-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ана телебезне кимсетмик!
Бүген ана телебезгә төрле яктан һөҗүм итәләр. Русча имтиханнар, “ирекле” дигән булып мәктәпләрдә укытуны тыюлар… Сәгатьләре кыскартылган татар теле дәресләре… Йөрәгең генә чыдасын! Менә тагын бер “батырлык”!
Рәмис Латыйпов:” Минем фикеремчә, татарның “әдәби тел” дип аталганы – ясалма рәвештә уйлап табылган, халыктан ерак, язучылар һәм журналистлар гына куллана торган ниндидер кирәкмәгән ясалма бер тел” дип “яңалык” әйтә. Әгәр инде син нәрсәдер исбатларга җыенасың икән, исбатла! Язучыларның әсәрләреннән мисаллар китер! Г.Бәширов, А.Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев,Фатих Хөсни, Әмирхан Еникиләр теле ясалмамы? Яисә замандашларыбыз Марсель Галиев, Камил Кәримов, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәмзия Габделхакова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллиннар, йә, адәм аңламаслык телдә язамы?
Татар теленең матурлыгы кайда күренә? Әлбәттә, әдәби әсәрләрдә. Әдәби тел үзе үк әдәбият теле дигәнне аңлата түгелме соң? Мин аны кемдер тарафыннан махсус уйлап чыгарылган дип тә уйламыйм. Гасырлардан гасырларга берни кадәр үзгәртелеп, берникадәр тулыландырып күчкән газиз халкым теле ул. Энҗе бөртеге ул! һәм бу энҗе бөртегеннән баш тартырга өндәү аптырашта калдыра.
Тел — дәрья, диләр. Аның ни кадәр тирән икәнен чамалап әйтәләр. Тел күрке — сүз, диләр, аның матурлыгын искәртәләр. Тел белгече профессор Флера апа Сафиуллина бер мәкаләсендә: “Геройларның сөйләм үзенчәлекләре, уртак сөйләмдәге гыйбарәләр, диалекталь лексиканың чама белән генә кертелүе, әсәрдә һәм җөмләдә урынлы кулланылган кулланылган фразеологик берәмлекләр һәм канатлы сүзләр Нәбирәнең телен лабороториядә өйрәнерлек итә”, — дигән иде. Минем өчен бу иң зур бәя булды. Аллага шөкер, китапларым әле дә тарала, кырыкка якын студент әсәрләрем буенча диплом эше, ә Төркия галиме диссертация язды. Беркемнең дә “Сезне укырга авыр” дигәне юк.
Әйдә, “феномен”га әйләнгән авторларны да укысыннар. Һәркем белеменә, зәвыгына карап сайлый. Бездә бодайны кибәктән аерырлык укучыларыбыз җитәрлек. Мин моны очрашуларда бик күп йөргән кеше буларак әйтәм. Әйдәгез, ана телебезне кимсетмик, кадерен белик!
Нәбирә Гыйматдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз