Логотип Идель
Заман

АЛМА АПА: «ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ОБРАЗ ТИРӘН ТАРИХКА ИШАРӘ»

Аны күпләр «Алма апа» дип белә. Сүз Сабрина Батыр турында. Ул җырчы Айдар Абдрахимов белән берлектә «АйАт» проектында катнаша. Максаты – музыка уен кораллары аша татар көйләренең төрлелеген күрсәтү. Күпләрегезнең Алма апаны чараларда этник образдан күргәне бардыр. Әйдәгез, аның стиленә күзәтү ясыйк!

  • Башкаларга милли киемнәрдән йөрүнең матур икәнен күрсәтәсем килә. Үзенчәлекле образ тирән тарихка да ишарә.
  • Этник элементлы образларым аша үземнең халәтемне күрсәтәм.
  • Дин белгече булуым һәм Амур өлкәсендә тууым, мөгаен, хәзерге стилемә бер этәргеч булгандыр.
  • Идеясе булмаган бизәнү әйберләрен тага алмыйм.
  • Минем макияжым – хна. Хна белән ясалган нокталар миңа уйларга ярдәм итә.

Түбәтәй

Казахстаннан. Заказ буенча тектерттем, Болгар темасын чагылдырасым килде. Түбәтәй киеп чараларга, концертларга йөрим.

Зур алка

Казан бренды. Аларда татар орнаменты сурәтләнгән.

Борын алкасы

Казах бренды

Ике кечкенә алка

Архар белән кояш. Алтай бренды. Борынгы петрогрифлардан реплика.

Озын җиңле күлмәк (долгорукавка)

Аны кыскарак итеп тектердем. Казанның Гамәви урыннар бинасында борынгы образга күзем төште – кызыктым. Бу Болгар тарихына ишарәли.

Итәк

Озын җиңле күлмәк белән тулы образ барлыкка китерә – шуңа кидем.

Билбау

Болгар архитектурасын хәтерләтә. Игътибар итсәгез, билгә бәйләгәч дуга килеп чыга.

Йөзек

Салганым юк. Төрек бизәкләренә мәхәббәт нәкъ менә бу йөзектән башлангандыр, мөгаен.

Читек

Миңа алар нык ошый! Көн саен диярлек киям, чөнки кәефемне күтәрә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев