәзер аның аша счетчик күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин. Ясалма зиһен ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм 122 номерлы эшләр юнәлешендә дә кулланыла.

Кайбер проектларны Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев җитәкчелегендәге команда алып бара. Мәсәлән, хәзер алар ясалма зиһен белән бәйле бер технологик мәсьәләне эшли, ул Казандагы сукбай этләрне күзәтергә ярдәм итәчәк. Усал, явыз этләргә зур игътибар биреләчәк. Без бу системаны беренче яртыеллыкта ук гаммәви кулланылышка кертүне көтәбез. Казаннан соң, бу проект бәлки, Татарстанның башка шәһәрләренә дә киң күләмдә кертелер.

– Айрат әфәнде, «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасы популяр. Мәктәп укучылары аны бик мактый. Татарчага тәрҗемәсе булуы да безне куандыра. Киләчәктә гади кешеләргә дә файдалы тагын шундый проектлар булырмы?

– Барлык файдалы проектлар турында вакытында сөйләп, аңлатып барабыз. «Мин төзим» сервисы халыкның берничә үтенечен тормышка ашыра. Төзелешкә, газ тоташтыруга һәм башка күп кенә хезмәтләргә рөхсәт алу татарстанлыларны шактый вакытын сарыф итүдән саклый. «Локоло» бердәм цифрлы ишегалды – ул күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең идарәче компанияләр, бизнес, күршеләр белән аралашуын җиңеләйтә торган кушымта. «Мин – мәктәп укучысы» сервисы – укучыларның уку һәм уку-укыту эшчәнлегендә шәхси цифрлы ярдәмчесе, ул шәхси белем бирү максатларына ирешергә булыша. Сервиста укучылар билгеләрен, үзләренең алгарышын күзәтә, укытучы белән элемтәдә тора ала. Ә «Кайгырту» исә – дәүләтнең социаль ярдәмен алуның автоматлаштырылган яңа форматтагы сервисы. 

 

Югары белем мөһим!

– Сүз дә юк, сезнең тармак яшь кадрларга таяна. Министрлык яшьләр белән ничек эшли? Кадрлар кайда әзерләнә?

– Цифрлаштыру һәм IT-кадрларны күпләп сыйдыра торган өлкә, чөнки без – завод та, станок та түгел. Цифрлаштыру тармагы – ул кешеләр. 
Татарстанда бик күп белем бирү учреждениеләре эшли. Шул исәптән, «Халыкара компетенцияләр үзәге – мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» (КТИТС). Техникум 2022 елда федераль инновацион мәйдан статусын алды. Аның максаты – төп гомуми белем базасында гамәлгә ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программаларының һөнәри юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналары буенча әзерлек практикасын яңарту өчен, методик эшләнмәләрнең федераль пакетын кертү –  КМТһЭТ бу өлкәдә мәгариф учреждениесе нинди булырга тиешлегенең үрнәге. Шулай ук КФУның ИТИС, Иннополис университеты – югары уку йортлары.

Цифрлы һөнәрләргә профильле булмаган белем бирү оешмалары да алына башлады – Сабада яхшы үрнәк күрдек, анда аграр көллияттә программистлар әзерлиләр. Программалаштыру – асылда, һөнәр. Һәм менә аграр һөнәр буенча укыган программист – ул һөнәрләрнең көчле кушылмасы, бу синергия дигән сүз. Нәкъ әнә шундый ызандаш өлкәләрдә яңа ачышлар туа да инде!

IT-академия эшләп килә, Казанда да, Чаллыда да, 21 нче мәктәптә дә IT-паркта белем алырга мөмкин. IT-белем үзләштерү югары яки урта махсус белем форматында гына түгел, квалификация күтәрү яки курс форматында да гамәлдә. Коммерцияле онлайн мәктәпләр эшли. Тармагыбызның кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе министрлыкка дәүләт хезмәткәрләре җыю юлы белән генә түгел, ә төрле яклап хәл ителә.

– IT өлкәсендә эшләүче кайбер белгечләр, югары белем кирәк түгел, диләр. Әлеге җәһәттән сезнең фикерегезне дә беләсе килә.

– Һәртөрле укыту конкрет бурычларны күзә тота. Республикада елына биш меңгә якын IT-белгеч әзерләнә һәм бу санны әле арттырырга кирәк. IT-тармакта уңышлы эшләү өчен, урта махсус белем кебек үк, югары белем дә гаять мөһим. Алган күнекмәләренә һәм компетенциясенә карап, кичәге студент үз һөнәренә керешә. Алга таба исә, барысы да аның үзеннән генә тора.

Махсус урта белем турында сөйләсәк, Татарстанда иң көчле уку йорты – халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы яхшы кадрлар әзерли. Техникум бай тарихка ия, быел аңа 90 ел тулды. Быел без Саба районында IT-белгечләр әзерләү буенча яңа юнәлеш ачтык. Шулай ук педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында да IT-белгечлекләр ачу буенча эш алып барыла.

 

«Эшебез бер минутка да туктап тормый» 

– Айрат Ринатович, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан цифрлаштыру өлкәсендә беренчеләр сафында дип әйтә аласызмы?

– Безнең горурланырлык гамәлләребез бар, эшебез бер минутка да туктап тормый. Татарстан Республикасы «Цифрлы икътисад» федераль илкүләм проекты чараларын уңышлы рәвештә гамәлгә ашырып килә.

Узган елның мөһим нәтиҗәсе – Россиянең цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында беренче урын яулавыбыз. Ул безнең төбәкнең уңышын тану булды. Бу – ТР премьер-министры урынбасары, Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендә, тулаем республикабызның барлык Цифрлы командасы эшенең нәтиҗәсе. Әлеге рейтинг җиде критерийны күздә тота: төбәкнең цифрлы җитлеккәнлеге, халык белән элемтә платформасы, IТ-тармакка ярдәм чаралары, мәгълүмати куркынычсызлык, СМЭВ эксплуатациясе, импорт бәйсезлеге дәрәҗәсе һәм ССЗУНЫ электрон рәвешкә күчерү.

– Сез җитәкләгән министрлыкның заман сулышын тоеп эшләгәненә инандык. Киләчәктә дә халыкка файдалы гамәлләрегез белән генә дан тотуыгызны теләп калам. Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт!

Мөршидә Кыямова әзерләде 
Фотолар министрлыкның матбугат үзәгеннән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев