Логотип Идель
Заман

АЛЫП БАРУЧЫ ТӘҖРИБӘСЕННӘН 6 «КРИНЖ» ВАКЫЙГА

Заманасы шундый: бүген бер генә чараны да алып баручысыз күз алдына китереп булмый. Ә аларның төп максаты исә – матур итеп сөйләү, кунаклар белән аралашу, аларның күңелен күрү генә түгел.

Тормышта төрле хәлләр булган кебек, чаралар уздырганда да берсеннән-берсе кызык, сәер һәм көтелмәгән ситуацияләр килеп туарга мөмкин. Әгәр дә алып баручы үз эшенең остасы икән, ул бу хәлләрдән җиңел генә чыга белә. Рәдиф Әхмәдиев – шундыйларның берсе. Без аннан үз тәҗрибәсендәге шундый сәер вакыйгаларны искә төшерүен сорадык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«ТЮРЛЕМА»

Мин юлда барганда кәләш шалтырата: «Рәдиф, сез 17 октябрь көнне бушмы?» - ди. Элемтә начар булгач ишетеп бетермәдем, тик шулай да үземә туйның датасын «17 октябрь» дип теркәп куйдым. Күрешеп сөйләшкәннән соң, шул датага килешү төзеп, чараны үз өстемә алдым. Туй көне килеп җитте. Без - DJ, җырчы һәм мин - Чувашиянең Тюрлема авылына юл тоттык. Туй узасы банкет залына керсәк, бернәрсә дә әзер түгел. Аптырадык. Официант бу көнгә туйга заказ ясалмаганлыгын әйтте. Кәләшкә шалтыраттым. Хастаханәгә эләккән икән. Башымда: «туйны кичектергәннәр, ә миңа әйтергә онытканнар», дигән уй.

– Туйга кадәр тереләчәксезме соң? – дип уйнап кына сораган булдым.

– Әйе, туйга кадәр 1 ай бар бит әле, – дип җавап кайтарды кәләш.

– Ә сез нишләп йөрисез, Рәдиф?

– Ә без туй узачак банкет залын килеп, карап китәргә булдык.

– Ооо, эшегезгә бик җитди карыйсыз. – дип мактады кәләш. Телефонны куйгач, егетләр миннән рәхәтләнеп көлде.

P.S. Календарьне ачтым. Дата 17 октябрь тора, ә аларга 17 ноябрь кирәк булган. Килешү октябрь аена төзелгәнлегенә, күрәсең, кияү белән кәләш игътибар итмәгән. Шушы вакыйгадан соң дус егет мине телефон кенәгәсенә «Рәдиф Тюрлема» дип язып куйды.

«УТ СҮНДЕ. ӘЧЕ!»

2013 ел. Тольятти. Абый белән бергә (ред. – Рүзәл Әхмәдиев) туй үткәрергә киттек. Кияү белән кәләш һәр вак-төяккә игътибар итүчеләр булып чыкты. Аларның туйлары салават күпере төсләрендә булырга тиеш иде. Чараның һәр бүлегендә безгә төрле киемнән чыгарга кирәк булды. Тәнәфес саен кием алыштырабыз. Туйның икенче бүлегендә кинәт кенә ут сүнде. Мин артык уйлап тормыйча, «әче!» дип кычкырдым. Ярты сәгатьтән соң ут тагын сүнде. Кунаклар тагын «әче!» дип кычкырды. Кич дәвамында бу хәл 7 тапкыр кабатланды. Сәбәбе: бинаның ике катында да туй булу сәбәпле, электр системасына көч килгән һәм счетчик «аткан» икән. Кунаклар исә моны махсус рәвештә яшьләрне үбештерер өчен эшләнгән дип уйлады.

ТУЙНЫ ЯКЫНЛАШТЫРА ТОРГАН ЛЮСТРА

Бер ел элек Балтачта булган вакыйга искә төште. Кәләш ыргыткан чәчәк бәйләме зур люстрада эленеп калды. Мин: «ә хәзер, кызлар, сезгә егетләрегез булыша инде», - дидем. Егетләр шуны гына көткән кебек, кызларын җиләкләренә утыртып, ярдәм итәргә кереште. Нәтиҗәдә, бер озын егет йөргән кызына чәчәк бәйләме оту мөмкинлеген бүләк итте. Бер елдан соң шушы кыз мине үзенең туена, нәкъ шул банкет залына алып баручы итеп чакырды. Ул чәчәк бәйләмен ыргытканчы, үзе белән булган хәлне исенә төшердем, люстра белән саграк булырга чакырдым. Тик алдан уйланылган диярсең, чәчәкләр тагын шул люстрада эленеп калды. Егетләр янәдән йөргән кызларына ярдәмгә килде. Бу юлы «бәйге»дә башка кыз «җиңеп чыкты» һәм мине туена алып баручы итеп чакырачагын, ә чәчәк бәйләмен махсус рәвештә люстрага ыргытачагын әйтте. Менә хәзер Балтачта шундый матур традиция бар.

БЕР ТУЙ УРЫНЫНА – ӨЧӘҮ!

Узган елны Биектауда туй алып бардым. Гадәттә, регистрациягә 2-3 сәгать алдан киләбез. Вакыт бара. Ә кияү белән кәләш күренми. Аларга шалтыраттым. Сәбәп — фотосессия вакытында кәләшнең күлмәгенә төсле буяу түгелеп, яшьләр химчисткага юл тоткан икән. Ә 100гә якын кунак килеп җиткән бит инде. Мин озак уйлап тормадым, кунаклардан: «кем озакламый кияүгә чыга?» дип сорадым. Бер кыз кулын күтәрде һәм без аларның туй регистрациясе репетициясен үткәрергә булдык. Килгән кунакларга рольләр өләштек: кемдер чәчәк бәйләме, ә кемдер балдаклар чыгара. Бер сәгать вакытны шулай үткәреп җибәрдек. Аннан соң кунаклар арасындагы бер парның өйләнешкәненә 33 ел икәнлеге ачыкланды. Аларның да туена репетиция ясап өлгердек. Кияү белән кәләшне елмаеп каршы алдык. Мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү шундый җайлы үтте: кунаклар теркәлү тәртибенә ияләшеп беткән иде.

ҮЗГӘРЕШ...

Монысы минем алып баручы тәҗрибәсеннән иң яратып сөйли торган тарихым. Кагыйдә буларак, мин заказ ясаучылар белән туй алдыннан күрешеп сөйләшәм. Ә бу пар белән без телефон аша гына хәбәрләштек. Вакыйгага бер атна кала кәләшкә шалтыраттым: – Туйга әзерлек барамы? – дип сорадым. – Әйе, безнең барысы да әзер, — ди кәләш. – Үзгәрешләр юкмы? – Юк, бар да сөйләшенгәнчә кала. Аннары исә кинәт кенә: – Ә тукта әле, Рәдиф, бер үзгәреш бар. Кияүнең исеме алышынды, - ди. – Исемен алыштырдымы әллә? – Юк, кияү – гомумән, башка кеше.

P.S. Чыннан да туйга башка кияү килде, ә кәләш шул ук.

Хәтерләсәгез, Рәдиф Әхмәдиев августта безнең  презентация чарасын алып барды. 

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: туй, тамада, конкурс, кринж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев