-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Андый гаиләләр эзәрлекләнмәсә дә, барыбер кимсетелгән иде...
Совет чорының “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” дигән ялтыравыклы шигаре миңа балачактан әллә нинди мәкерле, икейөзле булып тоелды. “Онытылмаган”, имеш! Беркем дә онытылмаган булса, минем әтинең әтисе – Нурулла бабам “хәбәрсез югалган” саналыр идеме? Сугышта үлгәнме ул, әсирлектә газапланып җан биргәнме – ник бу турыда, балалары әллә ничә тапкыр сорап военкоматка, архивларга язса да, беркем белми? Ничек үлгән, кабере кайда? Шулай уйлый идем.
...Яшьтәшләрем җиңеп кайткан (һич тә булмаса, яу кырында батырларча үлгән, кабере билгеле) фронтовик бабалары турында инша яза. Ә безнең нәсел бабайның язмышы ничек булып беткәнне белә алмыйча интегә. Бер кардәшебезнең кызы, инша язарга кирәк булгач, хәтта “бабам Мәскәү өчен сугышта әллә ничә танкка берүзе каршы көрәшеп, һәлак булган, аңа шушы батырлыгы өчен бер кочак орден-медаль биргәннәр”, дигәнрәк әкият уйлап чыгарган булган. Әкиятләр хупланган заман, нишлисең. Аяныч ки, бер ул гына түгел, “батыр бабалары” турында андый әкиятләрне шактый ук совет балалары сырлагандыр. Чөнки “бабай (әти) хәбәрсез югалган” дип кычкырып әйтү – ул инде якыныңның сатлыкҗан булганлыгын тану, хурлык. Аны сабыйлар да чамалый иде – менә нинди кыек-чалыш ватанпәрвәрлек тәрбияләгәннәр бездә яшьтән үк. Хәбәрсез югалганнарның гаиләләре ачыктан-ачык эзәрлекләнмәсә дә, барыбер кимсетелгән хәлдә булды. Әби, мәсәлән, биш бала белән калып, озак еллар шулпага болгатып салырлык бер уч онга тилмерсә дә, сугыштан кайтмаган бабай өчен сукыр тиен пенсия дә, пособие дә алмады. Бәйрәмнәргә дә чакырмыйлар иде аны. Ә бит хакы булган аның пенсиягә: ире шушы ил өчен сугышырга киткән, балалары шул сугыш аркасында ятим калган.
«Великая Отечественная без грифа секретности. Книга потерь. Новейшее справочное издание» белешмәсе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар һәм әсирлеккә эләккән хәрбиләр турында коточкыч саннар китерә: 3 396 400 кеше. «Хәтер» китабы авторларының берсе Михаил Черепанов исә тагын да зуррак санны – 10 миллионны атый. Чөнки сугышта үлгәннәр саны буенча рәсми статистика үзгәреп тора, хәзер инде үлгәннәр саны 19 млн кеше дип исәпләнелә. 1977 елдан бирле сугыш узган җирләрдә эзләнүләр алып барган, меңләгән сугышчы турында мәгълүмат тапкан, йөзләгән гаиләгә сугышта хәбәрсез югалган якынының исемен “кайтарган” эзтабарга ышанмаска хакыбыз юк.
Кемнәр соң алар, хәбәрсез югалганнар? Кемдер заданиегә киткән җиреннән кайтмаган. Кемнәрнедер сугыш кырындагы йөзләгән, меңләгән мәетләр арасыннан эзләп тапмаганнар. Кайберәүләр, табылса да, танырлык булмаган. Сугыш афәтен үз башыннан кичергән әдип Әмирхан Еникинең фронтта язылган “Безгә үлем явы килде” мәкаләсеннән берничә юл китерәм: «...Ә менә олы юл буендагы канауда безнең солдат гәүдәсе чалкан ята. Язгы су астыннан аның чәчсез, күзсез, ыржайган тешле башы һәм пычрак чолгаулы аяклары гына күренә (итекләрен инде салдырып алганнар)... Күкрәге өстенә тирес һәм чүп-чар җыелып, утырып калган. Һәм шушы җир өстендә каргалар көтүе генә оча...» Ихтимал, бу бәхетсезнең гаиләсе дә “хәбәрсез югалды” хәбәрен алгандыр... Бәлки, язучы нәкъ минем Нурулла бабамны тасвирлагандыр? Хәер, юктыр, Еники бу чорда Калинин фронтында 3нче удар армиядә хезмәт иткәнлеге турында язган, ә минем бабайның эзе Полтава тирәсендә мәңгегә югалган.
Әйе, чын фронтовиклардан (тылда яисә штабта “сугышканнары” түгел) үз күзләре белән күргән ачы хакыйкатьне Җиңү бәйрәме тантаналарында да, рәсми очрашуларда да сөйләтү ничектер гадәткә кермәгән. Ахрысы, Ватан өчен андый хакыйкать «уңайсыз»дыр. Аның урынына әнә 9 май көнендә бөтен ил буйлап “Үлемсез полк” маршын үткәрү бәйрәмчәрәк тә, җайлырак та. Хәбәрсез югалганнарны эзләп, хәзергәчә җир өстендә аунап яткан сөякләрне күмеп мәшәкатьләнү түгел инде, һәрхәлдә. Бер көнлек акция – фоторәсемнәр күтәреп йөргән халык ташкынын оештырып, телевизордан күрсәттең, “борчып” торган парны чыгардың – ил җитәкчелеге тагын бер ел буе тынычлап яши, дигән сүз. Нинди оста уйланылган бит!
Берничә ел элек гаммәви мәгълүмат чараларында шау-шу купкан иде. Хәтерлисездер: “Бөек Ватан сугышында үлгән хәрбиләрнең гаиләләре, варислары аларның шәхси счетында җыелган, дистә еллар дәвамында процентлары үсеп, инфляция “ашаганнан” соң индексацияләнгән акчаларны юллап алырга хаклы” ише хәбәрләр интернетны басып алды. Халык, әлбәттә, төрле белешмәләр артыннан архивларга чапты. (Ә мин, дөресен әйтим, дәүләтнең “тикмәгә” генә акча бирәсенә һәрвакыт шикләнеп карыйм, шуңа күрә архив ишеген дә какмадым). Тик түләнергә тиеш булып та, түләнмәгән акчаларны юллап ала алган кешеләр турында гына ләм-мим. Аның каравы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы җиткәндәрәк “Үлемсез полк” оештырыла башлады. Һәм ветераннар, актив гражданлык позициясенә ия җәмәгать эшлеклеләре, эзтабарлар һ.б. таләп иткән закон турындагы сүзләр дә онытылды. (Бу турыда, мәсәлән, http://www.kremnik.ru/node/165264 сылтамасын карарга була). Инициатива авторлары “хәбәрсез югалган” хәрбиләрне хокукый яктан “сугышта үлгән” дип тану кирәклеген, мәсьәләне президент указы нигезендә хәл итүне сорый. Мондый хатлар бер-бер артлы башта Горбачевка, аннары Ельцинга, иң соңгысы – Дмитрий Медведевка җибәрелә. Берсеннән дә уңай җавап килми!
Чыннан да, дәүләт өчен “авыртмаган башка тимер тарак” нәрсәгә хаҗәт инде? Андый закон кабул итү ил казнасына да кыйммәткә төшәчәк ич. “Үлемсез полк” әлеге мәсьәләне ничектер кулай гына, шома гына үткәреп җибәрергә булыша. Җитди проблеманы хәл итәргә булышкач, акциянең үзенә дә булышлык иң шәп дәрәҗәдә. Сез карагыз: гади халык өчен күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) “Үлемсез полк” маршында катнашу өчен фотоларны бушлай эшләтеп алу хезмәтенә кадәр бар! “Үлемсез полк” үзе – Иҗтимагый палата эшчәнлегенең бер төре!
Ләкин заманалар әкренләп барыбер үзгәрә, архивлар ачыла. Узган ел, мин дә, ниһаять, Нурулла бабам турында әби гомере буе көткән хәбәрне tatfrontu.ru порталында таптым. (Әле бит 2000нче еллар башында гына “Хәтер” китабы редакциясе эзләп тә, бернинди мәгълүмат ачыклый алмаган иде). “Алиакберов Нурулла Сафиуллович, Г.р. 1905 место рожд. Буинский р-н,с.Старые Тинчали. Моб. Буденновским РВК 8.10.41. Место сл. 23 сп,83 сд. Звание кр-ц. Месяц выбытия 01 год выбытия 1943 Место выбытия Полтава: причина выбытия погиб”. Әби 1997 елда бакыйлыкка күчте, Нурулласы турындагы бу хәбәргә ерак иде әле (Оборона министрлыгы архивыннан серлелек мөһере 2006 елда алып ташланган). Бик кызганыч, әтиләренең табылганлыгы, аның сатлыкҗан түгеллеге, яуда үлгәнлеге турында рәсми мәгълүматны уллары Мостафа (1922 елгы, үзе дә фронтка киткән, 1945нең апрель ахырында Латвия җирендә ятып калган), Мөстәкыйм һәм минем әти Фәһим күрмәде. Кызлары Җәүһәрия белән Равия апаларга сөйләдем – бергәләп еладык.
60-70 ел буена эзләтеп-эзләтеп тә берни тапмаган булсагыз, сез дә кабат эзләп карагыз әле: бабагызның кайда, ничек, кайчан гомере өзелүе турындагы хәбәр инде, бәлки, ачыктыр! Нәселләребезнең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге өчен бу бит мөһим – тукталырга ярамый. Бер җөмлә, хәтта бер сүз генә тапсак та, бу инде җиңү! Бигрәк тә “хәбәрсез югалган” дигән тамгалы сугышчыларны эзләгәннәр өчен. “Хәтер” китабы, tatfrontu.ru, kremnik.ru һ.б. сайтларында электрон базалар һаман тулыландырыла. Энтузиастлар гына да, дәүләт вазыйфасын өсләренә алып, ел саен яңа исемнәрне табып “кайтара”. Игелекле эшләре өчен рәхмәт аларга!
Рузия Сафиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз